Логотип Казан Утлары
"Шифалы куллар" бәйгесе

Табиб

Аларда бит кеше гомере...

Һөнәрләрнең барысы да,

Безгә якын булып тора.

Һәм шулай да иң яхшысы -

Табиб һөнәре тора.

Мин дә апам шикелле

Табиб булырга уйлыйм

Шуның өчен һәрвакыт,

Тырышып укырга булдым.

Аларда бит кеше гомере,

Бар мәрхәмәтлек, шәфкатьлек.

Бары тик алар өстендә,

Бардыр чын җаваплылык.

Тыныч та бит алар, тыйнак,

Киң күңелле, сабыр мәрхәмәтле

Эчкерсез саф һәм шәфкатьле

Йөзләре дә шуңа сөйкемле.

Болытлы көнне аяз итүче кояш,

Караңгы төнне яктыртучы йолдыз.

Җаннарга яшәү дәрте уятучы,

Бары тик сез - табиблар...

Мәңге балкыр кеше гомерләре,

Җылы кояш нурларына сез ия.

Халыкны бердәй тигез күреп,

Биргән өчен яхшы тәрбия

Рәхмәт сезгә барсы өчен дә,

Ак халатлы шәфкать туташлары!

Ак күңелләрегезгә кер кунмасын,

Ак халатларыгызга тап төшмәсен!

 

Харисова Илсинә. Саба районы Юлбат төп мәктәбе укучысы

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев