Логотип Казан Утлары
"Шифалы куллар" бәйгесе

Игелек иясе

Бу дөньяга мин тугач та Син алгансың кулыңа. Саулык, бәхет теләгәнсең Минем тормыш юлыма.

Бу дөньяга мин тугач та,

Син алгансың кулыңа.

Саулык, бәхет теләгәнсең

Минем тормыш юлыма.

 

Теләкләрең кабул булсын!

Син кайгыртып торгансың.

Ак халатлы, киң күңелле

Фәрештә күк изге син.

 

Якты йөздә җылы нурлар -

Табибым күз алдымда.

Хөрмәтем зур табибыма,

Мәдхия язам шуңа.

 

Тылсымлы кулыңны сыйпап,

Килә рәхмәт диясе.

Сүз белән дә дәвалаучы,

Син – игелек иясе.

Сәлимова Алинә,

Әгерҗе шәһәре 4 нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбенең

5 нче сыйныф укучысы

 

Фото: Георгий Шишкин / A42.RU

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев