Логотип Казан Утлары
"Шифалы куллар" бәйгесе

Монда бары ап-ак төс кенә...

Монда бары ап-ак төс кенә... Монда бары ап-ак күңелләр. Монда бары чын йөз, чын куллар, Ул куллардан гөлләр түгелә.

Монда бары ап-ак төс кенә...

Монда бары ап-ак күңелләр.

Монда бары чын йөз, чын куллар,

Ул куллардан гөлләр түгелә.

 

Иң югары нота – гомердер,

Кеше гомере уен түгел лә.

Чын табибның йөрәген ярып,

Кара канлы яшьләр түгелә.

 

Монда бары искиткеч хезмәт,

Көн дә, төн дә аяк өстендә.

Авыр диеп үзен аямый,

Йөз авыру сөйли йөз телдә.

 

Агуланган, янган, имгәнгән

Йөрәк аша үтә барчасы.

Нинди була икән бу диеп,

Йөрәгеңне килә ачасы.

 

Монда бары ап-ак чәчәкләр,

Ак халатлы  ап-ак чәчәкләр.

Изге, йомшак, шифалы куллар,

Шәфкатьлелек нуры чәчәләр.

 

Галиева Айзилә,

Аксубай муниципаль районы «В.Г.Тимирясов исемендәге

Аксубай беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең

7 нче сыйныф укучысы

 

фото: pixabay.com

Теги: бәйге шифалы куллар

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев