Логотип Казан Утлары
"Шифалы куллар" бәйгесе

Табибларга

Бары Сездә генәдер ул киң күңел, олы йөрәк....

Аяк-куллар сызланса да,

Тешләребез сызласа да,

Бармагыбыз тырналса да,

Без табибка барабыз.

Табиб биргән дарудан да,

Витаминнар, уколдан да

Хәтта җылы сүзләреннән

Һәрчак дәва алабыз.

Хезмәттегез ай-хай авыр

Бик тә көчле кеше Сез,

Көнне төнгә ялгый, ялгый

Эшлисез дә эшлисез....

Авырулар бик күп төрле

Һәммәсен аңлау кирәк,

Бары Сездә генәдер ул

Киң күңел, олы йөрәк....

Рәхмәтләрне, теләкләрне

Бик күп әйтә алабыз

Иң мөһиме – үзләренә

Саулык теләп калабыз!

Рахимуллин Тимерхан,

Саба районы Юлбат төп мәктәбе укучысы

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев