Логотип Казан Утлары
"Шифалы куллар" бәйгесе

Шифалы куллар тылсымы

Минем өлкән бабам Ахмеров Сәет Тимерша улы истәлекләренә таянып язылды.

Минем өлкән бабам Ахмеров Сәет Тимерша улы истәлекләренә таянып язылды. Ул 1904 нче елның 14 нче октябрендә Апас районы Мөрәле авылында туа. Сугышка кадәр 1925-29 нчы елларда Казан авыл хуҗалыгы техникумын, 1932-37 нче елларда В.И.Ленин университетын гел “5” кә генә тәмамлый. Ключ авыл хуҗалыгы техникумында укыта. Сугыш башлангач, 1941 нче елда сугышка алына. Өлкән лейтенант дәрәҗәсе ала. Украина фронтында каты яралана. Сугыштан II группа инвалид булып кайта. Беренче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены кавалеры була. Күп санда медальләр белән бүләкләнә. Лаеклы ялга чыкканчы, Балтач районы Бөрбаш мәктәбендә укыта. Аңа РСФСРның халык мәгарифе отличныгы, Татарстанның атказанган укытучысы исемнәре бирелә, “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнә. Сугыш чорында һәм тыныч тормышта да, шәфкать туташлары ярдәме белән, бабаем берничә тапкыр ачы үлемнәрдән исән кала. Ул гомере буе шәфкать туташларына рәхмәтле булып яшәде. Мин үзем дә шәфкать туташы булырга хыялланам.

Шифалы куллар тылсымы

Бомба шартлый, ут һәм кара төтен

Пуля оча тирә-ягымда.

Җиңү яулап алга барган чакта

Яраландым сугыш кырында.

Очтым кебек тирән упкынга

Автоматым иде кулымда.

Госпитальдә килдем аңыма

Медсестра кыз иде янымда.

Абый! – ди кыз, бәхетең бар икән

Пуля үткән йөрәк читеннән

“Терелтербез бер дә кайгырма”.

Нур бөркелә алсу йөзеннән.

Утын сүндермичә анам көтә

Сугышларда йөргән баласын.

Улым кайтыр, шәфкать туташлары

Төзәтсәләр тирән ярасын.

Караңгылык, төтен, дарулар юк,

Наркоз да юк, түзә аламмы?

Күлмәкләрен ертып бәйләделәр

Каннар агып торган ярамны.

Сугыш эчләреннән алып чыгып

Исән калдырдыгыз сез безне.

Ак халатлы япь-яшь матур кызлар

Фәрештәгә тиңлим мин сезне.

Туплар шартлый, уктай оча пуля

Яралылар кала егылып.

Ут эченнән безне коткардыгыз,

Калмадыгыз һич тә сыгылып.

Яу кырыннан күпме солдатларны

Алып чыгып гомер бирдегез.

Ә үзегез шундый саф йөрәкле

Япь-яшь кенә кызлар идегез.

Медсестралар, шәфкать туташлары

Миңа тормыш бүләк иттеләр.

Дан Ордены белән бүләкләндем

Зур исемнәр миңа бирделәр.

Бөек Җиңү көнен каршы алдым

Госпитальдә яткан чагымда.

Чиксез шатлык, зур бәхетләр килде

Май аеның якты таңында.

Гомер буе сезгә рәхмәтле мин

Һәрчак безгә ярдәм итәсез.

“Хәлем авыр”, – диеп чакырганда

Ашыга–ашыга килеп җитәсез.

Хезмәтегез изге һәм саваплы

Һәрчак ташып торсын бәхетегез.

Зур шатлыклар насыйп булсын сезгә

Сау–сәламәт гомер итегез!

Әминә Гафурова,

Балтач районы Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбенең

 9 нчы сыйныф укучысы

фото: mstrok.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев