Йолдыз гомере – нурларында (хикәя)

Тормыш үзе язган хикәя

“Йолдыз гомере – нурларында,

Үзе сүнә, нур кала”

Бу сүзләр минем өчен бик якын кеше – Азнакай районы Сарлы авылында минем Альберт җизнәм белән бер каберлеккә күмелгән, бертуган абыйсы Илгизәр Габделвәли улы Усмановның кабер ташына язылган. Аңа йолдыз гомере бирелмәгән. Бөек Ватан сугышыннан соң, 1946 нчы елның 1 нче сентябренда туып, 59 яшен дә тутырырга өлгермичә, 2005 нче елның 6 нчы январенда, телевизор карап утырган җиреннән бакыйлыкка күчкән ул. Кулыннан телевизор пульты төшеп киткән тавышка апамның килендәше – Нәкыя бүлмәгә килеп кергән. Илгизәр абыйның үлем хәбәре бөтенебезне дә кыш көне яшен суккан халәткә китергәндәй булды. Тирә-якны яшеллеккә күмеп, күләгәсе белән тереклекне сакларга ярдәм иткән көч-куәтле имән гөрселдәп аудымыни?!

Үзем өчен якын, кадерле кешеләрем дөньядан киткәндә, мин гаҗәеп төш күрәм. (Бу төшләр турында бәлки мин сөйләп йөрергә дә тиеш түгелдер.) Илгизәр абыйга иң күп дога – ул аякка бастырган бер хатын-кыздан килә, имеш.

Төшне күрү белән, апама шалтыратып, ул хатын-кызның исемен сорадым. Башкортстан ягында аяклары тумыштан гарип кыз баланы Илгизәр абый берничә операция ясап, аякка бастырган булган. Кыз зифа буйлы туташ булып үсеп җитеп, кияүгә чыккан, ике баланы табып үстергән. Илгизәр абый исән чакта аның янына бик еш, күп күчтәнәчләр белән килеп йөргән.

Дини китапларыбызда ата-анага үстергән балаларының, остазларга – укыткан укучыларының догалары килеп тора, диелә.Төшемне дөрес аңлаган булсам, табибларга да ул дәвалаган кешеләрнең догалары килеп ирешә.

Альберт җизнинең һәм Илгизәр абыйның әнисе – Мәптуха кодагый да изге җаннардан булгандыр. Ленинград блокадасында беренче ире – Вәгыйзь, 7 яшьлек улы Әхәтне һәм 7 айлык Фәритне югалтып, туган авылы – Сарлыга кире әйләнеп кайтканнан соң, 101 яшенә җиткәнче яши, ул күргәннәрне китап итеп язсаң, кеше ышанып та бетә алмас иде! Бик сабыр кеше иде кодагыебыз. Бөтен киленнәрен, оныкларын бертигез күреп яратып, икенче иренең ятим өч баласына “инәй назы” биреп, үзенең яңа нигездә туган дүрт улына чын ир кешеләр холкы тәрбияләргә ярдәм иткән Мәптуха кодагый да бүгенге көндә, балаларыннан кадер-хөрмәт тоеп, инде бакый дөньяга күчте. Урыны җәннәттә булсын!

Илгизәр абыйның табиб һөнәрен сайлавы җиңел генә тормышка ашмаган. Авыл хуҗалыгы буенча, яки хайваннар табиблыгына укырга кермичә, ул мәктәп тәмамлаган чорда, авылдан китеп булмаган. Казан ветеринария институтында ике ел укыганнан соң, Казан Медицина институтының I нче курсына өр-яңадан имтихан тапшырып, укырга кергән ул. Көндез гел “5” ле билгеләренә генә укып, буш вакытларында төрле эшләрдә эшләп, энеләрен үстерешергә дә булышкан. Югары белем алырга энеләрен Казанга ияртеп алып чыгып киткән. Альберт җизнәм сөйләгән кызыклы истәлекләр әле дә исемдә.

Илгизәр абый турында хезмәттәшләре – алтын куллы, олы йөрәкле табиб, дип сөйлиләр иде.

Бу табибны кеше буларак иң әйбәт белүчеләр – аның тирә-ягында, янәшәсендә яшәүчеләр, ул үз куллары белән төзегән өйдә еш кунак булучылар, бакчада төзегән мунчасында ул җыйган һәм ясаган “пиннек” белән чабынучылар, гармун, баян тавышына кушылып җырлаучылар, Альберт җизнәмнең өздереп, “Мәдинәм гөлкәем” җырын җырлавын тыңлаучылар булгандыр. Һәр очрашуда ирләребезнең умыртка сөякләрен бармаклары белән капшап, урыннарына утыртып җибәрүче – бушлай дәвалаучы – гаилә табибыбыз да иде бит ул!

Сарлы авылына кунакка кайтканда да аны авылдашлары өзелеп көтеп торган, чөнки авыр күтәрмичә, авылда яшәп булмый! Ул хезмәте өчен бер кешедән дә, берни дә алмаган. Илгизәр абыебыз кешеләргә ярдәм итә алуына сөенеп яшәгән.

Туфан абый Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклендәге Әлмәндәр образыннан Илгизәр абый яшьрәк яшьрәген. Үзенең ясаган һәр операциясе вакытында Әлмәндәр карт кебек Газраил белән көрәшүен Илгизәр абый кайбер дусларына сөйләгәндә: “Операция вакытында тормыш ваклыкларыннан ял итәм мин. Чөнки ул вакытта без Газраил белән икәү генә бер җан өчен көрәшәбез. Хәтта аның сулышын да сизәм кебек. Көрәшәбез шулай: йә ул җиңә, йә – мин. Кайчак авыруның җаны соңгы мизгелләр өчен тартышканда, артыма борылып, минем Газраилны тибеп очырасым килә...”

Җитәкче буларак Илгизәр абый эшендә чисталык, тәртип таләп иткән: “Барыгыз! Минем өйгә барып, карап килегез! Раковиналарыгыз Нәкыямнең унитазы кебек чисталыкта булса, мин эшегегездән канәгать булырмын”, - дип әйтеп куюын хәтерлим. Нәкыясе – хатыны.

Югары категорияле табиб, медицина фәннәре кандидаты буларак, Американың бөтен дөньяга билгеле кардиологы Майкл Дебейки Әлмәткә килгәч, Илгизәр абый ясаган операцияләр белән танышып, аларга зур бәя биргән. Ул сөяк-буын, умыртка баганасы туберкулезына операцияләр ясаучы иң оста хирург булган. Бу өлкәдә фәнни казанышларны үз методикасы нигезендә тагын да камилләштереп, үз куллары белән ясаган корал, җиһазларны кулланып, операция өстәлен дә үзенчә үзгәртеп, могҗизаларга тиң операцияләр ясаган икән. Аңа кадәр умыртка баганасына операцияне арка ягыннан ясаганнар. Ул өр-яңа – алдан күкрәк куышлыгы аркылы кереп ясау методын керткән. Авырулары белән йөзләрчә мәртәбә үлгән, йөзләрчә мәртәбә бергә терелгән. Шушы хезмәтләре өчен аңа “Татарстанның атказанган табибы” исеме бирелгәндер дә.

Илгизәр абый кешеләрне сортларга аерып дәваламаган. Операция ясаган һәр кешесенең хәлен сорашып, кызыксынып торган.

Үзенең эшенә улы Ринатны өйрәтеп, кабинетын, операция өстәлен, инструментларын аңа тапшырып калдырган. Оныгы Илдус табиб булырга укый, бәлки Кәриме дә киләчәктә бабасының эшен дәвам итәргә ниятләр. Оныкларының озын бармаклары Илгизәр бабаларының могҗиза тудыра торган бармакларына бик ошаганнар. Халкыбызга аның ышанычлы дәвамы кала, Алла боерса.

Йолдыз гомере – нурларында!

Сөйгән эшең – улларыңда.

Җан җылың бар кулларында.

Фәрештәләр саклап йөртсен

Улларыңны юлларында!

Флёра Мәрданова

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: