Чишмәленең шәфкатьле таңнары (хикәя)

Ашыга – ашыга ап-ак кар ява. Шәфкать туташларының халатлары кебек ак кар. Бу чагыштыруны Илназ әйткән иде. Ләйсәннең мондый чагыштыруны ишеткәне дә юк иде әле. Чишмәле авылындагы якты хатирәләр Илназ белән бәйле. Әле кайчан гына поезддан төшеп, курка – курка шул авыл ягына таба атлаган иде ул. Өч ел ярым вакыт кай арада узып киткән?

Электр поезды килеп туктауга, Ләйсән вагонга сикереп менде. Вагонда җылы, рәхәт. Кешеләр өс-киемнәрен салып утырганнар. Ләйсән җайлап урнашты да уйларына чумды. Аның шундый гадәте бар: автобуска утырамы ул, поездгамы, әгәр юлдашы булмаса, уйланып барырга ярата. Уйлар аны кабат Чишмәле авылына алып китте. Станция белән авыл арасы өч чакрым иде. Җылы, кояшлы, җәйге көн. Табигатьтә яшел төс хакимлек итә. Авыл инде күренеп тора, тау итәгенә сыенып утырган икән. Авылдан соң урман да шәйләнә. Авылны күргәнче үк исеме ошады кызга. Чишмәләр күптер инде бу авылда, дип уйлап куйды ул. Аларның үзләре авылында бер чишмә дә юк. Башта кушылганча авыл советына керде. Монда яшь кызны күргәч гаҗәпләнделәр. Авыл советы җитәкчесе: “Эш стажың бармы соң, акыллым?”, – дип сорап куйды. Каян килсен инде. Әле менә ике атна элек кенә медицина көллиятен тәмамлады ич ул һәм шушы авылга эшкә җибәрделәр.

- Хәзер сине фатирга Сабира апага урнаштырабыз. Эшкә бүген үк чыга алмассың микән? Авылда инде бер айдан бирле фельдшер юк, – диде авыл советы рәисе.

Ләйсән ризалык бирде. Фатир хуҗасы Сабира апа 70 яшьләр тирәсендәге бер әби. Әби дисәң артык булыр, нык күренә. Ләйсәнне ачык йөз белән каршы алды. Йорты күл буена урнашкан икән. Чәй эчеп алгач, өс-киемнәрен алмаштырып, шәфкать туташы фельдшер-акушерлык пунктына китте. Ул эшләячәк бина ярыйсы гына икән. Ишектән килеп кергәч үк, Ләйсәнгә җиһазлар, медикаментлар, документлар саклана торган шкафларның урыны ошамады. Алыштырасы булыр, дип уйлап куйды. Беренче эш итеп, әлбәттә, тузаннарны сөртергә кирәк иде. Ләкин аңа озак эшләргә ирек бирмәделәр. Авылга яңа табиб кайткан дигән хәбәр яшен тизлеге белән таралып өлгергән иде. Беренче булып күршедә яшәүче “09” кушаматлы Фидәлия апа килеп керде Ләйсән ул вакытта аның исемен дә, кушаматын да белми иде әле.

- Һай сеңлем, бик әйбәт булды әле синең килүең. Бөтен авыл белән чирләп беттек бит. Терелтергә кеше юк. Сания киткәч, бер ай бит инде интегәбез.

Китте, китте шуннан сөйләп. Саниянең эшкә ничәдә килүен, ничәдә китүеннән башлап, нинди дарулар бирүенә кадәр. Үзе сүз арасында Ләйсәнне дә сораштырып ала. Ләйсән : “Апа, сезнең кай җирегез авырта соң?”, – дип шәфкать туташы буларак сорау биргән иде. Фидәлия автоматтан аттырган кебек: “Аллага шөкер, бер җирем дә авыртмый. Авырырга вакытым да юк минем. Әнә Сәлим хатыны Разияның гел күтәрелә, түбән оч Резидәнең башы сызлый”, – дип ярты авылны санап чыкты. Тагын күпме сөйләгән булыр иде, шунда ишектән ике әби килеп керде. Фидәлия, сүзен төгәлләп, онытып торам, авыл советына барасым бар икән дип, чыгып китте. Ике әби җайлап кына диванга утырдылар. Ләйсәнгә медикаментларны тикшерергә, даруларның куллану вакыты чыкмаган микән дип карарга да вакыт тимәде. Әбиләр бик юма телле булып чыктылар: "Кызым", – дип кенә торалар. Берсе – башы авыртуга зарланды, икенчесенең аяклары сызлый, тезләре авырта. Яшь шәфкать туташы градусник куеп, тән температурасын үлчәде. Аннан кан басымын тикшерде. Кан басымы югары, шуңа әбинең башы авырта. Дарулар савытыннан кирәкле таблеткаларны эзләп табып, берсен эчерде дә, калганнары һәр көн эчәргә, дип кулына бирде. Икенчесенә буыннар сызланга сөртә торган мазь тоттырды. Әбиләр ишеккә җиткәнчегә кадәр рәхмәтләр укыдылар. Шуннан тагын берничә кеше килде.

“09” кушаматлы Фидәлия медпункттан чыккач, очраган бер кешегә, шәфкать туташының кулы бик шифалы, мине шунда ук терелтеп чыгарды, дип сөйләгән икән. Эш сәгате күптән бетсә дә, шәфкать туташы беренче эш көнендә авыруларны шактый күп кабул иттте. Менә ул ишекне бикләп чыкты. Медпункт артында да күл бар икән. Гаҗәп, ничә күл икән соң бу авылда? Ләйсән күл буеннан әйләнеп кайтырга булды. Бала-чага чыр-чу килеп су коена. Кичкә таба су җылы була шул. Ләйсәннәр авылында да күлләр күп. Алар да бала чакта шулай су керә торганнар иде. Күле булган авылларда бөтен кеше йөзә белә. Ләйсән дә бик оста йөзә. Шул вакытта кычкырган тавыш колакны ярды. “Айрат батты, Айрат батты”. Ләйсән йөгереп барган уңайга сумкасын бер якка, аяк киемнәрен икенче якка тондырып, киемнәре белән суга сикерде. Бер чумуда малайны эләктереп алды. Су йотып өлгергән микән? Тезенә куеп карады, ләкин авызыннан су чыкмады. Тукта, йөрәк тибеше ишетеләме соң? Йөрәк тибеше бар да кебек, юк та кебек. Ләйсән тиз-тиз йөрәккә массаж ясый башлады. Боларны күреп, халык җыелды. Нәрсә әйттеләр, Ләйсән берсен дә ишетмәде. Тырышып-тырышып массаж ясавын белде ул. Ниһаять, малай күзләрен ачты һәм елап җибәрде. Ләйсәннең күзләренә яшь килде, гомере бетмәгән икән. Ләйсән хәзер шуларны уйлап куя да шакката. Бер көнгә никадәр вакыйга булган. Шул кичне Сабира апа белән чәй эчеп утырганда, суга баткан малайның әтисе белән әнисе килеп, Ләйсәнгә рәхмәт укыдылар. “Сине безгә Аллах тәгалә үзе җибәргәндер. Син булмасаң, малаебыз үлә иде”, - дип ата кеше аркасыннан сөя-сөя елады. Бу вакыйга бөтен районга ишетелде һәм яшь шәфкать туташының даны эшли башламас борын еракларга таралды, газета битләрендә урын алды. Икенче көнне Ләйсән эшен төгәлләп, йозакны биклим дисә, күзе рәшәткә арасына кыстырылган чәчәкләргә төште. Каян белгән Ләйсәннең кыр чәчәкләре яратканын? Кем эше бу? Бу табышмак икенче көнне дә чишелмәде. Һәр көнне рәшәткә арасына чәчәкләр кыстырылып куела иде. Моның кем эше икәнен Ләйсәннең бик беләсе килде. Беркөнне ул урамга ешрак чыкты, озаграк та торып карады. Ниһаять, серле чәчәк ташучы беленде. Ләйсән аны егет кеше дип уйлаган иде, ул 9-10 яшьләрендәге бер малай булып чыкты. 

- Каян алдың бу чәчәкләрне?, - дип сорады Ләйсән.

- Әйтмим, - диде малай.

- Нигә әйтмисең?

- Әйтергә кушмадылар.

- Кара син аны.

Болай гына әйтмәячәген белгәч, Ләйсән: “Әйтмәсәң, укол салам!” – дип әйтте. Әлбәттә, укол малайларның дөньядагы иң курыккан әйбере иде. "Илназ абый бирергә кушты", - диде.

- Ә сиңа аның өчен нәрсә бирде?

- Туңдырма бирә.

- Илназ, абыеңа әйт, туңдырмага акча әрәм итмәсен, чәчәкләрне үзе бирсен.

Шуннан икенче көнне чәчәк күренмәде. Өченче көнне дә чәчәк күренмәгәч, Ләйсән күңелсезләнә башлаган иде. Илназ медпунктка үзе килеп керде. Тракторчы егет очлы тимергә эләктереп, беләген ярдырып алган. Үзе бәйләп караган, кан туктамагач, фельдшер янына килергә мәҗбүр булган. Ләйсән аның кулына "жгут" салды. Яра тирәләрен чистартып, марля белән бәйләп куйды. Егет рәхмәтләр әйтеп, пиджагын кулына алды. Шул вакыт Ләйсән пиджагының түш кесәсеннән чыгып торган чәчәкләрне күреп алды һәм көлеп җибәрде.

- Рәшәткәгә кыстырасыңмы, әллә кулыма гына бирәсеңме? Миңадыр бит алар, әллә башка берәүгәме? - дип сорады Ләйсән.

- Сезгә, тик менә бирергә генә кыенсынам.

- Синең кулыңны тагын карарга кирәк. Кич Сабира апаларга кил.

Менә шулай итеп, Ләйсән егетне очрашуга үзе чакырды. Фидәлия аркылы, ул егет турында күп нәрсәләр белде. Ләйсән аны күрмәгән булса да, ул Ләйсәнгә гашыйк икәнен дә ишетте. Менә шул Илназ кыш көне җитәкләшеп, яңа яуган карда эзләр калдырып барганда, шәфкать туташларының халатлары кебек ак кар дип әйтте.

Яратты Чишмәле авылын Ләйсән. Бу авылда Илназны очратканга түгел, кешеләре әйбәт булганга яратты. Чишмәләр монда бөтенләй юк икән, күлләр генә бар. Һәммәсенең аерым тарихы бар икән. Боларын Илназ сөйләде. Илназ инде хәзер Казанда укый. Агроном белгечлеге алырга хыяллана. Әле Ләйсән менә Чишмәле белән саубуллашып, Казанга, Илназ янына китеп бара. Аның да хыялы – югары уку йортына керү. Кыш буе әзерләнәсе бар әле башта. Рәхмәт сиңа, Чишмәле. Син Ләйсәнне табиб дәрәҗәсенә күтәрдең. Авыл халкы: “Безнең брачның кулы шифалы”, - дип бөтен тирә-якка сөйләп йөрде. Ләйсән табиблыкка, һичшиксез, укыячак. Ышаныгыз, кешеләр, күрешербез әле. Бәлки ул сезгә килен булып кайтыр.

Гөлүсә Кәбирова,

Яшел Үзән районы, Мулла Иле авылы

фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: