Логотип Казан Утлары
"Шифалы куллар" бәйгесе

Шәфкатьле әбигә

Авылда, безнең күршедә, Шәфкать туташы яши...

Авылда, безнең күршедә,

Шәфкать туташы яши.

Районда да бик сирәктер

Аны белмәгән кеше.

 

Үзе шактый өлкән яшьтә,

“Әби” дияргә була.

Ул ясаган укол саны

Тиздән йөз меңгә тула!

 

Әниемә, бәби чакта,

Йөз укол кадагандыр.

Бик авыртса да, әнием

Еламый чыдагандыр.

 

Дәү әбием, бабай, әби

Барда дәваланганнар.

Кем ничә укол алганын

Санап бирер калганнар.

 

Мин менә укол кадатмыйм,

“Иммунел” эчәм бары!

Кар көрим, чаңгыда йөрим,

Сизелә файдалары.

 

Шәфкатьле әбинең эшен

Хет үзем киметим, дим.

Инде бераз аксап йөри,

Жәлләтә, тилмертмим, дим.

 

Кәрим Мәрданов.

Яр Чаллы шәһәре  26 нчы гимназиясенең

4 “А” сыйныф укучысы

Фото: pixabay.com

Теги: бәйге шифалы куллар

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев