Гомернең бер көне (хикәя)

Түбән очка төште исә, Венера медпунктка кермичә китми. Бүген дә кереп чыгасы итте. Юк, сеңелесен күрер өчен генә керми ул, якты, матур, яңа ФАП аны үзенә тарта. Бер карап сокланып, сөенеп чыга ул моннан. Бөтен уңайлыклар бар, бүлмәләре нурлар чәчеп тора. Барысы да яңа, бары тик дистә еллар күнегелгән дару исләре генә элеккечә аңкый. “И, без дә эшләдек, түшәмнәрдән пычкы чүбе коелыр иде, ә кышларын салкын, аягыңа киез итек, халат эченнән берничә кат кофта кимичә булмый,” - дип уйлап алды. Венера кергәндә залда берничә кеше утыра иде. “Илсөярне ашыгыч чакырдылар әле, - диделәр алар. – Менә сөйләшеп утырабыз, болай кайчан, кайда күрешеп була”? - дип көлештеләр. Хәл-әһвәл сорашу, кем нинди укол алуы турында башланган гәпләшүне, сөйләнә-сөйләнә ишектән керүче, Кәримә әби бүлде.

- И туганкайларым, хәлләрегез ничек? Зарланышырга җыелдыгызмы? - диде ул керә-керешкә. - Бәрәч, духтырыбыз да монда, - диде дә, һәрберсе белән күрешеп чыкты һәм Венерага карап: - Без чирләгән дә җиткән, син дә чирләп, эш чыгарып йөрмә, - дип кочаклап ук алды.

- Безнең гел килә торган урын инде, менә син, Кәримә апа, нишләп махы бирдең әле? - дип сүзгә кушылды Сәлимә. – Яшең дә унтугыз тирәсе генә.

- Берничә көн Шушма буенда йөргән идем, су күтәрелерме дип. Ташуын да ташымады, ул да безнең шикелле картайды ахыры, кечерәйде, салмакланды. Боз акканын күрми калсам, нидер җитми, язның үзен күрми калган төсле булам.

- Көймәдә йөрмәгәнсеңдер бит, Кәримә апа?

- Юк шул, яр буйларында гына йөрдем. Көймәне карамаганга ничә еллар, кем карасын. Хәзер аның көймәдә йөрергә теләүчесе дә юк, кирәксенмиләр дә. Әле бер гармун белән көймәдә йөрисем килә килүен бик картайганчы. И, күңелле дә була иде, - диде ул бераз уфтанып. Кәримә әби элекке еллардагы ташуларның ничек көчле булуын, авыл урамнарын су басуның хәтәр якларын, кичләрен яшьләрнең көймәләрдә җырлап йөрүләрен искә алды. Ничек берничә тапкыр духтыр Венерага ярдәм итүен дә бик тәмләп сөйли башлаган иде дә, шәфкать туташы Илсөяр кайтып керде.

Кәримә апаның үткәннәрне искә алуы Венераны авылда эшли башлаган елларына алып кайтты. Ул онытылып барган вакыйгаларны күз алдына китереп, хәтерендә яңартып, кайтыр юлга атлады.

Авыл урамнары әле аз гына кипшеренә башлаган иде. Ул өр-яңа, үзенә бик килешеп торган куе зәңгәр пальтосын киеп, зәңгәр яулыгын бәйләп, кирәкле даруларын сумкасына салып, Бакалы урамына китте. Бакчалардан әле су китмәгән, ләкин койма буйларыннан барып була. Башта ул ветеран Мәхмүт бабайларга кереп, аның аякларындагы яраларны бәйләде.

- Төзәлмиләр шул, балам, бик озакка да китте инде, - дип озатып калды аны Мәхмүт бабайның карчыгы. - Рәхмәт яусын инде, язгы судан куркып тормагансың әле, карап йөре, бата күрмә, балакаем.

Саз ерып монда кадәр кергәч, бәбәй көтүче Хәбирә апаларга да сугылырга булды.

- Каян белдең, Венера сеңелем, бүген авырып торам әле, - диеп каршылады аны Хәбирә апа.- Белмим, әллә апаларга менәргәме, су күтәрелеп китсә, чыга да алмыйм, Мөнир дә һаман кайтмады.

Хатынны карагач, Венера аны бала тудыру йортына алып менәргә булды.

- Хәбирә апа, менсәк яхшы була, кичкә каршы мин сине калдырып китмим дип, хатынга җыенырга кушты.

Җыенып урамга чыгып бассалар, агылып болын ягыннан су керә. Әзрәк авырлык белән койма буйларыннан атлаган иделәр дә, су итекләргә керә башлады.

- Кызуларга куша ахыры, эш мөшкелләнә, - диде хатын. - Бар әле, Венера, кире борыл, бездә озын кунычлы итекләр тора мич буенда, шуларны алып кил, мин инде монда торам.

Венера озын кунычлы итекләр күтәреп, коймаларга тотыны-тотына килгәндә, Хәбирә апа янында көймә, көймәдә бер хатын-кыз бар иде.

- Моннан чыга алмыйсыз. Әйдәгез көймәгә утырыз, су тирән яктан йөзеп чыгабыз, - диде ул.

Кәримә апа белән ул шушында танышты. Боларның өске урамга чыгарга азапланганнарын күреп, ул көймәсе белән килеп җиткән икән.

Кәримә апа, үзе әйтмешли, “безхәбәр” ятучы Хәбирәне бераз ачуланып алды, бу урамнарның елы-елы белән җәйге челләгә кадәр кипмәгәнгә Бакалы дип аталуын аңлатты һәм Венераны мактап та җибәрде. Нәрсә дип мактаганы хәтердә калмаган, ләкин бер дә ишетмәгән “чыптырка” кебек дигәне истә. Ягымлы карашлы зәп-зәңгәр күзләре белән карап торган Венераның йөзе үзгәреп китүен күргәч, Хәбирә апа: “Аптырама, сеңлем, безнең авылда булдыклы, җитез, уңган кешеләргә чыптырка кебек диләр”, - диде.

- Малайларым кечкенә, үзебезгә килен итеп алыр идек, авыл халкы бик мактый үзеңне, - дип өстәп куйды Кәримә апа.

Уйларына бирелеп атлаган Венера яныннан бер җиңел машина үтеп китте дә, кире арты белән чигенеп килеп туктады.

- Венера апа, сез бит!?

- Әйе.

- Мине таныйсызмы?

Каршында басып торган әлеге егетне ул таный да кебек, ләкин тәгаен генә кем икәнлеген әйтә алмый торды.

- Мин бит, теге, ГЭС янында матайдан очкан малай.

Алар үткәннәрне искә алып, шактый сөйләшеп тордылар. Егет кат-кат рәхмәтләр әйтеп китеп барды.

И, гомер дигәннәре үтә, үткәннәре кая китә икән. “Әнә нинди зур егет булган, бала-чага шук шул, кая барып мотоцикл белән сикереп уйнаганнар, Аллаһыга шөкер, гомере булгач исән калды”.

Ә бит әле кайчан гына Венера апасы җылы кулларына алып ак биләүгә салган иде. Авылда егерме елдан артык эшләгән балалар тудыру йортында күпме сабый дөньяга аваз салды . “Аена да дистәгә якын бала туа иде бит”, - дип уйлап куйды ул. Шуңа күрә олы буын апа-сеңелләр аны “безнең духтырыбыз” дип хөрмәтлиләр. Дөньяга бала туу, тормышның үтә дә бер газаплы да, үтә бәхетле дә бер мәле. Венерага агач стенадагы чылбырлы сәгать келт-келт итеп йөреп торса да, вакыт туктагандыр кебек тоела. Көткәндә бит вакыт үтми, ә кайчак вакыт дигәне шундый нәрсә - ашыга, минутлар санаулы була. Мөдирнең аңа эшли башлаганда әйткән сүзләре искә төшә: “ФАП диварындагы эш сәгате безгә кагылмый, сеңлем, безгә тәүлек әйләнәсенә дә эшләргә туры килә,” - дия иде ул. Һәм көне-көне белән шулай була да иде. Ашыга-ашыга өйдә йә бакчада эшләрмен дип кайтасың, ләкин син уйлаганча булмый. Венера элекке гадәте буенча тизрәк атлый башлады. Аның ашыгып кайтып керүен күргәч, ире: “Кабаланма, әбисе, мин эшләрне карадым”, - диде.

Тыныч кына чәй эчүне телефон чылтыравы өзде. Телефонда кемнәрнеңдер җырлаган, көлгән тавышлар ишетелә. Венера ялгыш шалтырату ахыры дип уйларга өлгермәде, Кәримә әби тавышы ишетелде.

- Венера, солдат озатабыз, менә гармун уйныйм, кил әле, без дә яшь чакларны искә төшерик.

- Берәрсе чирләгәнме? Нәрсә бар? Әллә балаларның берәрсеме?

- Юк. Егетләр җырлый.

- Нинди?

Тагын телефон шалтырады.

- Венера, Хәбирәнең оныгы армиягә китә икән бит, саубуллашырга кайткан, күршеләрем дә чыкты. Төпә ярын яңгыратабыз әле менә, кил.

- Венера апа, килегез.

Монысы кызлар тавышы иде.

Алар ире белән машинада килеп туктаганда, Кәримә апа күршеләре белән яр кырыеннан ук тотып алган коймага терәлеп утырганнар, ә берничә егет-кыз читтәрәк көлешәләр, сөйләшәләр иде.

- И, Кәримә апа, кай арада ансамбль оештырып өлгердең?

- Үзең бит, миңа син как ыскурый пумош дия идең. Яшьләр тавышы ишеткәч түзмәдем, чыктым. Соңгы елларда бу ярларда яшьләр тавышы ишелмәде бит. Ничек сагындырган.

Венера апаларын күргәч, яшьләр борылып килделәр.

Яр буе көлешү, шаяру авазына күмелде. Кемдер авылга багышланган җырны башлады.

Иртә таңнан кояш нурларында,

Биек тавың балкый ерактан.

Яшеллеккә чумган гүзәл авылым,

Шушма кочып, сине яраткан.

- Кем малае җырлый? Тавышы матур...

- Мәҗит улы.

- Карагыз әле, нинди күңелле кич утырулары, туганнар, - диде Кәримә апа сөенеп һәм гармунын алып, авыл көен уйнарга тырышты, ә яшьләр үзләренчә җырлый бирделәр.

Сәрия Бикбова, Чирмешән, Бәркәтә

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: