Логотип Казан Утлары
"Шифалы куллар" бәйгесе

Шифалы куллар

Әгәр миннән сорасалар: “Син кем булыр идең?”- дип, Бер сүз белән әйтер идем...

Әгәр миннән сорасалар:

“Син кем булыр идең?”- дип,

Бер сүз белән әйтер идем:

“Авылыбызда бик хөрмәтле,

Рәшидә апабыз кебек

Табиб булыр идем,”- дип.

Көн дә дими, төн дә дими,

Гел ярдәмгә ашыга.

“Ничек кенә булышыйм?”- дип,

Тынгы бирми башына.

Берни булмагандай итеп,

Сорый башлый сәбәбен.

Кирәк булса укол кадый,

Бирә дару-сәдәбен.

Авырганда килеп керсә,

Өйләр яктырып китә.

Аның шифалы кулыннан

Бөтен авырту бетә.

Рәшидә апа менә шундый,

Бик игелекле кеше.

Эш сәгатьләренә сыймый,

Тынгысыз аның эше.

Мин шулай  хыялланам,

Аның кебек булырга.

Ярдәм көткән кешеләргә,

Игелекләр кылырга.

Үзе фельдшер, үзе табиб,

Үзе “скорый” бит ул.

Машина да йөртә белми,

Җәяү йөгерә бит ул!

 

Энҗе Корбангалиева,

Балтач районы Бөрбаш урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы

фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев