Логотип Казан Утлары
"Шифалы куллар" бәйгесе

Ничек сезгә рәхмәт белдерергә?!

Өметләрен җуйган кеше була...

Ничек сезгә рәхмәт белдерергә?!

Әйтер сүзем ничек җиткерим?

Эшегез дә сезнең бик катлаулы -

Бу хезмәттә сабырлык телим.

Сез көн саен авырулар белән:

Чиргә каршы көрәш, бәрелеш.

Җиңү яулау – сезнең куйган максат,

Алга бару – сезнең юнәлеш.

Өметләрен җуйган кеше була –

Сез аларга олы юаныч.

Сәламәтлек какшап, канат сынса,

Сезнең ярдәм безгә куаныч.

Нинди сүзләр белән белдерергә

Чын күңелдән килгән теләкне?

Аңлатырлык сүзләр табырмынмы

Сезнең безгә ничек кирәкне!

 

Әминә Атлас, Казан шәһәре 177 лицейның 6 Г сыйныф укучысы

фото: авторныкы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев