Логотип Казан Утлары
Шигърият

Гомере барның юлы дәвамлы...

Мин йөрүдән әле тукталмам.

Шигъри көзләр әле дәвам итә,

Гомере барның юлы дәвамлы.

Дүрт фасылны шагыйрь җырлап үтә,

Тутыкмаса каурый каләме.

Шигъри көзләр әле дәвам итә,

Ашыкма, кыш, бераз тоткарлан.

Әй, килсәңикил, әйдә! Син килеп тә,

Мин йөрүдән әле тукталмам.

Шигъри көзләр әле дәвам итә,

Бураннарың ерып юл чыгам.

Шушы яктан, шушы туфрактан без,

Юл дәвамым башы шушыннан.

Шигъри көзләр әле дәвам итә,

Фасылларга фасыл кушыла.

Шагыйрь гомере һаман юлда үтә,

Юл йөргәндә даим җыр чыга.

Шигъри көзләр әле дәвам итә,

Гомер дигән юллар бар әле.

Җанны назга, кышны язга бәйләп

Калдырасы җырлар бар әле.  

Шигъри юллар әле дәвам итә.

 

"КУ" 3, 2016

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев