Логотип Казан Утлары
"Шифалы куллар" бәйгесе

Шифалы куллар

Иң-иң яхшы һөнәр җирдә Табибтыр ул, Табиблар иң мәрхәмәтле Халыктыр ул.

Иң-иң яхшы һөнәр җирдә

Табибтыр ул,

Табиблар иң мәрхәмәтле

Халыктыр ул.

Чирләп китсәң, иң беренче

Табиб килә.

Тыңлап карый, укол ясый,

Дару бирә.

Дару белән генә түгел,

Сүзе белән

Булыша ул, якты, нурлы

Йөзе белән.

Ә мин үзем авырудан

Курыкмыйм, димен.

Чирләр үзе миннән шүрли,

Чөнки әти табиб минем.

 

 

Русов Артём,

Кайбыч районы, Олы Кайбыч

урта белем бирү мәктәбенең

1 нче сыйныф укучысы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев