Логотип Казан Утлары
"Шифалы куллар" бәйгесе

Шифалы куллар

Ак канатлы фәрештәләр сез...

Ак сиреньнәр кебек ак халатлы,

Ак канатлы фәрештәләр сез.

Авыр чакта шәфкать ияләре

Сезнең назыгызга мохтаҗ без.

Күпме җаннар сезнең дәвалардан

Яшәү ямен кабат тойгандыр.

Ак сиреньнәр кебек күңелегезгә

Бар галәмнең җаны сыйгандыр.

Тапланмасын берүк шушы аклык,

Йөзегездә булсын бары сафлык,

Берәүнең дә җаны еламасын,

Сызланмасын, булсын бары шатлык.

Мең яшәгез шәфкать ияләре,

Ак канатлы фәрештәләр булып.

Саекмасын шәфкать чишмәләре,

Бәхетегез торсын тулып-тулып.

 

Агелова Диләрә Альбертовна,

Саба районы Юлбат төп мәктәбе укучысы

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев