Логотип Казан Утлары
"Шифалы куллар" бәйгесе

Тылсымлы куллар

Шифалы куллары белән алар безне дәвалый...

Салкын тисә әгәр безгә,

Тешләребез сызласа,

Берәр кеше чирләп китсә,

Яшь бәбиләр еласа.

Кайсы гына җирләребез,

Авыртса да балабыз,

Нинди генә хәл булса да,

Без табибка барабыз.

Шифалы куллары белән

Алар безне дәвалый,

Нинди дару кирәклеген

Алар белә, чамалый.

Киңәшләрегезне тотып,

Сакланмыйча йөрмәбез.

Иң мөһиме безнең өчен -

Сез авырта күрмәгез.

 

Мубаракшин Ильяс, 

Саба районы Юлбат төп мәктәбе укучысы

Фото: pixabay 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев