Логотип Казан Утлары
"Шифалы куллар" бәйгесе

Исәнлек фәрештәбез

Ак халатлы апабызның Бу сихәтле һөнәре Үземә дә күчсен иде – Бу минем иң зур теләгем!

Ак халаттан, биттә маска.

Кем ул, әгәр дисәләр,

Ул - безнең врач апабыз,

Исәнлек фәрештәбез!

 

Һәр яңа көн туган саен,

Керә безнең сыйныфка...

Аңлата исәнлек серләрен,

Ничек безгә авырмаска!

 

Ак фәрештә апабызның

Әйткән сүзләрен тыңлап,

Кышын, җәен чыныгабыз,

Шуңа күрә авырмыйбыз!

 

Җиңел булганга кулы,

Уколдан курыкмыйбыз.

Шүрләбрәк керсәк тә бераз,

Елмаешып чыгабыз!

 

Ак халатлы апабызның

Бу сихәтле һөнәре

Үземә дә күчсен иде –

Бу минем иң зур теләгем!

Багаутдинова Адилә Рәмис кызы,

“Советлар Союзы Герое Сергей Евдоким улы Кузьмин исемендәге

Чистай кадет мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев