Логотип Казан Утлары
"Шифалы куллар" бәйгесе

Фәрештә син шәфкать туташы

Зур йөрәкле шәфкать туташы.

Үлем белән күзгә-күз очрашып,

Озак кына ятсаң тартышып.

Шул чоңгылдан тартып ала сине,

Зур йөрәкле шәфкать туташы.

Ак халатлы фәрештәгә тиңлим,

Мин сокланып шәфкать туташын.

Көнен, төнен белми ярдәм итә,

Саклап күпме кеше тормышын.

Яраланган тәнне генә түгел,

Дәвалый ул җан ярасын да.

Матур сүзләр табып кирәк чакта

Тик яхшыга юрый барсын да.

Шәфкать туташының йөзеннән дә,

Гел җылылык кына бөркелә.

Нинди генә кыен чак булса да,

Яшәү дәрте синдә иңдерә.

Ак канатлы фәрештәләргә без,

Кызганмыйкчы җылы сүзләрне.

Сихәт иңгән шул куллары белән

Саклап кала алар күпләрне.

 

Нәфисә Ханмурзина,

Буа районы Зур Фролово мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев