Дүсә килен (хикәя)

Бүген ул ничектер начар йоклады. Мәрхүм ирен дә күргән кебек булды төшендә. Әллә нәрсә китердеме, бирдеме, ачык тәрәзә янында тора иде елмаеп. Кайчандыр әнисе әйтә иде, үлгәннәрдән әйбер алырга ярый, бирергә генә ярамый дип. Яңа көн дөньяга аваз сала. Үзенең бетмәс шатлыклары әллә хәсрәтләре беләнме. Ә аның көннәре бертөрле, таң ата да кич була. Табигатьтә көз... гомер көзе... Алар арасындагы уртаклыкны эзләп торырга да кирәкми сыман - салкын һәм бушлык. Әле бик иртә, кояш та чыкмаган. Ул җыерчыклы йөзен тәрәзәгә текәгән дә уйга чумган. Анда-санда искән җил тәрәзәгә биек тирәкнең яфраксыз ботакларын кагып куя. Ботаклар тәрәзәгә сугылган саен, аның уң аягы сулык-сулык сызлый. Хәтта табан асларына кадәр кычыта. Ул ботын сыпырырга итә дә, тик куллары бот төбендәге бушлыкка гына орына. Юк, аягы юк, ә нигә сызлый соң. Күрше бүлмәдә кемнеңдер аяк тавышлары ишетелде дә тынды. Кызы белән кияве эшкә барырга җыена булыр. Ә аңарга үз уйларына бирелеп утырудан башка нишләргә кала. Хәер, шәле бар. Ул бәйли башлаган уртасын кулына алды. Ут кабызмый гына чүпли башлады - бер күз, ике күз. Кулы өйрәнгән шөгыльне эшли бирде. Ә исенә әле бер, әле икенче вакыйга төшә. Әллә кемнәрнең тавышлары колагына чагылып киткәндәй була. Нигәдер бүген йомгак белән бергә аның уйлары да бертуктаусыз сүтелә дә сүтелә. Үткәннәр менә генә, кул сузымында. Кайтырга юллар гына юк.

Ул авылга дан иттереп килеп керде. Кыска чәченә үтә күренмәле болонье яулык бәйләгән. Аркасына гитара аскан, кулында чемодан, икенчесе белән кечкенә кызын җитәкләгән. Дан итеп яшәде дә. Караңгы татар авылына фельдшер итеп юллаганнар иде аны. Батыр йөрәкле, тәвәккәл, кешелекле, сүзен шартлатып әйтеп бирә торган - бу сыйфатлар, мөгаен, врач кешегә иң кирәклеседер. Ие, ат арбасыннан төшеп калып, Сакмар буенда утырган ул авылга беренче аяк атлаганда, озак тормам, кыш чыксам дип килгән иде. Көтү таралып, кичке эңгер сеңгән вакыт. Салам түбәле, читән коймалы, аскы ягында башкортлар, өстә - татарлар яшәп яткан бик борынгы авыл. Түбәтәйле абзыйның: "Потом наляво, потом прямо," - дип юл өйрәткәнен исләп, ул авыл урамыннан алга атлады. Кырык дүртенче-кырык бишенче елларда шәһәр госпиталендә, аннан сугыш бетүгә балалар йортында эшләп, уңышсыз гына кияүгә чыгып бер кыз табып аерылган иде. Үзәктән ерак урнашкан балалар йортыннан китүенең сәбәбе дә кызы булгандыр.  Аны район җирендә берәр мәктәпкә укырга бирергә, үзенә дә больница тирәсенә эшкә урнашырга иде исәбе. Тик аны көтеп тормаганнар икән.

- Что сез, Евдокия Васильевна, - диде баш врач, стенага эленгән район картасы янына килеп. Анда бик күп кызыл тамгалар ярылып ята иде. - Менә, карагыз, - ул билгеләнгән урыннарны төртеп-төртеп күрсәтте. - Кеше җитешми, авылларга врачлар кирәк. Район зур, рәхәтләнеп сайлан.

Евдокия аптырап картага текәлде, күзеңне йомып кына төртеп күрсәтмәсәң монда.

- Без аңлыйбыз, Евдокия Васильевна, сез дә безнең положениягә керегез. Сез тәҗрибәле врач, яралылар белән дә эшләгәнсез, шулай ук ятимнәр йорты. Ул районнан ерак түгел, кызыл тамгалар күп урынга төртте. - Колчым авылы, әйе-әйе, татар авылы, мин сезгә әйтим, аның сельсоветына караган тагын биш авыл сезнең карамакта булачак. Аннан яшь хатынны куркытмыйм дигәндәй әйтеп куйды:

- Ә беләсезме, татар халкы бик йомшак, күндәм; бу авылда да бик яхшы кешеләр яши.

- Беләм, - диде ул картага текәлгән килеш, үз уйларына бирелеп, - госпитальдә татар-башкорт егетләренең сабырлыгына, батырлыгына соклана идем мин.

Бу сүзләрне баш врач ризалык дип кабул итте бугай. Өстәл янына үтеп, кәгазьләр әзерли дә башлады:

- Ул якка барырга подвода йөреп тора, курыкмагыз.

Юк, курыкмады ул, тел белмим дип тә тормады. Күз күрер дип тәвәккәлләде.

Сугыштан соңгы еллар, аның сулышы бөтен җирдә ярылып ята. Аксак-туксак ирләр, ятим калган япь-яшь хатыннар, эреле-ваклы бала-чага. “Потом прямо” бара торгач, авыл уртасындагы фермага тап булды. Кайчандыр авылның беренче бае Минһаҗ картның дөньясы булган киң ишек алды, таш сарайлары, зур өе – болар барысы да колхоз милке иде инде күптән. Урам аша манарасы кисек мәчет – мәктәп. Шулардан ерак түгел тыкрык аша зур гына йортта силсәвит. Бер ягы амбулатория икән. Аның уң як бүлмәсе кеше торырлык итеп җайландырылган. Карават, кечкенә өстәл дә көзге. Янында өтәләнеп йөргән авыл советы председателен куалап дигәндәй чыгарып җибәреп, караватта мышнап йоклап яткан кызына текәлде.

- Вот Любушка, - диде ул , - такие дела.

Ул арада чүлмәк белән шулпа тотып күршеләр дә килеп керде. Бик яхшы кешеләр яши дигәне дөрес булды баш врачның, тирә-күршеләр башта ук калдырмадылар. Ә инде җанын-тәнен биреп эшкә тотынган врач тиз арада үз кешеләренә әверелде. Татар авылы дигәч тә, ун еллык мәктәбе, колхоз, кибетләре бар.

Тагын сулык-сулык килгән ботын тотып тынып калды. Ипләп кенә өй ишеге ябылды, шулай инде, кызы белән киявенең уятмыйбыз дип чыгып китүләре.

Ничә гомер үтсә дә, шул еллар әле кичә генә кебек. Яшь иде шул ул. Аның уйлары тагын авыл урамнарын, тыкрыкларын айкый башлады.

Алтмышынчы еллар. Авыл төзекләнә, яңа өйләр калкып чыга. Яңа гаиләләр, авылда яшьләр күп, колхоз гөрләп тора, балалар туа. Берсен алып чыгып китә районга, кайтып та җитә алмый, ярты төндә яңадан килеп тәрәзә шакыйлар. Тагын чыгып йөгерә, күпчелек мәктәпнең грузовой машинасы йөртә иде, хәер тракторы да калмады, аты да. Хәзерге кебек назланып тормадылар. Район үзәгенә барып җитүе бигрәк тә кыш көннәрендә авыр, күп вакыт авыл уртасындагы медпунктка да килеп җитә алмыйлар, өйдә табалар. Ул яшь аралаш елмаеп куйды. Үзе эшләгән чордагы балаларның һәрберсен белә, һәрберсе аның кулы аша үтте. Соңгарак медпунктның икенче бүлмәсендәге силсәвитне, урам аркылы яңа бинага күчерделәр. Буш калган ягын туучы хатыннарга яраклаштырдылар, аның артыннан да үзе йөрде, күп ишекләрне шакырга туры килде. Евдокиядан Дусяга әйләнде, Дүсә апай. Әйе, татар-башкортларның олылап хатын-кызга эндәшә торган сүзе. Авылда башкортлар да, татарлар да яши. Тик мәктәптә татар телен өйрәнгәнгә күрә, татарча күбрәк сөйләшәләр. Аңарга да бу телне өйрәнүе авыр булмады. Күпчелек әби-сәбиләргә рус теле ят. Алар авылдан беркая чыкмаган, ә аралашырга кирәк. Ул авыр сулап янә көз кояшының сүлпән яктысына карашын төбәде. Кулыннан килгәннең барысын да эшләде. Аның намусы чиста, хәтта кулыннан килмәгәнне дә эшләде бугай. Тәрәзә кашагаларын юкә мунчала белән ышкып юып йөргән Маһинурттинең кулына, пәрдәгә кадап куйган энә, шартлап сынып, кереп киткән. Кулбашын ат кылы белән бәйләп, беләген кискәләп бетте, юк тоттырмый энә, әйтерсең тере. Кан юлына төшсә инде соң булачак. Ап-ак йөзе качкан Маһинуртти, куркышыннан авыртуын да тоймый бугай. Әле генә улым кайта дип очып-очынып йөри иде бит ул. Берничә җирдән кисеп, чак дигәндә эләктереп алды. Иреннәре тавышсыз гына кыймылдаган Маһинуртти эченнән генә догаларын укыгандыр, Дүсә үзе дә бар булмышы белән Ходайга ялварды. Һәм андый очраклар күп булды. Күбрәк авыруларны өйләрендә карады, бала авырса аңа банка куеп, кайнар уколны икешәр кабат барып сала иде. Ул ачмаган ишек, ул тапамаган тупса калмагандыр. Пунктка да күп киләләр иде. Һәм бер көнне трактор тимере кулын сыткан егет килеп керде. Солдат хезмәтеннән яңа кайткан урта буйлы чибәр егет, аның күңеленә керде дә утырды. Ә инде кулының ярасы беткәч тә килүен дәвам иткән егеткә үзенең дә ошавын белгәч, бу авылдан башка китмәячәген аңлады. Ул өстәлдә торган фоторәсемне кулларына алды. Аның эчендә җылы гына учак кабынгандай булды, хәтта җанына барып төште шикелле. Ярдәмләшеп, бер-берсен аңлап яшәделәр алар Аухадие белән, бик рәхмәтле ул иренә .Баласын да кабул итте. Аннан оныклар китте, алар инде бабайларын бигрәк тә нык яраттылар. Әй ул чактагы борчылулары. Марҗа киленне берничек тә кабул итәсе килмәде шул биата. Аларны да аңлый ул хәзер. Шулай итеп, кача гына, йөгереп йөргән Нәирә түтигә килен булды да куйды. Авылның матур гадәте буенча аңа хәзер бианасы гына түгел, тирә-күршеләр дә килен дип эндәшә иде. Ә инде Аухадиенең сеңелләре Зөлхәбирә белән Нәзирә, беренче көннән үк авыз тутырып, матур итеп еңгәй диделәр. Сугыш елларында ук калган читән нигезле кечкенә саман өй урынына яңаны салып чыктылар. Ул елларда бигрәк күңеле иде бит: язгы Сабан туйларын әйтәсеңме. Чамбула тавы астында бөтен халык белән бәрәңге алулары дисеңме. Көзгә кергәч, каз өмәләре, сугым суюлар. Кунакларга йөрешүләр, җырланмаган җырлар калмый иде. Татарчасы да, русчасы да. Баш врач дөрес әйткән, тирә-күрше биш авыл аның карамагында булды. Рус, татар, башкорт авыллары, аларның хәзер күбесе юк та инде. Юллар юк, кышын кар баса. Ырынбур далаларында бигрәк тә бураннар көчле. Үзе ат та җикте, бернәрсә уйламыйча төнге юлларга да чыкты. Аның арасында авыл советы депутаты йөкләмәсе. Берничә елдан районга депутат итеп сайладылар. Авылга юл салуда күпме көч кертте ул. Эш тә эш, өйдә тынычлап утырганын хәтерләми дә. Юк инде, бер ул гына түгел, башка врачлар да шулай эшләгәннәрдер, иманы камил. Тик бу узган язмыш аныкы, бу үткән тормышны ул үз җаны-тәне белән кичергән. Һәм бүгенге көнгә килеп җиткән аянычлы картлык та – аныкы. Лаеклы ялга чыккан иде инде. Дәртләнеп оныклар сөеп, кунакка йөрешеп, туганнар белән бергә-бергә катнашып яшәр вакытлар җиткән иде. Тормыш көннән-көн яхшыра, бар нәрсә дә үзгәрә. Язмыш дими ни дисең. Врач буларак укол салдырырга аңа пенсиядә булса да киләләр иде. Анда-санда авырып китсә, ул үзенә үзе кадады. Хәзер аның шприцларын да бит элеке кебек кайнатып торасы юк. Үземнеке үземә ярар дидеме, күрәчәге булдымы. Ни булса булды: бер кат ясалган шприцны икенче кабат та куллангач, аның аягы шешеп китте. Алай итте, болай итте, үтәр диде. Тик соңыннан аягын саклап кала алмадылар шул, бот төбеннән кистеләр. Бер вакытта да паникага бирелмәгән, куркуны белмәгән, ул бу очракта да нык булып кала алды, бирешмәде. Тик Аухадие генә бигрәк нык кайгырды шул. Дүсә үлә, Дүсә нишләр дип үзе яман авыруга дучар булды, һәм бер ел дигәндә үлеп тә китте. Аны үзен генә калдырды да китте. Ул авыр сулап тагын тәрәзәгә текәлде. Бу уйларны, бу вакыйгаларны ул бит инде ничә кат башыннан уздырган. Тик үткәннәр искә төшкән саен күңелен ниндидер җылы сагыш басып ала, үзенең гомере заяга узмаганына ул ышана, шуңардан алдагы яшәешенә көч ала. Нишләп утыра соң, озакламый балалар да кайтыр, аш та салмаган. Ул эшләрен җыя башлады, шул вакыт:

- Еңгәй! - дигән таныш тавыш ишетте, - болар кая булган?

Ул ашыгып-кабаланып күз яшьләрен сөртте. Менә нәрсәгә иртәдән бирле җанына урын таба алмаган икән. Менә нигә Аухадие аны иртән уятты икән. Тирән итеп тын алгач, сынын турылайтып утырды. Креслосын әйләндереп, тавыш килгән якка юнәлде.

Раушания Нигматулина

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: