Логотип Казан Утлары
"Шифалы куллар" бәйгесе

...Гүя фәрештә

Табиб дигән һөнәр иясе ул, күктән иңгән, гүя фәрештә.

Табиб дигән һөнәр иясе ул,

күктән иңгән, гүя фәрештә.

Сабырлык та, түземлек тә мөһим,

Гаделлек тә кирәк бу эштә.

...күктән иңгән, гүя фәрештә.

Хаста өчен үзен корбан итә,

соңгы көчен биреп көрәшә.

Ак халатлы, изге җанлы кеше,

күктән иңгән, гүя фәрештә.

...күпме түзем кирәк бу эштә.

Үзе гадел, үзе ягымлы ул,

Күпме сыйфат анда берләшә.

Беркем белән аны тиңләмәгез,

Күктән иңгән, гүя фәрештә.

Багданова Аделина Марат кызы

Казан шәһәре,

Яңа Савин районы,

177 нче лицей укучысы

Фото: авторныкы

Теги: бәйге шифалы куллар

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев