Логотип Казан Утлары
Шигърият

***

Кагылам күңелеңә: Кыллары моңлы. Бу илаһи аһәң чыңы Җаныма тулды.

Кагылам күңелеңә:

Кыллары моңлы.

Бу илаһи аһәң чыңы

Җаныма тулды.

Кагылам күңелеңә:

Кыллары кайнар.

Ялмады ялкын.

Җанымда

Мәңгелек ут бар.

Кагылам күңелеңә:

Тибрәлә кыллар.

Җуелмасын сөю төсе,

Үткәч тә еллар.

Кагылам күңелеңә –

Тирән, дәрьядай.

Дулкынында тибрәләмен,

Иркә баладай.

Кагылам күңелеңә:

Ешая сулыш.

Икебезгә уртак безнең

Бәхетле язмыш.

Лениза Вәлиева

"КУ" 7 (июль), 2016

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев