Миңҗамал (булган хәл)

Чын барлыктан чыгып язылган күпертмичә, үзгәртелмичә, булган хәл

Кешелек дөньясында, тарихыбызда ни кадәр түземле, сабыр, үз гомерләрен кызганмыйча ут эченә ярдәмгә атылган ир йөрәкле хатын-кызларыбыз булган. Шуларның берсе – Кече-Елгага килен булып төшкән шәфкать туташы Дүртөйле кызы Миңҗамал апа турында булыр бу язмам.

Гарифулла белән Бибиҗамалның төпчек кызлары Миңҗамал сыйныфташлары белән котырыша-котырыша мәктәптән кайтып киләләр. Юлы да ерак мәктәп 5 чакырым ераклыкта урнашкан Гаделша авылында. Чытыр суык, аякта төпсез итек. Әле ярый өстә фуфайкансын Бибиҗамал яңаны юнәлтте. Йомырка саткан акчага Чистай базарыннан кызга яңа фуфайка алдылар. Әй, Миңҗамалның ул көнне сөенгәне. Фуфайкасын киеп бөтен күрше-тирәгә кереп чыкты инде! Күрше-тирә фуфайка кесәсен тутырды бугай, яңа киемне котлап.

Бозлы кар аяк бармакларын четердәтеп өшетә. Елы да быел бик салкын килде. Җәендә үк чамалаган икән Гарифулла. “Әнкәсе, быел кыш бик салкын булырга охшаган. Өй каршындагы миләшнең бу кадәр уңыш биргәне юк иде. Борынгылар миләш уңса, кыш бик салкын килер, дигәннәр И, карчык, шушы миләшебәз теге елларда ачлыктан алып калды шул,” - дигән иде.

Кыш буе киптереп чәен эчтек, өшегән миләштән әнкәй нәрсә генә пешерми иде дип сөйләнә-сөйләнә ишек алдына чыкты.

Кызлар туктап бер-берсенең аякларын уалар да, сабыйлыклары белән онытылып котырыша-шаярыша чабалар.

Күрше егете Якуп Миңҗамал белән абыйлы-сеңелле кебек устеләр. Кызның флягасын салып чана тартып суга киткәнен курсә дә, бозга каткан чанасын өстөрәргә булышты. Мәктәптән кайтканда да бер-берсен көтеп бергә атладылар. Якуп ишле гаиләдән. Ачлы-туклы көннәре бик еш була. Миңҗамалларның морҗаларыннан чыккан тәмле кабартма исе, башларны әйләндереп ашказанын тырнаган көннәре була иде Якупның. Андый вакытларда берәр сәбәп табып Миңҗамалларга кергән чаклар еш булса да, малайны Бибиҗамал абыстай кабартмасы белән сыйлап чыгармый калмый.

Бергә урамда чабулар, уйнаулар балачак дуслык көтмәгәндә мәхәббәткә әйләнде дә куйды. Авыл егетләренең купләрнең башын әйләндерерлек чибәр иде шул, зәп-зәңгәр кузле, калын толымлы Миңҗамал.

Үсә төшкәч, егет белән кыз кичке уеннарга да чыга башладылар. Кичләрен егетләр-кызлар Дуртөйленең җәелеп яткан инеш буена төшеп утыра торган булдылар. Андагы гармун, җыр биюләр, уеннар аларның мәхәббәтен тагында көчәетте, җилкетте генә. Егетләр-кызлар шушы инеш буенда сөюләрен аңлаттылар, бер-берсенә вәгдәләр бирештеләр. Якуп озак кына Миңҗамалга карап торды да: “Миңҗамал, сине Чистайга укырга китә дигән сүз йөри авылда дөресме?” – дип сорап куйды. “Алдагысын ала карга белсен,” - дип шаяртты да кыз сүзне икенчегә бормакчы иде. Якуп кызның кулыннан тотты да: "Юк, Миңҗамал әйт дөресен, мине калдырып китәсеңме?" – "Калдырып китмим, алып китәм мин сине, Якуп".

– Их, китер идем дә шул, мин төпчек малай, әти-әнине калдырып берничек тә китә алмыйм.

Миңҗамалның әнисе яшьтән үк саулыкка туймады, хатынының еш авыруын курепме Гарифулла кызын врачлыкка укытасы килде.

Гарифулла узенекен итте, кызын Чистайга врач-акушер булегенә укырга илтте. Миңҗамал русчасын да бик шәп сукалагангадыр укуыннан зарланмады, яхшы укыды. Атна саен сөегәне янына, әти-әнисе янына чапты. Дурт ел сизелми дә үтеп китте. Авылга кайтып эшкә урнашам, дип сөенеп йөргәндә, бер генә дә уйламаганда кызны училище директоры булмәсенә чакыртып алды. Кыз нәрсәгәдер куркынып, шомланып кына ишекне ачты. Дурт ел буе, кырыс, усал итеп кургән директор бүген бик йомшак кына итеп: “Утыр сеңлем,” – диеп янәшәдән урын курсәтте. Бүлмәдә тагын бер таныш түгел хатын-кыз.

– Миңҗамал, сине сеңлем Лаеш районына җибәрәбез. Әти-әниең белән кайтып сөйләш. Менә бу Лаештан килгән баш врач булыр диеп булмәдәге хатын белән таныштырды.

Кыз ничек бүлмәдән чыгып киткәнен дә, ничек өйгә кайтып җиткәнен дә аңламады. Башта төрле уйлар. Өч көнгә әнисенең апаларына кунакка, утырмага барганда да сагынып елап кайткан кыз, сөйгәне Якубны, әти-әнисен калдырып ничек итеп бер дә белмәгән чит-ят районга барып эшләр инде?

Әтисе:

– Ярар кызым ризыгың шундадыр, бер дә юкка хафаланма! Чистай белән Лаеш арасы ерак түгел! – диеп юаткач кына эченә җиңеллек керде.

1940 нчы елның җәендә зәп-зәңгәр күзле, чәч толымын үреп бер иңенә салган, ябык кына, кулына бәләкәй генә чемодан тоткан кыз Лаеш районының Кече-Елга авылына килеп керә. Авылга яңа врач килгән дигән хәбәр авылның бер башыннан икенче башына бик тиз тарала. Ул елны авылга яңа укытучы кызлар да килә. Авылда яңа эшкә килгән укытучы кызларны авыл хуҗалыгы җирлеге башлыгы ялгыз әбиләргә урнаштыра. Кече-Елгага яңа укытучы кыз, Лира исемле керәшен кызын Асылбикә апаларга фатирга кертсәләр, Миңҗамалны авыл уртасында торган Кәмәлетдиннәргә урнаштыралар. Кыз да яңа гаиләгә тиз ияләшсә, Кәмәлетдин белән Мәчтүрә апа да кызны бик яратып үз итәләр.

1941 нче ел 22 нче июнь таңы. Сызылып таң атып килә. Бар халык тирән йокыда. Бары тик авылыбызны икегә бүлеп аккан инеш буенда талга кунган сандугач сузып-сузып әллә нинди узәк өзгеч тавыш белән шомлы итеп сайрый. Кыз тукталып калды да кошчыкка карап: “Әй сандугач ник болай сайрыйсың? Парың югалттыңмы әллә, ” – диеп уйларга бирелеп озак карап торды.

Миңҗамалның төн-озын авыл башында авыр хәлдә яткан Нәфисә яныннан кайтып килеше иде. Нәфисә белән Рәхимҗаннар өе түбән очта ферма буенда торалар. Туңып, кызышып, калтыранган үлем белән көрәшеп яткан Нәфисәгә Миңҗамал кулыннан килгәнчә булышты. Тик кызганыч үлемне җиңеп булмады. Таң атыр алдыннан авыл манарасында моңлы итеп Хәсән мулла азан сузганда Нәфисә дүрт баласын, ирен ятим калдырып соңгы сулышын алды.

Миңҗамал Нәфисәнең үлемендә узен гаепләгән кебек, үз-үзен битәрләде, йөрәге әрнеде, сыкранды. Тал очында сайрап утырган кошка да ул бүген ачулы иде. Йөрәгемне бозып сайрама әле дип кычкырасы, кош оясын туздырасы килде. Кызның башында гел үкенечле уй. Ичмасам район хастәханәсенә тотып кына җибәрергә авылда машинасы да юк бит, ат белән җибәргән булса, юлда ул-бу булса тагын да куркынычрак булыр иде. Башта мең сорау, җавап кына табып булмый. Кыз әкрен генә инеш басмасыннан атлады.

Табигать тып-тын, әйтерсең лә кәдер кичәсе, агач яфраклары да селкенми, ә зәп-зәңгәр күк йөзендә тып-тын гына бер-берсен этешә-этешә ак болытлар йөзә. Инешне уртага бүлгән куркыныч, тар басмада куркытмады аны бүген. Ә сандугач өздерепме өздерә!

Тукта әле сандугач, өзмә әле үзәкне! Их, Нәфисәне да үлемнән алып кала алмагач, мин нинди врач инде? - диеп башын күтәреп кошка карады.

Эчемне пошырма әле, болай да уземне кая куярга белмим дип кычкырып җибәруен сизми дә калды кыз.

Өйгә кайтып башын мендәргә генә куйды. Инде ничә төн йокы күрмәгән кыз татлы йокыга чумды. Шул ике-өч сәгать арасында әллә нинди шомлы төшләр күреп тиргә батып саташып уянды кыз. Әкерен генә торды. Нәфисәне бүген җирләрләрме икән? Нәфисә үлемен дә әле авыл халкы ишетеп бетермәгәндер...

Печән өсте ир-егетләр төнлә уяу торып печән әзерли, ашлык суга, кибән әйләндерә. Көннәр дә бик кыздыра, әллә нәрсәүзе җиләс, үзе әче челлә кыздырыпмы-кыздыра. Языннан үк яңгыры да юнләп булганы юк.

Елдан артык вакыт кыз, көндә авыл халкына йорттан-йортка кереп хәл – әхвәл сорашып йөри торган булды.

Миңҗамал киенеп-ясанды да мед пунктка менеп китте. Урам буп-буш, бала-чага хәттә этләр дә күренми. Гуя дөньясы тынлыкка батканмы әллә? Кызның күңеле кителгәнме, җаны нигәдер уйнады. Авыл идәрә җирлегеннән Аксак Хатибы, Мөксин Вәгыйзе кызны чакырып кечкенә генә бүлмә бирделәр. Миңҗамал гел шул бүлмәдә булды. Авыл халкы бик яратты кызны. Син өйгә килеп керсәң безнең урамда аерым кояш чыга, урын өстендә авырып яткан Махисәрвәр дә сикереп тора дип шаярта Бахаутдин карт.

Кыз буш арада көн дә менеп юа, җыя. Авыл хатыннары да җыеналышып менеп ике-өч көн булыштылар. Районнан төрле язмалар, плакатлар алып кайтып ябыштырды. Озак кына утырып узенең эшенә үзе сокланып карап утырды. Хозурланырлык та шул, нинди куркыныч сарай кебек бүлмәдән, курчак өе ясап чыгардылар бит. Миңҗамал әкрен генә торды да радио төймәсенә килеп басты. Радиодан хәбәр бирделәр. Тыңлагыз! Тыңлагыз! Мәскәү тапшыруы! Бүген төнлә немец гаскәрләре илебез чиген үтеп, Советлар Союзына сугыш ачтылар! Сугыш... Сугыш...

Бер мәлне катып калгандай булды кыз. Башлары әйләнеп киткәндәй үз-үзенә: “Сугыш! Сугыш! Сугыш!” - диеп кабатлады.

Урамга йөгереп чыкты. Урамда ник бер җан иясе күренсен? Ары чапты, бире чапты кыз. Ир-атлар басуда. Ә инде өйдә калган хатыннар русчаларын белмәсәләр дә, война, война дигән шомлы сүзне бик тиз арада аңлап алдылар. Миңҗамал урам буелап чапканда берәм-берәм, йөртта калган хатыннар елашып клуб ягына таба агылдылар. - Минҗамал! Минҗамал! Син ишеттенме? Дөрес хәлме бу? Сугыш диләр! Без русча аңламыйбыз,сугыш башланган диләрме?

- Әй, апайларым дөрес шул сугыш башланган. Сугыш! Илебез күгенә явыз Герман халкы сугыш ачкан!

Шул җыелган халыкка ияреп Миңҗамал да басу капкасы ягына, ир-атлар янына чапты.

Басуда ирләр белән беррәттән балалар да кибән әйләндереп йөриләр. Сигез-тугыз яшьлек балалар зурлар ял иткәндә атышлы, сугыш уены уйныйлар. Кулдан ясалган агач мылтыклар белән тыр-тыр итеп оелгән печән кибәне арасыннан бер-берсенә атышалар. Олы абзыйлар өйлә ашы ашарга утырдылар. Бар да үзләренең өйдән алып килгән төенчекләрен ачып тәмләп кенә ашый башладылар. Үзләре малайларның әүмәкләшеп сугышканына карап көлешәләр.

Арада бер абзый: “Балалар сугышлы уены уйнарга ярамый, сугыш чакыру дигән суз, илдә сугыш булыр!” дип әйтеп куйды. Сәмигулла кечкенә -малай, абзый янына килеп шаярып абзыйның башына мылтык белән терәп, тырррр итеп атты. Абзый янәсе улгән егылган булды да малайның аягыннан эләктереп алды.

- Әхәәә, менә син малай тоткынга эләктең! - дип кибән астына эткәли башладылар. Олылар да балалар белән бергә кызык табып өелешеп котырышып алдылар. Балаларның уеннары аларга да кызык тоелды бугай.

Күп тә үтмәде басу капкасыннан кара болыттай бер төркем халык күренде. Олылар ашап утырган табын артыннан шомланып торып бастылар. Ни галәмәт бу, ут-күз чыккан дисәң, авыл ягыннан ут, төтен күренми дип бер-берсенә карашып гаҗәпләнеп калдылар. Кайсы елый, кайсы инде елап шешенеп беткән бер төркем хатын-кыз абзардан качкан, сарык көтүдәй дәррәү килеп басу капкасына килеп җиттеләр.

Сугыш башланган! Сугыш! Сугыш! Явыз Герман сугыш башлаган!

Шул арада малай-шалайлар салам көртләре астыннан чыктылар да кычкырыша-кычкырыша шатлана башладылар. Урра! Сугыш башланган! Урра! Урра! Безгә әтиләребез чын мылтыклар, солдат киемнәре алып кайталар! Урра!

Әниләр, апалар елауларыннан туктап, ә ир-атлар балалар шатланганына карап шаккаттылар!

- Әй, балалар, сугышның нәрсә икәнен белмисез шул сез! Сугыш афәтенең җир йөзенә күпме кайгы-хәсрәт китергәнен аңласагыз, - дип кечкенә сабый Борханның башыннан килеп сыйпады Миңҗамал.

Шаярышкан бала-чага әниләренең елауына куркынып, шүрләп калгандай булдылар.

Бикмулла, Сәмигулла, Борхан, Кәрим, Садеретдиннәр кичен күпер төбенә җыеналышып гапләшә башладылар. Садеретдин малайлардан 2-3 яшькә олырак булса да әле сугышның кан кою икәнен төшенеп бетми иде. “Менә әтиләребәз сугышка китәләр дә чып-чын мылтыклар алып кайталар”.

Тыррр,тырррр, тырррр дип бер-берсенә төрткәләшеп куллары белән ата да башладылар.

Иртән ир-егетләрне авыл үз идәрә җирлегенә чакырттылар. Районнан военкоматтан килгән абыйлар авыл халкын, ир-атларны барлый башладылар.

Бала-чага күпер башыннан гына авылга килгән Лаеш абыйларын күзәтәләр. “Әй, малайлар, малайлар, солдат киемнәре бигрәк матур! Безнең әтиләргә дә шундый кием бирерләрме икән?” - дип кычкырып җибәрде кечкенә Борхан. Бала-чагалар ул көнне өйләренә кайтып яткач та тиз генә йокыга китә алмадылар. Хыялланып, дулкынланып әти-әниләренең сөйләшкәннәрен мич арасындагы сәкедә йоклаганга сабышып тыңлап яттылар. Әти-әниләр елашып сөйләгәндә генә сугыш нинди кайгы икәнен аңладылар бугай...

Таң беленер-беленмәс авыл ирләрен сугышка озаттылар. Авыл өсте тып-тын, ялангач калган агач кебек, сары көздәй сагышлы моңсу булып калды. Хәттә әби, әниләр дә пышылдап кына сөйләшә торган булдылар. Ике-өч ай үттеме икән, авылга көнаралаш районнан кайгылы хәбәрләр килә башлады. Кемнеңдер әтисе үлгән, кара өчпочмаклы хатлар, кемнәргәдер сугышка чакыру хатлары...

Үлгән Нәфисәнең ире Рәхимҗанны да сугышка алдылар. Дүрт ятим бала бар дип тә тормадылар. Рәхимҗан военкомның аяк астына ятып елап, тилмереп сораса да, дүрт баланың ятим каласын аңлатса да, ирнең ялваруына колак та салучы булмады. Балаларын Нотфулла, Кәримулла, Хәкимулла, Хафизулланы военкоматтан ике абзый килеп Казанга балалар йортына илттеләр. Балалар йортында билгеле дүрт баланы аералар. Алты яшьлек Хәкимулла белән , өч яшьлек Хафизулланы башка шәһәргә җибәрәләр. Шулай итеп сабыйлар бер –берсен югалталар.

Язмыш балаларны Кече-Елгага кайтармаса да балалар картайган көннәрендә бер-берсен эзләп табалар. Олы малай Нотфулланы язмыш җилләре Буа районына илтеп ташласа, Кәримулла белән Хәкимулла Казанда гомер итәләр. Кәримулла Казан вертолёт заводында эшләп лаеклы ялга чыга. Ә төпчек Хафизулланың гына гомере кыска булды шул. Солдат хезмәтен үтәгәндә, парашюттан сикереп купол ачылмый кала һәм халәкәткә очрый. Егетләргә туган нигезләренә кайтырга насыйп булмый.

Көннәр көзгә авышкач, Миңҗамалга да килә чакыру хаты. Миңҗамал кулы сызлавына чыдый алмыйча, бүрәнә кебек шешкән кулын кая куярга белми төн озын сызланып чыкты. Эчмәгән дару, кадамаган укол калмады. Уң кулының бармаклары шешенеп, тишелеп үлекләр ага башлады. Бүген эшкә дә бара алмасмын инде, урын өстендә яткан авыруларымны гына барлап кайтыйм дип медпунктка менеп китте. Медпункт янында ике таныш булмаган абзый белән кулына чакыру кәгазе тотып, йөзе сөрлеккән, борчулы караш белән Хатыйп каршы алды кызны.

- И, кызый синең дә башыңа җиттеләр ахры, сине дә бездән аерып алып китәләр инде, - дип бик моңсу гына караш ташлап, кызның кулына военкомат чакыру кәгазен сузды. Юк, юк Хатыйп абзый бу кулым белән кемгә хәҗәт мин, кем сугышка алсын мине? Минем үземә ярдәм кирәк әле дип шаяртып куйды да кыз авылда урын өстендә яткан өч авыруын карарга менеп китте. Шулай да күңелне нәрсәдер кытыклый, бер авыруым авыр хәлдә мин районга чыгып киткәч авыраймасын тагын дип югары очта торган Габдрахман картларга менеп китте. Габдрахман картның читәннән үрелгән капкасын ачып ызбага таба атлаганда өй эченнән, өй ишеген ачып хатыны Сабирә әби килеп чыкты. Миңҗамалны күреп: ”Эй, кызым китте инде бабаң, китте, бөтенләйгә китте” дия-дия өй эченә кире атлады. Сандык төбеннән җитеннән тукыган яулыгын алып “Әй, картым бәхилләрдән генә бул инде” дип, сөйләнә-сөйләнә күзләрен йомдырып битенә яулыкны ябып куйды. Кичә кичен рәхәтләнеп сөйләшеп утырган Габдрахман карт Бүген күзләрен мәңгелеккә йомды.

Әй, адәм баласы, яшисең, яшисең дә шулай барын да калдырып бәхилләшми дә китеп барасың. Габдрахман картның да өч малае сугышта калды. Олы малаеннан күптәннән бирле хәбәр дә юк. Кече малаеның Миңҗамалга күз атып йөргәнен белә иде картлар. Шуңа да, кызны бик якын итеп, яраттылар. Кай ара Сабира коймак пешерсә дә, әллә нинди йомышлар табып кызны коймак ашарга чакыралар иде.

Миңҗамал чакыру кагәзен тотып өйенә кайтты. Әле күңеле һаман ышанмый иде. Камалетдин карт белән Мәчтурә абыстай кайгырсалар да, Әй Аллахы боерса сине Лаештан үк кире борачаклар, мондый шешкән кул белән алмаслар, дип карт белән карчык узләрен дә, кызны да юаттылар. Кыз үзенең сызлаган кулын да тоймас булды. Кулының шешкәненә, сызлаганына сөенгән кебек, кулын чишеп бармакларына карап торды да, хәзер үк военкоматка барып кулымны күрсәтим. Бу яралы кул белән сугышка алмаслар дип тагын үз-үзен юатып районга барырга әзерләнә башлады. Сугышка барырга кирәклеген дә яхшы аңлый кыз. Үзенең сугыштагы яралыларга кирәклегенә дә төшенә. Шулай да Чистайга кайтып әти-әнисе, туганнары белән күптәннән күрешмәгәнен, сагынганын, сагышларын баса алмый. Сөйгәне Якупны да сугышка озата алмый калды. Якуп сугыш кырына кереп ярты ел да йөрми авылга өчпочмаклы кара, кайгылы хат килеп төшә. Кыз сөйгәнен беренче мәхәббәтен шулай тиз югалтуны бик авыр кичерде. Шуңа да сугышка үз теләге белән барып, барысыннан да үч аласы килде батыр йөрәкле кызның. Яралы солдатларга булышырга кирәклеген аңлый, сугыштан качмый кыз, бары тик, бу кадәр тизлек белән түгел. Дүртөйлегә кайтып туганнары белән очрашасы гына килде кызның. Дүртөйленең Якубы белән йөргән сукмакларда, инеш буйларына төшеп икесе генә утырган таллык төбендә утырасы, икесе генә белгән болыннарында чәчкәләр җыясы, әнисе-әтисе белән төннәр озын сөйләшеп, серләшеп утырасы гына килгән иде.

Кызга ваенкаматтан чакыру кагәзе килгәнен ишетеп, шул ара Мәчтурәләргә курше Рәбига, Хәдичәләр кереп җиткән.

– Эй, Миңҗамал рәхәтләнгән идек сиңа, яхшы кешене күп тотмаслар, – дип сизенеп йөргән идек дип елап үк җибәрделәр.

– Әй, кызлар нәрсәгә балавыз сыгасыз? Явыз дошманны җиңеп, бөтен авыл егетен җыйнап кайтып керермен әле, Алла боерса, – дип шаяртып алды кыз.

Минҗамал тиз генә киенде дә, авыл сәвите янында торган җигүле атка чыгып утырды. Җигүле ат Полянкага килеп җиткәч кыз Чистай юлына борылып карады. Кызның күзләренә мөлдерәмә яшьләр тулды. Их, ара да ерак түгел, ике генә сәгаткә булса да туган авылыма кайтып килергә иде...

Ат Имәнкискәдән туры гына Лаешка элдерде. Военкоматка килеп кергәндә, ишек төбендә танышларын да очратты кыз. Сөйләшеп торырга да җае чыкмады, туп-туры военком ишеген какты. Кыз түргә узып, кулы авыртканын, әзерәк кичектереп торуларын сорады. Кулын чишеп күрсәтте. Кызның ах-зарына да исе китмичә, кулына борылып та карамады военком. Әниләрем белән бер генә көн саубуллашып килим инде диюенә дә карамастан, кызның өзгәләнүен әйтерсең лә күрмәде дә.

Сүзе кыска булды. “Иртәгә иртән сәгать сигезгә килеп җиткән бул”, – дип кызның кулына повестка тоттырып җибәрде.

Миңҗамал юл буе балавыз сыгып кайтса да, авылга килеп кергәч күз яшен күрсәтмәде. Кайтышлый үк Сәвиткә керде. Анда инде аның иртән сугышка китәсен белеп торалар иде. Юлга дүрт кило арыш оны, дүрт кило борчак, әзерләп куйганнар иде.

Күңеле сүрелеп кайткан кызны күреп Мәчтүрә коелып төшкәндәй булды. Ана белән кыз кебек бер-берсенә якынайган хатын-кыз, үз газизедәй кочаклап озак елаштылар. Шул ара Мәчтүрә айнып киткәндәй булып, болай елашуның файдасы тимәвен аңлап:

“Әйдә кызым юлга ашарга әзерлик”, – дип мич артындагы коры каен утыннарын чыгарып,телемләп-телемләп кенә мич арасында гына тоткан кечкенә балтасын алып телгәләп, мичен үрләтеп җибәрде, ипи күпертергә куйды. Күрше кызлар белән төнозын юлга дүрт ипи пешереп, борчак бүрттереп, күрше әби керткән бер литр сөтне, бер кап шырпыны гәҗиттән тегелгән капчыкка төйнәп, таң беленер-беленмәс кыз, сугышка юл тота. Төн озын Кәмәлетдин морҗасыннан чыккан хуш исле ипи исен дә, сизмәде авыл халкы. Авылда инде санаулы гына ир-егетләр калган иде. Ә, ир-егетләр эшен сөргән хатын-кызлар арып, тирән, татлы йокыга чумган. Бергә кич утырып йөргән берничә кыз гына ишетеп саубуллашырга килделәр. Ә авыл халкы берни абайламый да калды.

Кызны башта шәфкать туташы итеп Белоруссиягә җибәрәләр. Сугышта яраланган сугышчыларны бер-бер артлы китереп кенә торалар. Көненә йөзләгән солдатка яшь кызлар үзләренең ярдәмнәрен күрсәтәләр. Сугыш кырыннан 10-15 чакырым ераклыкта гына госпительдә яралыларны дәвалый башлыйлар. Сугыш алга барган саен носилкалар белән яралыларны госпитальгә ташыйлар. Япь-яшь шушы кызлар сугыш кырыннан күпме яралы солдатларны күтәреп, өстерәп ташыйлар. Миңҗамал сугыш кырында Ленинград өлкәсендә күп кенә авылдашлары белән очраша. Балык Хафизын, Сирай Гыемаен очрата. Яралы Галимҗанны да шәфкать туташы Миңҗамал бик тиз танып ала. Ләкин кызганычка каршы күпме генә авылдашына ярдәм итәргә тырышса да, Галимҗанны үлем кочагыннан алып калып булмый.

Кызлар Польшага юл тоталар. Полшада озак һәм бик күп солдатларны тәрбияләп аякка бастыралар.

Миңҗамал һәм тагын дүрт-биш кыз Польшадан Германиягә барып җитәләр. Кызлар Германиядә бер җимерелгән бинаны табып, үзләре бүлмә эчләрен чистартып, төзекләндереп, яралы солдатларны шунда дәвалауларын дәвам итәләр. Иртән иртүк кайтып килгәндә ике кызны бер немец солдаты эләктереп ала. Минҗамал янындагы Юля немец солдаты кулыннан ычкынып китә дә таш, җимерек өйләр артына барып ышыклана. Шул санаулы минут эчендә кызның башыннан ниләр генә узмый? Авыл, әти-әнисе, яралы солдатларга кадәр берәм-берәм күз алдыннан кичерә Миңҗамал. Немец солдаты Минҗамалның кулыннан тоткан килеш, кызның күзләренә бик озак карап тора да, иптәшләре килүен күреп кулы белән ишәрәләп чап-чап дип аңлата. Бер төркем немец солдатлары килеп җитәләр дә кычкыра-кычкыра нәрсәдер гапләшәләр. Кызлар эз-мәз немец телен аңласалар да, бу юлы бер сүз дә аңларлык хәлдә булмыйлар. Теге немец солдаты, бу төркемгә кулы белән ишарәләп урман ягына күрсәтә һәм барлык немецлар да шул якка урман эченә кереп таралалар. Кызлар яшеренгән урыннарыннан чыгып үз юлларына чабалар. Яшь немец егете көлемсерәп кызлар артыннан борылып карап кала.

Немец егете бәлки бу кызларны үзенең өйдә калган сеңлесе, әнисе белән тиңләгәндер.

Кызлар ут капкандай, сулышларына буылып госпитальгә кайтып авалар.

Сугыш беткәндә шатлыктан күз яшьләренә буылып, ил күләменә килгән сөенечле хәбәрне немец радиосыннан ишетә кызлар. Кызлар сикерекләп шатлыкларыннан урамга йөгереп чыгалар. Урра! Без җиңдек! Сугыш бетте!

Кызлар яралы солдатларны кочаклап елашалар!

Кәһәрләнгән сугыш

Кәһәрләнгән сугыш ул төнне,

Мәңгелеккә китте илемнән.

Нәфрәт тулы фашист солдатлары,

Чигенделәр туган җиремнән.

 

Кем сугышта булган, булмаганда,

Шатланышып: “Урра!” кычкырды!

Күз яше аша, шатлык-бәхеткә,

Халкым ул көн шашып сөенде!

 

Күз яшьенә төренеп халык белән,

Авыл, шәһәр бүген шау килә!.

Әни-әби, барча балалар,

Туганнарын каршы алалар!

 

Кызлар сугыш беткәч тә Берлинда госпиталь оештырып чит ил солдатларын да дәвалыйлар.

Ике аягын да өздергән кырым татарының өзгәләнгәнен күреп йөрәк әрни. Солдат янында басып торган Миңҗамалның кулыннан тотып ала да:

- Үтер мине! Үтер! Ник син мине сугыш кырыннан алып чыктың? Мин кемгә кирәк хәзер? - дип ачыргаланып елады солдат.

Бу яшь егетне юатырга, беркем дә сүз таба алмады. Аның атналар буе үксегәнен күреп, яралы солдатлар да елады. Каты яралы, авыр хәлдәге, үлем түшәгендә яттканнарны күреп бар табигать үкседе, фашистларның шәфкатьсез явызлыгын күреп җир-ана сыкранды, рәнҗеде. Күк тишелгән кебек җилле давыл белән тоташ көн-төн яңгыр яуды, табигать тә түзә алмады, елады, күз яшьләрен яңгыр итеп орды.

Сугыш беткәннән соң да кызны күп сынаулар көтә. Командиры ике кызны отпускага җибәрәм дигәч, әй шатлана кызлар. Төнозын йокламыйлар.

Бер айдан соң сез килгәч икенче кызларны отпускага җибәрәбез дип шатландырып чыга командир.

Герман илендә җаның теләгән нәрсә бар. Ул кием-салым, йорт җир җиһазлары дисеңме, урын-җир җаның теләгәнне алып кайтып була. Кызлар төшләрендә дә күрмәгән пиониналар, радио, буфет-сирвантлар урам уртасында өелеп тора.

Немецлар үзләренең җиңеләчәкләрен белеп өйләреннән барлык җиһазларны урамга ташып куйдылар. Кайбер элгәшкәннәре машиналарга төяп алып киттеләр.

Миңҗамал иптәш кызы белән авылга буш кул белән кайтмыйк, дип сөйләшәләр машинага урын-җир, юрган, матраслар, йорт җир җиһазлары төяп машина өстенә менеп утыралар. Машина хутланып озак та бармый, юл кырыена төшеп ауды. Кызлар машина астында, матраслар астында калдылар. Миңҗамал кырыйдарак утырып барганга булса кирәк, әкрен генә шуышып чыкты. Валентинага күпме кычкырса да тавышы чыкмады. Кешеләр килеп машинаны күтәреп, матраслар арасыннан Валинтинаның үлгән гәүдәсен казып чыгардылар. Дүрт ел сугышны аркылыга-буйлыга кичкән, фашист пульяларын җиңгән, инде сугыш бетеп туган ягына, әти-әнисе, сөйгәне янына кайтырга сөенеп, шатланып йөргән, хыялый, сап-сары чәчле сипкелле Валентина соңгы сулышын алды һәм мәңгелеккә Берлин туфрагына җирләнеп, кара гүргә иңдерелде.

Шәфкать туташларына сугыш бетмәде. Аларның шифалы куллары әле сугыш беткәннән соң да кирәк булды. 1946 нчы елны Миңҗамал отпуск алып туган иленә, туган авылына Чистайга үзе генә әниләре янына кайтып китә. Сугыш бетеп тә кайта алмаган кызны, әниләре күрербез, исән-саудыр дип уйламадылар да. Ул көнне Гарифулла төшендә озын юл күрде. Уянып бик озак куркынып уйланып ятты. Йә, Раббым! Бу юл нәрсәгә булыр икән дип башына төрле уйлар китерде. Торгач та, Бибиҗамал белән чәйләп алгач, төшен сөйләп күрсәтте.

– Безнең Миңҗамал исән-саумы икән әнкәсе? Исән-имин булса кайтыр иде... Исән түгелдер бу бала... Безне юатыр өчен генә кемдер хат язып салмады микән әнкәсе?

– Юк, юк мин кызымның кулъязмасын таныйм, сул якка ауыштырып ул гына яза.

Исән Гарифулла кызыбыз! Исән! Күңелем сизә! Исән!

Иртә таңнан басу капкасына килеп кергән, өстенә солдат киеме кигән, өлкән лейтенантны юлда очраган балалар да, авыл халкы да танымады. Җил генә таныды бугай. Кызның озын толымнарын иркәләп бер яктан-икенче якка туздырдырыпмы-туздырды!

Үзгәргән шул Миңҗамал, үзгәргән! Олыгайган! Ялтырап торган зәп-зәңгәр күзләре дә моңсуланган, кысылып калган. Куллары ябыгып, зәңгәрләнеп кечерәеп калган кебек булган. Ә шушы куллар-шәфкатьле куллар күпме җаннарга яшәү көче, гомер бүләк итте! Бүген басу капкасыннан Дүртөйледән чыгып киткән сылу яшь кыз түгел, сиңа күпме кайгы-хәсрәт, сугыш афәте күргән, язмышның ачы казанында кайнаган герой, батыр кызың Миңҗамал кайтып килә!

Каршыла Дүртөйле кызыңны!

Утны, суны йөзеп чыккан!

Батыр йөрәкле кызың!

Миңҗамал кайтып килә!

Бер төркем бала-чага кызның артына иярде. Әле алар солдат киеме кигән абыйларны кургәннәре булса да, солдат киемле хатын-кызны күргәннәре юк иде.

Авылга килеп керер алдыннан малайлар кызны узып, алдан чаба башладылар.

Солдат апа кайтып килә! Солдат апа! Каш өстенә кулын куеп әбиләр озак карап тордылар, танымадылар. Кем булыр бу? Кем кызы? Бу бит Бибиҗамал кызы, Миңҗамал! Миңҗамал кайтып килә! Сөенеч, сөенеч алырга! Бибиҗамал! Гарифулла! Сөенеч! Сөенечкә нәрсә бирәсез? Бала-чага дәррәү килеп Бибиҗамалларның өй артына тулдылар.

Гарифулла капка төбенә чыкты. Бала-чаганы, авыл башына борылган солдат киемле кызны күреп: Йә Раббым ! Менә нәрсәгә булган икән буген төштәге озын юлым дип, кыз каршына чабасы урынга каушап өенә Бибиҗамалы янына чапты.

Кыз туган авылында әти-әнисе янында ике атна кунак булганнан соң янә эшенә, Кече-Елга авылына кайтты. Бу авылда да шатланып, елашып каршы алдылар Миңҗамалны. Инде сугыш юлларын айкап кайткан бу чибәр кызга Гайшә белән Фәттәхның улы Минзакир сүз катып карый. Яшьләр бер-берсен күптән белгәнгәдер бик тиз уртак тел табып араларына мәхәббәт күпере сузалар. Берничә ай очрашып йөргәннән соң никах укытып гаилә корып җибәрәләр.

Минзакир авылның оста гармунчысы булса Миңҗамал сәхнәдә өздереп, моңлы итеп җырлый. Минзакирсыз, Миңҗамалсыз авылда туйлар да үтми.

Еллар үтә Миңҗамалга яңа зур медпункт салып, икенче бүлмәсендә бәби тудыру бүлмәсен ачып җибәрәләр. Авылда иң хөрмәтле кендек әбисенә әйләнә. Авылда Миңҗамалсыз сабыйлар да якты дөньяга тумый. Тулгагы башланган хатыннар янында төннәр озыны саклап, аналарны җиңеләйтеп чыга. Авылдашлары Гимадиева Гайшә, Кашапова Бикә белән озак еллар хатын-кызлар бәбиләтү бүлегендә эшләргә насыйп була.

Минзакиры белән тату, бәхетле яшәсә дә, бөтен авыл халкының кендек әбисе булса да Аллаһы Тәгалә бу ике җанга үз балаларын сөяргә насыйп итми. Шулай икәү генә яшәгән дәвердә ир белән хатын киңәшләшәләр дә бер көнне Миңҗамал белән Минзакир читтән тугыз айлык кыз алып кайталар. Авылның бер башыннан икенче башына сүз шул көнне үк тарала. Күршеләр йомыш тапкан булып бәби карарга керәләр. Сәкедә уйнап утырган кыз Миңҗамалның нәкь үзенә охшаган зәп-зәңгәр күзле кызга авыл халкы: “Әй, үзенең кызыдыр әле читтә калдырып торган булгандыр, кайберәүләр берәр сеңлесенең кызыдыр бу хәтле охшамас иде,” - диеп сөйләнәләр...

Балага Гөлфирә исеме кушып, икесе дә әни-әти бәхетенә чумалар. Гаилә тулылана, бала тавышы, бик озак көтелгән бәхетле мизгелләр килә...

Бер көнне кечкенә кызчык урамнан йөгереп керә дә:

– Әнием-әнием, мин сезнең кыз түгелмени? Мин марҗа кызымени? – ди.

– Юк, кызым. Кем әйтте аны?

– Бер малай әйтте. Син марҗа кызы! Бу синең әниең түгел диде.

Закир белән Миңҗамал у көнне бик озак уйланып, авыл халкына рәнҗеп йөрделәр.

– Нишләргә? Әллә авылдан бөтенләй күченеп китергәме?

Миңҗамал икенче көнне авыл сәвитенә менеп, эшнең нәрсәдә икәнен сөйләп бирде. Районга баргач, баш врачка да барын да аңлатып сөйләп күрсәтте. Икенче районга җибәрүләрен сорады. Галия Якуповна бик акыллы, төптән уйлап дөрес фикер бирә торган кеше.

– Бар Миңҗамал кайт авылыңа! Беркая китмисең! Барын да җайларбыз! Иртәгә авыл хатыннарын җыйнап пункытыңа мине көт!

Иртән бар авыл хатыннары да пункытта җыйналышып баш врачны көттеләр. Нигә килгәнен беркем дә белми. Ә халыкның баш врачны күрәселәре килә.

Галия Якуповна әкрен генә башта авыл халкы белән танышты, сораштырды, хәлләрен белде. Миңҗамал турында сораштыра башлады.

Бар халык Миңҗамалны тотындылар мактарга. Баш врач көлемсерәп куйды да:

– Җәмәгать Миңҗамалны шулхәтле яраткач нигә авылда шундый фетнә чыгарасыз? Китә бит врачыгыз, каласыз врачсыз... – диде.

Миңҗамалны халык яратты шул, күзенә генә, сөйләгәндә авызына гына карап тордылар.

Гөлфирә турында авылда башка сүз чыкмады. Кызын да, узен дә хөрмәт итте бар авыл халкы.

Лаеклы ялга чыккач та күп еллар эшләде Миңҗамал. Төннәрен авыр хәлгә калган авылдашларына да пычрак ерып авылның бер башыннан икенче башына күз ачып йомганчы менеп җитә Минҗамал дип сөйлиләр иде авыл картлары. Укып бетереп килгән яшь кызларны эшкә өйрәтте, бөтен авыл баласының кендек әбисе гомере буе авылда хөрмәтле, акыллы чын шәфкать туташы, гомеренең соңгы елларында берүзе калды.

Гомер йомгагын сүтә-сүтә яшәгән дәвердә, гомер юлының ахрына якынлашкан саен узган гомернең татлы һәм ачы язмышлы кичерешләрен, күңел яраларының төзәлмәс мизгелләре белән беррәттән, тормыш юлында очраган авырлыкларны җиңә-җиңә яшәгән дәвердә, Аллаһы тәгалә һәр кешегә дә ярдәм көче җибәрә. Кемдер сынауларга бирешми түзә, сабыр итә, җиңә. Кемдер сына, сыгылып төшә. Миңҗамалны да язмыш сыный алганчы сынады, ләкин көчле, сабыр хатын тешен кысып булса да җиңде, бирешмәде!

Күзгә-күз генә карашып торган тормыш иптәше Минзакир да, бердәнбер кызы Гөлфирәсе дә бакыйлыкка күчте. Кызы Гөлфирә вафатыннан соң Миңҗамал тагын да бетереште. Картлык көнемдә бер ышанычым, терәгем булыр дип үстергән кызны югалту бик авыр булды аңа...

Миңҗамалны авыл халкы ятим итмәде, күрше-тирә пешкән ризыгыннан өзмәде. Ак әби булып, ап-ак яулыкларын ябып чиста, врачларга гына хас өй эченең аклыгы, сафлыгы, ак тәрәз пәрдәләре, ап-ак крахмалланган өстәл җәймәләре, керә-керешкә үк билгеле сап-сары итеп юылган идән... Өйнең бусагалары ук әйтеп тора: “Бу өйдә врач - шәфкать туташы яши!”

Гәүһәрия Вәлиуллина-Зарипова, Лаеш районы Кече-Елга авылы

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: