Логотип Казан Утлары
"Шифалы куллар" бәйгесе

Шәфкать апа!

Ачык йөзле шәфкать апа Яши безнең шәһәрдә...

Каникуллар, каникуллар,
Башланды гына әле.
Ә минем кулны сындырып
Диванда яткан мәлем.

Сәламәтлек паркына мин,
Турникка барган идем.
Ике кулым да ычкынды,
Ялт! Ә мин җиргә төштем.

Больницада каршы алды,
Безне мөләем апа.
Шәфкать туташы диделәр,
Әй сорау бирә миңа?

“Бик бәләкәй бит әле син,
Нигә мендең турникка?”.
“Иптәшләрем арасында
Калмыйм дидем хурлыкка!
Һәркөнне физик күнегү
Ясыйм шушы паркта.
Мин апа сәламәт яшәү
Рәвешен алдым алга.
Башкача болай ялгышмам,
Чорнап куярмын аңга”.

Доктор да, шәфкать апа да,
Бик тәфсилләп карады.
Минем кулны гипс белән
Шундый яхшы ямады.

Ә бүген шәфкать апаны
Телевизорда күрдем.
“Иң яхшы шәфкать туташы”
Исемен алуын белдем.

Ачык йөзле шәфкать апа
Яши безнең шәһәрдә.
Барам, гипслы кулым белән,
Чәчәк бирәм аңарга!

фото: pixabay

галереядә автор фотосы

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев