Логотип Казан Утлары
Хикәя

Өч аяклы кеше. 6. Арбалы тимерче

Мин КамАЗга көйләнгән зенит корылмасы командиры идем. Яраландым. «Душманнар»ның автомат чираты тездән астагы өлешемне чәрдәкләде. Кыялар арасындагы бозлавыкта үзебезнекеләрне көтеп бик озак ятканмын...

Без аның белән кибеттә, киштәләрдән алган ризыкларыбыз өчен түләргә дип, чиратта торганда таныштык. Танышу дип, ул гадәти танышу да түгел иде, беренче булып аңа мин игътибар иттем. Игътибар итмәү мөмкинме соң: чиратта миннән алда торган, таяксыз да, хәтта күренеп торуынча, ике аяксыз да булган бу кеше кассир каршында утырган арбасыннан гына исәп-хисап тота иде. Мин аның алдыма шуыша биреп куйган ниндидер азыгын, ярдәм йөзеннән, аңа табарак күчереп куярга дип омтылган идем, ул:
– Борчылмагыз, үзем, – дип, төргәкне җитез генә үз ягына авыштырды.
Менә без исәп-хисапны өзеп, кирәк-яракларын ипләп-җайлап урнаштырып өлгергән һәм куллары арба тәгәрмәчләрен шактый җитез тәгәрәткән кардәшем белән кибеттән дә чыктык. Касса каршында арбасыннан (коляска дип әйтергә тел кычытып торса да, әйтмим әле!) торып, мондый гамәл башкарган кешене беренче тапкыр күрүем булганга, ул мине нәрсәсе беләндер үтә дә кызыксындырды.
– Әгәр борчымасам... сезне озата барасым килә, – дидем мин, үземнең таяклы аягым белән аның артыннан өстерәлеп. – Һәрхәлдә, чакырмасагыз да, йортыгызга кадәр озата барасым килә...
– Чакырам, нигә чакырмаска? – диде ул җанланып китеп. – Рәхим итегез! Таныш булыйк. Минем исемем Ринат. Ә сезнеке?
Мин исемемне әйттем.
– Бик шатмын. Без урамда басып тормабыз бит инде? Әле безнең сигезенче каттагы фатирга менеп җитәсебез бар. Хатын эштә, заводтан алҗып кайта, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам...
Менә без җәһәт кенә тәгәрәп, аның ике бүлмәле «фатирына» да килеп кердек. Ул шулай ук җәһәтләп кухнясына үтте һәм кыштыр-кыштыр килеп, төргәкләрен бушата башлады. Күп тә үтми, аның газны кабызып, чәй куеп җибәргәне ишетелде. Миңа анда кул арбасындагы ике аяксыз янбалит түгел, ә сау-сәламәт кеше маташкандай тоелды. Әмма үзем кухняга үтәргә тартындым. Ничектер уңайсыз иде. Вакытымны үткәрергә теләп, стеналарны биләп алган китап киштәләрен күздән кичерә башладым. Ни гаҗәп, һич арттырмыйча әйткәндә, мондагы берничә (бәлки!) мең китапның барысы да техник, атап әйткәндә, металлургия һәм металл эшкәртү буенча күп кулланудан битләре чаршаеп беткән әсбаплардан тора иде. Мин үземне битәрли дә башладым: хатыны заводта эштә булып, үзе берьялгызы шушындый, яшермик, күзгә күренеп кискен халәттә аны көткән (гарип дип әйтергә телем бармый!) кешегә бәйләнә салып, кунакка килергә, болай да бер чарасыз кешене уңайсыз хәлгә куярга хакым бар идеме?!
– Сез металл технологиясе буенча җир йөзендә булган барлык китапларны 

туплап бетергәнсез бугай? – дидем мин чынлап та аптырап. – Сез бу өлкәдә белгечме?
– Мин үзем дә хатыным белән бер заводта эшлим. Токарь булып.
– Токарь?!
– Әйе, токарь... – дигән тавышы ишетелде савыт-саба шылтыраткан
Ринатның. – Мин яшьлегемдә Октябрьский каласында капремонт буенча слесарьлеккә укыган идем. Хәрби хезмәткә кадәр һәм хезмәттән соң шул эштә эшләдем. Татарча әйткәндә, собачья должность... – Ул кеткелдәп куйды. – Көчкә котылдым. Дөресрәге, шушы чиргә сабыштырып булса да, аннан котылырга миңа Әфган фронты насыйп итте... – Ул тагын да бик мөһим бер нәрсә әйтергә теләгән кебек күренсә дә, артык җәелеп тормады. – Иң яраткан һәм нәселдән килгән эшем металл кырдыру – токарь иде. Тимерче, димәк. Минем әткәй мәрхүм дә гомер буе токарь булып эшләде. Без икебез дә – мактанып куйыйм әле – атказанган токарьлар. Әткәй шуңа өстәп, Рәсәй Федерациясенең атказанган металлургы да иде. Мин – металл эшкәртү буенча фән кандидаты...
Мин шаклар каттым. Кемнәр генә юк бу безнең татар милләтендә!
Карлыккан тавыш белән бүлмә аша сеңдереп кенә сөйләгән һәм һәр сүзе саен мине таң калдырган Ринатны инде якыннан күрмичә түзә алмый идем. Миңа ишеткәннәремә ышанырга кирәк иде. Таянып килгән таягымны да оныта язып, кухняга кергәнемне сизми дә калдым. Тәлинкәләре белән табын корып азапланган хуҗа:
– Әйе, бирегә чыгыгыз, әлбәттә. Нәрсә безгә бүрәнә аша бүре куарга? – диде ул язучыларга биргесез әдәби тел белән. – Миңа байтак кына техник әдәбият махсус подписка буенча килә...
Әйе, минем алдымда әле генә танышкан замандашым, токарь һәм, әйтүенчә, техник фәннәр кандидаты Ринат Галикәев (фамилиясен соңрак ачыкладым), янбалит арбасында хәрәкәтсез аякларын яшькелт тукыма белән каплаган килеш, үзенең токарь булып эшләвен раслап утыра һәм нәзек кенә түгәрәк телемнәр итеп, яшелчә туравын тәмамлап, өстәлгә чәй тәм-томнары тезүен дәвам итә иде. Бу чынлап та баһадир гәүдәле кеше булгандыр дип уйлап куйдым. Мин аны ике аяксыз, димәк... (бу сүзне язар алдыннан эчке кичерешләремнән гәүдәм сискәнеп куйгандай итте) ярты гәүдәсез итеп күз алдына китерергә тырыштым. Булдыра алмадым. Ни гаҗәп, аның чәче, киң генә итеп калдырган мыегы кара, ә кашлары ап-ак иде.
Килгәч-килгәч, мондый көтелмәгән хәлгә тарыгач-тарыгач, нишләргә? Минем төп сорауларымның берсен бирмичә кала алмый идем:
– Гафу итегез, бәлки, мәгънәсезлектер... сез бу хәлдә ничек... токарь булып эшли аласыз?
Ул кеткелдәп көлде.
– Кырдыру станогы артында басып эшләү – мотлак шарт түгел. Мин компьютер белән утырып идарә итәм. Арбамда утырган килеш тиешле позицияне алам, кискечне урнаштырам, кырдыру яссылыгын градуслар аша ачыклыйм һәм эшкә башлыйм. Кызык ул! Мавыктыргыч ул!..
Ул мине чәйгә кыстый башлады. Кешене борчырга һич кенә теләмәсәм дә, алга куелган ризыктан авыз итмичә булмады. Берүк вакытта мин сиздермичә генә сәгатемә дә күз йөгертеп ала идем: кешене ялыктыра күрмим! Чакырылмаган кунакның вакыты – күп дигәндә бер сәгать!
Бүлмәне мәтрүшкә белән бергә төнәтелгән һинд чәе исе баскан иде. Шуны сизенеп булса кирәк, ул:

– Икесен кушып эчсәм, рәхәт булып китә... – дип өстәде. – Тәмләп карагыз әле!..
Чәй чынлап та искиткеч тәмле һәм хуш исле иде.
Мин аның кулларының металл кырганда да, чәй пешергәндә дә оста һәм шифалы булуларының серен аңладым шикелле. Ул саф мәхәббәттән яратылган һәм үзе дә мәхәббәтле кеше иде.
Чәй белән мавыгып, сорауларым хакында да онытмый идем. Биреп өлгерергә кирәк! Хәзер хатыны кайтып, сүз икенчегә борылып китсә... Уңайлы форсат шәйләп, аңа иң төп сорауны ачыктан-ачык бирергә булдым:
– Сез, Ринат туган, махсус белем алып, капремонт кебек искиткеч авыр, пычрак эштә эшләгәч, димәк, тумыштан ук аяксыз булмагансыз?
– Ю-у-у-к, – дип көлемсерәп куйды ул, миңа турыдан юл ярганым өчен үпкәләү дигән тойгының кәтрәсенә дә шик калдырмыйча. – Торбалар күтәрүдән тыш, мин әле штанга күтәрү белән дә шөгыльләнә идем. Бер тапкыр урта авырлыкта Чаллы чемпионы да булырга туры килде...
– Ә кайда аяксыз калдыгыз?
– Әфганда.
– Анда булгансыз шул. Әйттегез.
– Ике елга якын. «Батырлык өчен» медален шунда тапшырдылар да,
комиссия үткәреп, туган якка кайтардылар. Гамәлдә мин, соңыннан аңлавымча, Әфганстанда ук аяксыз калган булганмын...
– Авырга туры килсә, сөйләмәсәгез дә... – дидем мин, ярты сүземдә аның хәленә керергә тырышып. – Мин сезнең кебек кеше белән беренче тапкыр очрашам. Форсатны ычкындырмыйча, кыскача гына сөйләсәгез, мин бик шат булыр идем, әлбәттә...
– Нәрсәсен сөйлисең инде аның? – диде ул, хәтеренә төшерергә тырышып. – Әфган... Андагы тауларда һава торышы утыз градус эсселектән утыз градус салкынга күчә дисәң дә, хак булыр. Мондый салкын җелеккә үтеп кенә калмый, күктән ишелеп төшкән сыкы белән кушылып калтырата, дерелдәтә башлый. Шулай итеп, ул маляриягә юл ача... Аннан, тәнгә кадалып, туктаусыз кычыта- кашындыра торган тау бете газаплый...
Хәтердә, 1985 елның 13 сентябре иде. Газни провинциясенең Мусахейль дигән кышлагында без «душманнар»ның камалышына эләктек. Шунда бик каты өшергә туры килде. Әфганнар – менә дигән сугышчылар. Алар белән юк-бар селәгәйләр сугыша алмый. Без минада шартлап, камалышта калдык, алар белән бер атна буе сугыштык. Мин КамАЗга көйләнгән зенит корылмасы командиры идем. Яраландым. «Душманнар»ның автомат чираты тездән астагы өлешемне чәрдәкләде. Кыялар арасындагы бозлавыкта үзебезнекеләрне көтеп, бик озак ятканмын. Шулчак аяк буыннарыма, билемә салкын тидергәнмен. Аякларым күпереп шеште. Кызганычка, безнең ашарга консерва, эчәргә су да бетте. Ипи бетте. Отделениедәге унике кешедән дүртебез һәлак булды. Инде хәрби кирәк- ярак белән бергә үзебез дә бетәргә дип торганда, безне һава десанты коткарды. Без сезнең белән кибет кассасы каршында таныша алмаган булыр идек...
Мин аны ничек кенә дә күбрәк сөйләтергә теләсәм дә, теңкәсенә тия алмый идем. Сугыш темасын ул шушында түгәрәкләде дә тормышының аннан соңрак булган сәхифәләренә күчте.
– Армиядән кайткач, мин яңадан капремонт эшенә – балчык-ләм эченә кереп баттым. Андагы салкын юеш үзәккә төште – бер өч ел үтте микән, юк микән, Әфган үзен искә төшерде – өшегән аякларымның буыннары борчый башлады. Маляриядән сәер күренеш: аякларым бер агара, бер күгәрә иде. Ул гынамы, гәүдәмне шеш басты. Төшендем: бу минем Брежнев бүләк иткән Әфганнан алып кайткан язмышым иде. Югары температурага каршы мин кабул итмәгән уколлар, дарулар калмады. Нинди генә экспериментлар үткәрмәделәр. Ләкин берсе дә ярдәм итмәде. Ахырда табиблар антибиотикларны туктаттылар. Аякларым икесе берьюлы череп, миндә гангренаның соңгы, иң куркыныч стадиясе икәнлеге ачыкланды. Ампутация дигән нәрсә мөмкин түгел иде. Аякларымнан яздым. Түшәмдәге сүнеп барган йолдызларга яшь аша инәлеп, миңа аларны бот төбеннән кистерергә туры килде... Әйткәндәй, минем ике бертуган аягым Әфганда бәлагә тарыган булса да, монда, туган җиремдә җирләнделәр... – Ул авыз чите белән көлемсерәп куйды. – Шулай итеп, тагын биш ел үтте. Инде үзем дә «капремонтта» яткач, иске эшемнән китәргә һәм ата-бабам нәселе ризык тапкан белгечлеккә – металл кыру, токарьлыкка кайтырга туры килде. Һич үкенмим, мин ул һөнәрдә бары тик кырмысканы гына дагалый алмыймдыр... Шулай да, «өметсез – шайтан» ди, бәлки, анысына да ирешермен әле!
Ул барысыннан бушангандай, иркенәеп көлеп җибәрде. Бүлмәдәге караңгылы сүрән һава яктырып киткәндәй булды...
– Сез туган телебезне үтрически яхшы беләсез, – дидем мин, урыстан яратылган ясалма сүз кулланып. – Татарча укыдыгызмыни?
– Юк. Урысча.
Мин очкылыгым тотып, телсез калдым. Ничек?
– Туган тел... туган телне онытыр өчен генә урысча укып булмый бит
әле... – диде ул бу хакта күп уйланган зыялы кыяфәте белән. – Кешенең туган телендә сөйләшмәвен «Мин урысча укыдым бит», дип аңлатырга маташуы – ахмаклык. Миңа килгәндә, мин бик укымышлы гаиләдә үстем. Әткәй металл буенча белгеч булса да, телендә чит сүзләр үрчетми иде... Белемле имамы булмагач, үз белгәне белән авыл мулласы вазифасын да башкарып азапланды. – Техник китаплар белән дыңгычлап тутырылган фатирда, ике аяксыз, арбада, өстенә тукыма ябылган килеш утырган чын «технарь»нең саф әдәби «үрчетми иде, азапланды» кебек сүзләр кулланып сөйләшүе минем өчен бик татлы һәм тапкыр яңгырады. – Әбием, безнең яклар теле белән әйтсәк, картинәм, шулай ук үзенчә абыстай вазифаларын башкарды, мәрхүмә. Ул бик оста мөнәҗәтче иде... шушы телем белән мин аңа бурычлы. Мин сезгә аның бер-ике мөнәҗәтен көйләп күрсәтимме?
– Сорап торасыз! Мөнәҗәт – ул бит онытылмый торган моңлы вәгазь... хәдисләр...
– Әйе, шулай дип тә әйтергә мөмкин. Минемчә, мөнәҗәт – татар- мөселманның моңлы мәкаме белән гасырларны тишеп чыга ала торган угы, сөңгесе... Менә сез аның берсен тыңлап карагыз әле...
Ул тамак төбен кырып, моңнарын капшагандай итте һәм бик матур тавыш белән көйләп тә җибәрде:
Торып сәхраларга чыксам, Ничә төрле агач күрсәм, Дүнеп, катларына барсам, Хәбәр сорыйм мин алардин... Яфраклары – гомерләрем, Ботаклары – туганнарым, Минем күптер моңым-зарым, Ерак булдым бән алардин... Мөнәҗәтче туктаса да, аның моңлы зыңы һаман асылынып тора иде әле. – Искиткеч! Искиткеч!..
Мин аяксыз кеше даирәсендә утырганымны, өч аяклылар патшалыгында
яшәгәнемне оныткан идем.
– Мөнәҗәтләр үткәнгә кайтара... – диде Ринат кардәшем. – Юккамыни
гасырларны тишеп чыккан ул? Карагыз әле, минем үземә дә рәхәт булып китте... Бу җәүһәрләрне көйләп ишеттерер кешеләр дә сирәк бит хәзер... Безне касса каршында юкка очраштырмаган Аллаһы Тәгалә!..
– Сез тагын берәр мөнәҗәт әйтә алмассызмы? Әйдәгез, булгач-булгач, парлы булсын сандугач...
Аның йөзе караңгыланып шәүләләнде. Күзләреннән ниндидер яңгырлы болытлар, кичерешле вакыйгалар үткәндәй булды. Һәм ул тагын да көйләп җибәрде:
Бу бинадин биек улуб, күкләргә чыкмыш башың. Абау, Аллаһ, уф, Аллаһ, татар ханнары кайда? Татар ханнарын уйласам, була башым дивана. Мин беләм белдермәсәң дә, агадыр кансыз яшең. Абау, Аллаһ, уф, Аллаһ, татар ханнары кайда? Татар ханнарын уйласам, була башым дивана...
Безне бүлдереп, ишек ачылган тавыш саркылды.
– Хатын кайтты! Сез кузгалмагыз.
Бу минем өчен ихластан да китәргә вакыт дигән хәбәр иде.
Урынымнан күтәрелеп, хушлаша башладым.
– Юк, кая барасыз? Мин кайтып кергәч кенә? Килешмәгәнне! – диде чәчкә
аткан көнбагыш шикелле ачык хатын. – Утырыгыз, җибәрмим!
Мин чигенә-чигенә, ишек катына киттем һәм анда почмакка сөялеп, шымып
калган таягымны, азык-төлек салынган әйберемне капшый башладым.
– Сез гафу итегез... мине өйдә югалтканнардыр... – дидем мин, бу искиткеч мәгънәле очрашу өчен куаныч белдереп. – Ринат кардәшем, мондый сирәк минутлар бүләк иткәнегез өчен мин сезгә бик тә рәхмәтле. Рөхсәт итсәгез,
сезнең адресны язып, яңадан да очраша алган булыр идек...
Бәгырем тирәнлекләрен актарган яңа танышымның адресын һәм телефонын
күчереп алып, хуҗалар белән хушлаштым.
«Шушы милләт үлә аламы? Шушы милләт юкка чыгарга тиешме?» –
дип кабатладым мин туктаусыз урамга чыккач, өч аягым белән асфальттан шыкылдап.

 

"КУ" 5, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев