Кендек апа (хикәя)

Руфия, караватына утырган килеш, әтисе үргән бишектә яткан баланы салмак кына селкетә-селкетә уйланып утыра. Уйлары белән ул еракта иде...

Менә ул зур шәһәр урамнарын күз алдына китерде. Җәйге көннәрнең берсе. Шау-шулы, тыз да быз йөргән машиналар. Руфия өчен бик тә шатлыклы көн, чөнки ул бүген диплом ала! Руфияның хыялы тормышка аша. Бүгеннән ул - бухгалтер. Яшь булуына карамастан, Руфия үзенең колхозына кайтып, “саннар дөньясына” кереп чумарга әзер иде...

Руфия, баланың тавышына сискәнеп китте. Уйларыннан арынып баланы кулларына алды. Әнисенең җылысын тойгач, бала елаудан туктады һәм йоклап та китте. Яшь әни исә тагын уйларга чумды...

Диплом алгач та Руфия үзенең туган авылына эшкә кайтты һәм җаны-тәне белән эшкә бирелде.

Эш белән тулы көннәрнең берсендә, Руфия отчет диеп “янып” утырган мәлдә, тимер ишекне бик җиңел генә ачып берәү килеп керде. Кыз эшенә “чумган” иде башын күтәреп тә карамыйча гына исәнләште дә язуын дәвам итте. Көне буена кергән һәр кеше белән сөйләшеп утыра башласаң, эшең кала. Ул ишектән көннәр буена кем генә керми. Авыл кешесе яңалыклар кереп сөйләп чыгып китә, тракторчылар, агроном, председатель, шоферлар төрле эш белән, кәгазьләр күтәреп кереп кенә торалар. Теге кергән кешенең егет булуын да, шул егетнең Руфиянең кап-кара чәчләренә, аның чибәрлегенә таң калуын да, бу кызны бер дә күргәнем юк, кем кызы икән ул, диеп уйлавын да, Руфия күрмәде дә, сизмәде дә. Ул - күрше авыл егете Рәфил иде. Шул көннән алып, Рәфил Руфиянең кем кызы булуын белешә башлады, төрле сәбәпләр табып, бухгалтериягә еш керә торган булды. Руфия белән аралашырга төрле юллар эзләве иде егетнең. Әкренләп, Руфия дә, егетнең Рәфил булуын, күрше авылдан килеп, колхозда шофер булып эшләп йөрүен белде.

Руфия үзе кап-кара, озын чәчле, яшел күзле, чия иренле кыз. (Рәфил аны “чегән кызы” дип яратып эндәшә иде). Кичләрен авыл клубында биюләр, утырулар оештыралар иде. Шул ук авыл клубында китапханә дә урнашкан. Руфия да шундагы китапханәгә кич утырырга барыштыра иде. Шулай беркөнне күрше авыл егетләре белән бергә Рәфил дә клубка килгән булган. Руфияне күреп кенә калуы булды, кыз артыннан аны озата кайтты. Шулай итеп, Руфия белән Рәфил аралашып йөри башладылар. Бик акыллы, тыйнак, тәрбияле кыз булганга, Руфия артыннан йөрүчеләр күп иде. Шушы авыл егетләре күршедән килгән егетнең Руфиягә күз атып йөрүенә бер дә риза булмадылар. Көн артынна көн үтте, Руфия белән Рәфил бик тыгыз аралаша башлады. Егет кызны биергә чакыра, кичләрен бергә йөриләр иде. Рәфил Руфияне гел озата килә. Менә шулай әкренләп, егет кызның йөрәген яулады.

Гыйнвар аеның иң салкын көннәренә туры килде Рәфил белән Руфиянең туйлары. Өч көн гөрләде бу туй. Туйга кадәр Рәфил Руфиянең авылларында йорт салып чыгарга, шунда яши башларга өлгергән иде инде. Кыз яңа йортка килен булып төште. Матур гына яшәп китте яшь пар. Күп тә үтмәде, Руфия үзенең авырга калганын аңлады. Яшь пар өчен иң бәхетле вакыйга иде бу. Бөтен кеше Рәфилгә малай телисеңдер, дияләр иде. Рәфил: “Мин кызга да риза. Сау-сәламәт кенә булсын,” - дигән җавап кайтара. Өйләнешүгә бер ел була дигән көнне, Руфиянең тулгагы башланды...

Флүрә, үзенең туып үскән авылында фельдшер булып эшли иде. Авыл зур, гөрләп тора. Яшьләр авылда калырга тырышалар, укып бетереп, үз авылларына эшкә кайталар. Колхоз, ферма, басу-кырлар, амбарлар гөрләп тора. Флүрә дә диплом алгач, үз авылына кайтты, матур итеп гаилә корып җибәрде. Авылда кеше күп булганлыктан, авыручылар табылып кына тора иде. Менә бер көнне шулай медпунктта утырганда, Рәфил йөгереп килеп керде. Гыйнвар ае булуына карамастан, Рәфилнең башында бүреге дә юк иде.

Рәфил, кызу-кызу тын алып, Руфиянең бала табарга вакыты җиткәнен әйтте. Флүрә мондый ашыгыч хәлләргә өйрәнә дә башлаган иде инде. Ул тиз-тиз генә кирәк әйберләрен җыйды да, Рәфилгә ияреп чыгып китте. Шофер булгач, Рәфилнең зур колхоз машинасы “кул астында” иде. Шул машинага утырып, Флүрә килеп тә җитте. Әлеге вакытта, Руфия авыртуына чыдый алмый, караватта ята. Флүрә булачак әнинең хәл-торышын карады да, Рәфилгә: “Шәһәргә роддомга барырга җитешәчәксез, ләкин ашыгыгыз! - диде. Рәфил үзенең абыйсы Рамил белән ЗИЛ машинасын әзерләп куйганнар иде инде. Руфиянең кирәк-ярак әйберләрне алып, ипләп кенә Руфияне култыклап, машинага чыгарып салдылар да, шәһәргә роддомга юл тоттылар.

Ирләр хатынны култыклап бала тудыру йортына килеп керделәр. Кыш ае булгач, кигән киемнәр күп иде. Рәфил хатынына чишенергә булышты. Руфиянең температурасын үлчәделәр, шул вакытта аның “суы китте”...

Руфия кинәт сискәнеп куйды, ул үзенең кулын тоймый иде. Бала тотып бик озак утыргач, куллары оеган. Ул тын алырга да куркып, ипләп кенә кечкенә сабыйны бишеккә салды. Бала йоклавын дәвам итте.

Руфия оек бәйләргә утырды һәм тагын уйларга чумды... Беренче тапкыр әни булу, кемгәдер гомер бирү, янып-көеп йөрү, әйтеп бетерә алмаслык хисләр иде. Руфия кыз бала алып кайтты. Бала тудыру йортында урын табуы авыр иде. Бүлмәләр хатын-кызлар белән шыгрым тулы, бөтен кешегә дә урын җитми. Кеше күп булганлыктан роддом коридорларында да кушеткалар, караватлар тора.

Гыйнвар ул елны бик салкын килде, роддом батарейлары бөтен көченә эшләсәләр дә, бүлмәләрне җылытып бетерә алмый иде. Роддом эчендә дә салкын һава исе сизелә.

Руфия аңына килде, ул коридорда кушеткада ята. Ул юка гына эчке күлмәктә, өстенә простыня япканнар иде. Яшь ананың тәннәре калтырый. “Кем чит кеше турында уйласын инде, кем кемгә кирәк,” - дигән уйлар башыннан йөгерде. Күп тә үтмәде, ак халат кигән, кыска гына буйлы бер хатын аның янына килде, аның хәлләрен сораштырды. Ул хатын шәфкать туташы булып чыкты. “Бала табучылар күп, урын җиткерә алмыйбыз, шуңа коридорга кушеткалар куюдан башка чара юк диде ул”,- акланган кебек. Нигә сиңа бер простыня гына яптылар соң, балакаем, диде дә, коридор буйлап китеп барды. Озак та үтмәде, шул ук шәфкать туташы юрган күтәреп килде дә, Руфия өстенә япты. Кисәк кенә тән буена йөгергән җылылыктан, ана ныгырак калтырана башлады. Теге шәфкать туташы, Руфиянең чәчләреннән сыйпады, юрганны рәтләп куйды да, китеп барды. Тора бара, Руфиянең тәненә җылы керде, арыганлыктан, хәлсезлектән, ул йокыга китте...

“Рәхмәт яусын инде шул шәфкать туташына”, - дигән уйлар белән, Руфия бишектә яткан сабыйны тикшереп килде дә, эшен дәвам итте.

Руфия белән Рәфил Фирая дигән бик матур кыз тәрбияли башладылар. Менә шулай ике еллап вакыт үтте, Руфия икенчегә авырга калды. Көз ае иде. Шул вакыйгалар тагын кабатланды, тирләп-пешеп, Флүрәләр торган йортка Рәфил килеп керде. “Икенче кызыма да доньяга килергә ярдәм ит инде, Флүрә апа” – диде ул. Флүрә йортка килеп кергәндә, Руфиянең суы киткән иде инде. Флүрә хәлне аңлап алгач, шәһәргә барырга җитешмәячәксез, юлда табачаксыз дигән нәтиҗәгә килде. Уйлап торырга вакыт юк иде. Фельдшер, Руфиянең күзләренә карап: “Бергә табабыз, мине тыңласаң барысы да яхшы булыр”, - диде. Руфия Флүрә апаның ышанычлы күзләрен һаман да хәтерли. Спирт белән кулларны дезинфекцияләп, Руфия яткан урынны җайлап, Флүрә эшкә тотынды. Күпне генә күрергә туры килсә дә, Флүрәнең бала тудыруы беренче тапкыр иде. Ләкин, бала алып кайтырга җыенган хатынга, моны белдертәсе түгелен яхшы аңлый иде.

Флүрә медицина факультетында яхшы укыды, ләкин, уку ул бер нәрсә, ә менә тормышта шул белемнәреңне дөрес куллануы бөтенләй икенче мәсьәлә. Менә шушындый бик җаваплы вакыт килеп җиткәч, бөтен булган белемнәрне, укыганны искә төшерегә кирәк иде. Син сабыйга туарга гына ярдәм итмисең, син бала өчен, аның әнисе өчен җавап бирәсең, аларның тормышы синең кулда. Җитмәсә, икенче бүлмәдә үзенә урын таба алмый йөргән Рәфил алдында, кечкенә Фирая, туганнары алдында җавап тотасы була.

Күп авырлыклар тудырмыйча, ике сәгать эчендә, тагы бер кыз бала доньяга аваз салды. Шул кечкенә сабыйны беренче тапкыр кулына алучы, кендеген кисүче авыл фельдшеры иде. Бала һәм аның әнисе белән барысы да тәртиптә икәненә инангач, Флүрә аларны шәһәр хастәханәсенә озатты. Руфиянең яраларын тегеп, хәле яхшыргач, аны бала белән кайтарып җибәрделәр. Шушы кыз балага Әлфирә исеме бирделәр. Шул көннән алып, Флүрә кечкенә Әлфирәнең Кендек апасына әверелде.

Шундый җаваплылк тоткан инде безнең каршыда, берәр нәрсә булса нишләр иде икән дигән уйлар Руфияне биләп алды. Менә ул бишектә яткан сабыена караш ташлады. Чөнки, шул ук Флүрә апа аның өченче сабыена туарга ярдәм итте...

Өченче йөклелеген, Руфия, калган икесенә караганда авырырак кичерде. Иртәнге бишләрдә биле нык авыртуын, бала туарга вакыт җиткәнен сизә иде инде Руфия. “Бүген булыр”, - диде ул Рәфилгә карап. Алтынчы киткәндә, тәне авыртуга, аяклары сызлауга түзә алмый иде инде булачак ана. Рәфил, моны күреп торгач, өченче тапкыр Флүрә апа янына ашыкты. Тулгагы башланып, караватта ятканда, фельдшер апаның килеп керүен, аңа ышанычлы караш ташлавын үзе дә хәтерли. Руфия су киткәнен аңлап алгач, “Барып җитә алмассыз, тиз туар ул, өйдә табабыз,” - инде дигән нәтиҗәгә килде. “Бер табып карадык бит, барысы да яхшы булыр”, - диде ул Руфиягә карап. Ана ничек кенә суласа да, көчәнсә дә, өченче сабый туарга ашыкмады. Көч-хәл белән, унынчылар киткәч, дөньяга сабый “аваз салды”. Ләкин, ул, йөзлек эчендә иде. Флүрә, мондыйны беренче тапкыр күрүенә карамастан, практика вакытларын исенә төшереп, кечкенә сабыйны йөзлектән арындырды. Бөтен өйне яңгыратып кыз бала елап җибәрде. Руфия дә күз яшьләрен тыя алмыйча, үкси-үкси елый иде. Бик күп авырлыклар белән туган бала, кечкенә генә булуына карамастан, сау-сәламәт иде. Өченче кызга Зөлфирә диеп исем куштылар. Кечкенә Зөлфирәнең дә Кендек апасы Флүрә иде.

Рәфилләрнең йортыннан кайтканда, Флүрәнең башы тулы уй иде. Чөнки ул икенче тапкыр шундый авырлыклар белән балага доньяга килергә ярдәм иткәненә үзе дә ышана алмый иде. “Җаваплылык күп инде мин сайлаган һөнәрдә, Ходай ярдәменнән ташламасын”, - дигән уйлар башыннан йөгерде. Кешенең туганын да, үлгәнен дә күрергә туры килде... Шушы уйлардан соң теге вакыйга искә төште.

Авылда унсигез яшьлек Булат дигән егет бар иде. Нәкъ үзенең исеме кебек үк, саулыгы нык иде аның, таза гәүдәле, бөтен кызларның башын әйләндерерлек чибәр иде ул егет. Авыл клубындагы бөтен чараларда актив катнаша, үзенең биюләре белән таң калдыра иде ул авылдашларын. Биюче язмышын аңа бөтен кеше дә юрый, билгеле биюче булыр диеп, әти-әнисе дә сөенәләр иде. Унсигез яше тулгач, Булат, правага укып, әтисенең машинасына утырып йөри башлады. Шәһәрдә укыганлыктан, кайбер чакларда, әтисенең рөхсәте белән, руль артына утырып укырга бара иде. Җәй көне авылда эш кайный бит инде, печән өсте. Булатлар болыннарын чаптырган көн. Укулар беткәч, әти-әнигә булышам дип, Булат та өйгә ашыкты. Авылга кайтып җитәргә күп калмаган иде инде, менә беренче урам башы да күренә, ләкин, ниндидер караңгылык Булатны биләп алды. Ул нәрсә булганын да сизми калды... 

Авария булган урынга Флүрә килеп җиткәндә Булат аңында иде әле. Аның бөтен тәне канга баткан, машинадан чыгып очкан иде ул. Авыл халкы аны уратып алган. Флүрә ипләп кенә аның янына барды. Ул егетнең җәрәхәтле аякларын әле дә хәтерли, Булатның башыннан кан килә иде. Аз гына булса да авыртуларын киметү өчен, Флүрә Булатка укол кадады. Менә ашыгыч ярдәм машинасы да килеп җитте. Егетне носилкаларга салганда, ул үзенең куллары белән кисәк кенә Флүрәнең кулларын тотып алды һәм мөлдерәмә зәңгәр күзләре белән карап: “Мин бит әле тагын биеп йөри алачакмын?” - диеп сорады. Флүрә, үзе дә сизмәстән “Әлбәттә! Син яшь егет, организмың таза синең, терелеп кайткач, бергә биербез, яме?” – диде.

“Ярар!”, диде Булат, елмаерга тырышып. Үзе әйткән сүзләргә үзе ышанырга тырышса да, Флүрә хәлләрнең начар икәнен белә иде. Ул шул мөлдерәмә зәңгәр күзләрне беркайчан да онытмас... Булат авылга мәет булып кына кайтты. Кемнеңдер вакыты җитеп туа, кемнеңдер вакыты җитеп үлә шул...

Кисәк кенә бала елаган тавышка, Руфия сискәнеп китте. Аның кызы Зөлфирә йокысыннан уянган да, торып утырган икән. Шул вакытта Фирая белән Әлфирәне җитәкләп Рәфил килеп керде. “Менә, Зөлфирә дә торган икән, җыена башласак була”, - диде ул ниндидер нәтиҗәгә килгән кебек. Руфия әкренләп алган күчтәнәчләрен төйни башлады, чөнки алар бүген Кендек апаларының юбилеена баралар. “Кызларым туар көнне ярый да әле Флүрә апалары булган. Без гаиләбез белән авылыбызның ак халатлы Флүрә апабыз, Кендек апабыз алдында баш иябез”, - дигән уйларын үзе дә сизмәстән, Руфия кычкырып әйтте. Тормыш иптәше Рәфил аның белән тулысынча риза иде.

Азалия Фәсләхова

Башкортстан, Краснокама

Фотода автор; "Казан утлары" архивыннан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: