Логотип Казан Утлары
"Шифалы куллар" бәйгесе

Тылсым ияләренә

Тәнем яна ут булып...

Уйный-уйный онытылып,

Урамнан кердем туңып.

Кайнар чәй дә булышмады -

Тәнем яна ут булып.

Әни дару каптырды,

Караватка яткырды.

Кирәк дәвасын бирер, дип

Өйгә табиб чакырды.

Хәтерләмим калганын -

Йокымсырап алганмын.

Табибә апа килгәнен

Сизмичә дә калганмын.

Елмаеп килеп керде,

Назлап, үскәнем, диде.

Кат-кат барын да аңлатып,

Дарулар язып бирде.

Җайлап кына эндәшә,

Матур гына сөйләшә.

Миһербанлы бу апалар

Яхшы кәеф өләшә.

Кояш кебек йөзләре,

Шифалыдыр сүзләре

Йомшак күңелле, шәфкатьле

Һәм тылсымлы үзләре.

Табибә апа китте,

Авыруым да бетте.

Әйтерсең ул үзе белән

Чирне дә алып китте. 

Хәйруллин Камил,

Казан шәһәренең 186 нчы лицее укучысы

Фото: авторныкы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев