Ярдәм көткәндә (хикәя)

Тормышының өч мизгеле

Болан тиресе өстендә ятучы хатын, ыңгырашуыннан туктап, тыңлап торды: вертолёт түгелме? Тирмәдәгеләр аның хәлен аңлый иде. Шул ук вакытта беләләр: буран тынмыйча ярдәм килмәячәк. Ә буран, әйтерсең, кешеләрнең иң нечкә кылларында уйный, аларны үрти иде: әле, өметләрен уятып, тына башлагандай итә, әле тагын көчәя. Менә ул яңа гайрәт белән тирмәне йолкый, аны дер селкетә башлады. Тимер мичнең капкач тишекләреннән, аждаһа телләрен хәтерләтеп, озын-озын ут ялкыннары күренеп калды.

Ә Зояның хәле инде сәгатьләп түгел, минутлап кискенләшә иде. Аппендиксы шартласа, эшләр бермә-бер катлауланачак, бу шартларда бөтенләй дә ярдәм итеп булмаска мөмкин. Зоя моны яхшы аңлый, үзе дә табиб. Тундраның артык рәхимсез булып китә торган гадәтен дә бик әйбәт белә ул, – шушында туып-үскән кеше... Шулай да ул үзе турында уйламый иде. Аның белән бер-бер хәл булса, кызы ничек үсәр? Уйлары шул турыда. Кызының нурлы йөзе, аның бар дөньяга ачык карашы исенә төште дә, күзләре чыланды. Кызын кочагына аласы, аның чәч исен тоясы килде. Әтисе инде аны балалар бакчасыннан алгандыр. Ашарларына нәрсә әзерләделәр икән?..

Зоя янында яшь фтизиатр Нәҗибә утыра иде. Төрле елларда булса да, бер үк Казан институтын тәмамлаучылар буларак, баштан ук якынаеп китте алар. Буш вакыты булдымы, Нәҗибә аларда. Зояның кызы аның белән уйнарга ярата. Туган көннәрне, бәйрәмнәрне бергә үткәрү гадәти хәлләргә әйләнеп китте.

Нәҗибә, ахирәтенең газап чигүенә түзә алмыйча, тимер мич янында тәмәке көйрәтеп утыручы ирләр янына килде.

– Нәрсәдер эшләргә кирәк бит, кешенең гомере кыл өстендә, – диде.

Җавап бирүче булмады. Кемдер, нишлисең инде, дигән кебек, кулбашын җыерып куйды, кемдер тәмәкесен артык тырышып суырырга кереште.

– Кузьма Иванович! – диде Нәҗибә, тагын сүз башлап. – Бәлки, этләр белән кузгалырбыз?

– Моның мөмкин түгеллеген үзең дә беләсең бит инде, кызым, – диде тулы гына карасу йөзле, кабарынкы иренле карт якут. (Кузьма Иванович – игелекле, бик зирәк карт, этләр җигемен йөртүче. Өч табиб монда, болан үрчетүчеләр янына, нәкъ әнә шул транспортта килгәннәр иде).

– Алайса, операцияне шушында ясарга туры килә, – диде кыз.

– Ә кем ясый аны монда, хирург юк бит, – дип, әйләнеп карады теш табибы Степан.

– Мин! – диде Нәҗибә. – Мин ясыйм.

– Син? Син, кызыкай, артыграгын алмыйсыңмы үзеңә?

– Башка чара юк.

– Сине хөкем итәчәкләр, кара!

– Яхшы, ләкин әлегә мин мөмкин булганның барысын да эшләргә тиеш. Аның кызы иң беренче минем күзләремә караячак бит.

– Без гаепле түгел, шундый шартларга юлыктык.

– Кузьма Иванович, кар алып керегез әле зинһар, – диде Нәҗибә, инде катгый карарга килеп.

Степанның каршы дәшүе җен ачуын чыгарды кызның. Аның бит Чукоткага озын акча артыннан гына килгәне һәркемгә билгеле, ни хакы бар тыкшынырга, кемнедер өйрәтергә?

Нәҗибәнең бу операцияне ясаганнарын күргәне бар иде. Теориясен дә яхшы белә – институтны кызыл диплом белән тәмамлады бит. Әмма үзе бернинди операция ясаганы булмады, билгеле, – аның профиле түгел. Зоя белән киңәшләшә башлады. Бернинди нечкәлекне, вак кына детальне дә күздән ычкындырырга ярамый иде. Бәхеткә, Зояның сумкасында кирәк инструментларның барысы да бар икән. Авыру аңа ышана, операциягә риза иде.

* * *

Табиб һөнәрен Нәҗибә очраклы гына сайламады. Әтисе гомер буе үпкә чире белән интекте, шуның аркасында аны сугышка да алмадылар. Ләкин тылда ул сугыштагы генерал урынында йөрде: каты кул белән тәртип урнаштырырга кирәк икән, аны җибәрәләр иде. Башкортстанда урнашкан өч спирт заводын артта сөйрәлүчеләрдән алдынгылар сафына чыгарды ул. (Спирт корал белән беррәттән фронт өчен кирәк иде бит).

Знаменка авылында алар сугыштан соң да әле озак кына яшәделәр. Бәлки, шунда яшәп тә калырлар иде, көтелмәгән хәл язмышларын тагын башка юлга борып җибәрде. Спирт заводында янгын төнлә чыкты. Аны бөтен авыл белән сүндерделәр. Ярты күкне ялмап алган ут менә-менә авылны да йотар кебек иде. Бала-чага ниндидер түбәләр буйлап йөгереп йөрде. Куркыныч та, шул ук вакытта күңелле дә булып исендә калган Нәҗибәнең бу янгын. Әтисенә каты шелтә бирелде. Шулай да эшеннән ул яхшы характеристика белән китте: аның җентеклелеге, төгәллеге, оештыру сәләте аерып күрсәтелгән иде. Татарстанның ул вакытта күтәрелеп кенә килгән бер шәһәренә күченеп килделәр. Әтисе төзелеш оешмасына баш инженер итеп алынды.

Нәҗибә үзенең балачагын гел тәгәрмәч өстендә хәтерли: я алар поездда баралар, я йорт җиһазлары төялгән машина кузовында, я әтисенең директор машинасында. Кара төстәге ул машина әле дә күз алдында аның: капотына “Olimpia” дип язылган иде. Күчмә тормыш эзсез югалмаган күрәсең, бала күңеленә сәяхәт җене кереп урнашкан. Шуңадырмы, ординатурадан соң Чукоткага җибәрелүне дә Нәҗибә ниндидер бер маҗара итеп кенә кабул итте.

Кая эләккәне монда килгәч кенә беленде. Ләкин авырлыклар аны чыныктыра гына иде. Гаиләдә иң олысы буларак, әнисенең беренче ярдәмчесе иде бит ул.

* * *

Кузьма Иванович, ачык космоска чыгарга җыенгандай, бер очы тирмә уртасындагы агач төбенә бәйләнгән бауның икенче очын биле тирәли уратып бәйләде дә, кулына чиләк тотып, кар бураны эченә чыгып югалды. Озак та үтми чиләк тутырып кар һәм яңалык алып керде.

– Әйтәм эт чинагандай булды. Бер этне җил очыртып алып киткән икән. Холыксыз бер нәрсә иде шул, каешын чәйнәп өзгән.

– Степан, укол әзерлә, синдә бар бит, – диде Нәҗибә, су кайнап чыгып, инструментлар әзер булгач.

– Мине бу эшкә катыштырма. Кирәк икән, әнә, сумкада. Тик мин бирмәдем.

Нәҗибәнең күзләре усал ялтырап китте:

– Кем икәнеңне әйтер идем инде...

– Кызым, мин булышырмын, әйдә, – диде шулчак Кузьма Иванович, – Укол кирәкми.

– Ничек кирәкми, уколсыз булмый. Бу бит тәнгә кадалган шырпыны алу гына түгел.

Кузьма Иванович авыру янына килде, аның күзләренә карады:

– Сеңлем, мин хәзер өчкә кадәр саныйм, син йокыга китәрсең һәм бернәрсә дә сизми башларсың... Бер... ике...

“Өч!” диюгә, Зояның күзләре йомылды. Нәҗибә нәрсә уйларга да белми аптырап калды.

– Кызым, башла эшеңне. Хәерле сәгатьтә, – диде карт.

Буран ике көннән соң гына тынды. Вертолёт белән килгән хирург авыруның хәлен сорашты, җөйне карады һәм, бик канәгать калып:

– Сез, Нәҗибә туташ, хирургияга кемдә укыдыгыз? – дип сорады. Аның фтизиатр икәнен белгәч, чиксез гаҗәпләнеп: – Булмас! – диде. – Сез бит хирург булып тугансыз.

Яшь кенә булуына карамастан уйчан йөзле, зур кара күзле вертолётчы егет Нәҗибәдән күзләрен алмый иде. Үзен табынга чакыруларын да ишетмәде.

– Вадим! – диде хирург. – Уян! Кил, чәй эчеп алыйк.

Икенче тирмәдәгеләр дә керде. Вертолёт белән почта, азык-төлек, башка кирәк-ярак килгән иде. Тирмәгә итле аш, кыздырылган балык исе таралды...

* * *

Бала табар өчен әти-әнисе янына кайткан Нәҗибә, алдында яткан кәгазьдә, экрандагы кебек, әлеге Чукотка вакыйгаларын күреп, елмаеп куйды. Ниһаять, кулына каләм алды һәм яза башлады:

“Исәнме, кадерлем Вадим!

Сиңа алай ук кискен җавап бирмәс өчен, миңа да өч-дүрт көн җитмәгән күрәсең, ачуланма инде, яме. Ул көнне минем бигрәк кәефем юк иде шул.

Минем өйдә булуыма озакламый бер ай тула һәм өйдән чыгып китүемә төгәл бер ай. Син дүрт айдан соң гына кайта алам, дисең. Бу чыннан да бик озак бит. Бәлки, бала тугач синнән башка торуы җиңелрәк булыр, ялгызлык ул кадәр сизелмәс. Ә хәзергә минем дә туктаусыз эчем поша, мин дә сине көн саен төшемдә күрәм. Син янымда булсаң, иң зур ярдәмең шул булыр иде кебек...

Исәпләвем буенча, миңа бер ай калды. Бу вакыт якынайган саен мине курку баса. Нигәдер, мин моның ничек буласын күз алдына китерә алмыйм әле. Һәм ничек мин моны башкарып чыга алырмын икән? Ә бит мин,табиб буларак, күп тапкырлар бала тудырту белән җитәкчелек иттем, ничә баланы үз кулларым белән кабул итеп алдым. Үз башыңа төшкәч, бөтенесеннән куркасың икән. Малай булса иде дим, ләкин минем өчен барысы да яхшы булу мөһимрәк. Синең өчен дә шулайдыр дип уйлыйм, әйеме?

Әнием миңа бернәрсә дә эшләргә ирек бирми. Бәрәңге генә чистарта башласам да, бар әле, һава сулап кер, дип чыгарып җибәрә. Ә алай төрле уйлар килә. Эшләсәм, бәлки, җиңелрәк булыр иде.

Вадим, син инде үзеңне саклап йөр. Тыштан кергәч озак җылына алмавың начар. Эштән кайткач та чәй куеп эч.

Сигезенче мартка салган посылкаң килеп өлгерде, барыбыз да бик куандык, рәхмәт. Зоя һәм аның гаиләсенә миннән сәлам. Аларга әле мин аерым язармын”.

Нәҗибәнең вакыты җитеп килгәндә генә, әнисе урынга ятты. Менә инде ул көн дә җитте. Әтисе эштән кайткан чак иде, ашыгыч ярдәм машинасы чакыртты. Нәҗибә авыру әнисе янына килеп утырды. Әнисе, сагышын яшерергә тырышып, кызына елмаеп карады:

– Барысы да яхшы булыр, кызым.

– Менә бит, сиңа ярдәмем кирәк чакта гына...

– Юк, юк, моңа бер дә кайгырма, дөнья бу.

Нәҗибә әнисенең кулларын кысты. Гомер буе эшләп, тупасланып беткән куллар иде бу. Ләкин Нәҗибә аларның тупаслыгын түгел, җылысын тойды.

– Хәерле юл, кызым. Исән-сау яшәгез.

Исән-сау яшәгез? Нәрсә димәкче әнисе? Андый сүзләр бит бик озакка аерылышкан чакта гына әйтелә. Күзләр кисешкән урында, упкын төбен яктыртып, яшен яшьнәде. Нәҗибә, иелеп, әнисен кочаклап алды.

– Бар, кызым, кешене көттерерлек булмасын, әйберләреңне әзерләп куй.

– Әни, иң мөһиме, төшенкелеккә бирелмә, аңладыңмы? – диде Нәҗибә.

Упкын төбен күргәнен әнисенә сиздермәскә тырышып, шкафтан бала әйберләрен, үзенең киемнәрен сайлап ала башлады.

Икенче көнне бала тудыру йортына әтисе килде. Нигә йөзе кайгылы, оныгына шат түгелме?

– Әниең... – дип бер генә сүз әйтә алды.

Нәҗибә торырга омтылыш ясады. Әмма кискен авырту аны яңадан урынына екты.

* * *

Әнисен мәңгелек юлга озатып кала алмады Нәҗибә, аның соңгы сүзләрен ишетмәде, үзе дә әйтәсе сүзләрен әйтә алмый калды. Ничәмә еллар инде бу аның иң зур үкенече, исенә төшкән саен чәнчеп куючы ярасы булып кала. Ике зур вакыйга ничек шулай бер вакытка туры килде икән соң? Оныгына үзенең җанын биреп калдырырга ашыктымы әнисе?

Әнисенең холкына, аның үз-үзен тотышына бик яшьли ятим калуы һәм балалар йортында тәрбияләнүе юылмаслык эз салган иде бугай. Бер яктан, киң күңелле, шәфкатьле, бөтен кешегә ярдәм итәргә әзер торучан. Икенче яктан, кешегә артык ышанучан, бераз җыйнаксыз, бик тиз кабынып китүчән иде. Хәер, ачуы тиз басыла иде аның. Сүз белән гафу үтенә белмәсә дә, өермәнең үтүе күз карашында, ниндидер үтенечендә шунда ук беленә иде. Тышкы матурлыкны һәм холкындагы нигезлелекне Нәҗибә әтисеннән алган булса, сүзен турыга ярып әйтү әнисеннән иде бугай...

Шулчак баш табибның ишеген шакыдылар.

– Керегез! – диде Нәҗибә. Бүген аның кабул итү көне иде, берәрсе шикаять белән килде микән?

Ишектән, кыюсыз гына атлап, таныш булмаган хатын килеп керде. Бик күп ишекләрне кагып та теләктәшлек таба алмаганлыгы йөзендәге һәрбер җыерчыгыннан кычкырып тора иде аның.

– Нәҗибә Фаязовна, – диде хатын (туры гына карарга кыймыйча, керфекләрен әле күтәрә, әле төшерә иде): – Нәрсә эшләргә миңа, асылыныргамы инде? Ник язмыш миңа гына шулай каныкты?..

Хатын, башка дәвам итә алмыйча, тынып калды. Күз төпләрендә ялтырап күренүче ике тамчы, керфек кагып алган арада сытылып чыгып, иреннәренә таба тәгәрәде.

– Йә, йә, нәрсә булды? Беренчедән, утырыгыз, менә моннан, – диде Нәҗибә, яныннан урын күрсәтеп. – Тынычланыгыз һәм сөйләгез.

Хатын сөйләп китте. Баласы үлем хәлендә икән, кичекмәстән операция кирәк, ә операция чит илдә генә эшләнә.

– Яшәргә хакы бармы минем баламның, юкмы? – диде ханым, ачынып. – Андый бала бер миндә генә түгелдер бит. Хөкүмәт шуны белмиме? Белә, әлбәттә. Русиядә андый операция ясалмаганлыгын белмиме? Бик белә. Миңа, гади укытучыга, чит илдә операция ясатырлык акча биреп куймаганлыгын да яхшы белә ул. Шуларны белә торып... Бу бит карап торып кеше үтерү дигән сүз! Җинаять бит бу! Дөньяга килгән һәр кеше яшәргә хаклы имеш. Бу сүзләр әллә Конституциядән сызып ташландымы? Әллә инде минем балам гына бу хокуктан мәхрүмме?

Бүлмәдә авыр тынлык урнашты.

– Гафу итегез, Нәҗибә Фаязовна, – дип дәвам итте ханым. – Эчемдәгене бушатмый түзә алмадым. Депутат буларак ниндидер юлларын таба алмассыз микән дип кергән идем дә, булмас ахры. Үзем кебек үк хәерчеләрдән теләнеп җыярга каладыр.

Нәҗибә, хатын алдына кәгазь белән каләм салып:

– Хәзер генә җавап бирә алмыйм. Телефоныгызны калдырыгыз, мин сезгә өч көн эчендә шалтыратырмын, – диде.

Нәрсә эшләргә? Рәсми юл турында уйлыйсы да юк, эш елларга сузылачак, анда да әле буламы, юкмы. Нигәдер, Чукотка исенә төште. Теге операциядән соң Зояның ире әйткән иде бит: “Нәҗибә, мин синең алда мәңге бурычлы”. Ул соңгы елларда баеп киткән диләр, туган авылында мәчет салдырган икән. Нәҗибә телефон номерын җыйды.

– Шәүкәт?..

– О-о, Нәҗибә! Ничә еллар инде тавышыңны ишеткән юк. Зур кеше булдым дигәч тә...

– Шәүкәт! Уңайсыз да инде. Үзем өчен булса, үлсәм дә сорамас идем...

– Нәҗибә, нигә буш сүзләр? Сөйлә.

Эшнең нәрсәдә икәнен аңлатып бирде.

– Их, Нәҗибә! Мин бит синең өчен үләргә дә әзер, ә син ниндидер җирәнгеч акчаларны да кыенсынып кына... Бу бала яшәячәк, сүз бирәм. Ләкин андый балалар бер ул гына түгелдер бит? Бездә ул операцияне эшли алырдай кеше юкмыни?

– Белгечләр бар да ул, минем хирург хәтта Германиядә стажировка үтеп кайтты. Җиһаз юк.

– Менә шуннан башларга да иде. Нәҗибә, әгәр җиһаз булса, эшне оештыра алыр идеңме?

– Әлбәттә!

– Килештек алайса. Сумманы күрсәтеп, банк реквизитларын җибәрерсең... Әй, Нәҗибә! Үзеңнең хәлләр ничек соң?

– Дөресен әйткәндә, Чукотка һаман җибәрми әле мине. Төшләремә кереп, һаман үзенә чакыра. Чын тормыш анда булган икән.

– Яшьлек дип атала ул, Нәҗибә, исеме генә башка. Ул вакыттагы Чукоткага кайтып булмастыр инде хәзер.

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: