Логотип Казан Утлары
"Шифалы куллар" бәйгесе

Табиб

Күктән иңгән аңа яхшылык...

Аваз салды кеше җиһанга

Булышырга кул сузарга әзер

Табиб тора һәрчак ярдәмдә,

Әйтерсең лә ак фәрештә иңнәрдә.

Табиб дигән бөек исемне алып,

Зур җаваплылыкны иңенә салып,

Ак халатка тап төшерми табиб,

Антына ул һәрчак тугры калып.

Гомер юлын үткән чакта,

Очрыйлар кайчак киртәләр,

Һәрбер каршылыкны җиңә табиб,

Алга таба юллар илтәләр.

Кеше гомерләре кулларында,

Язмышлары белән һәрчак таныш.

Йомшак сүзе, якты йөзе белән

Дәвалаучы һәркемгә дә таныш.

Ак халатын киеп куйгач гүя,

Йөзенә күчә әлеге яктылык.

Һәр карашны, әйтер сүзне аңлый

Күктән иңгән аңа яхшылык.

Рәхмәтләрен укый һәрбер кеше,

Тели аңа изге теләген.

Изге бурычларын үтәгәндә,

Ходай бирсен үзенең ярдәмен!

Нәҗметдинова Миләүшә,

 “Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы “Сәләтле балалар өчен аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган урта гомуми белем бирү мәктәп-интернаты” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең 6 б сыйныфы укучысы

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев