Логотип Казан Утлары
"Шифалы куллар" бәйгесе

Беренчеләр

Җирдә кирәк сезнең кебекләр.

Төрле табиб очрый бу тормышта.

Берсе ак халатлы, күңеле ак.

Икенчесе - шулай ук ак халатлы,

Тик эшләве генә башкарак.

Берсе гел елмаеп тора, киңәш бирә

Игътибарлы, теле дә татлы.

Икенчесе - кырыс, карый - бетте.

Сөйләшергә юк аның вакыты.

Беренчесе - кояш кебек керә,

Яшәү сулышы өрә карашы.

Икенчесе керсә, өмет бетә,

Кала бары өйгә кайтасы.

Беренчеләр, сез күбәүләр бездә,

Фәрештәгә тиңдәш табиплар.

Сәламәтлек биргән шифа куллар,

Җирдә кирәк сезнең кебекләр.

Әмирова Гүзәл Илфат кызы,

Яр Чалы шәһәре 41 нче мәктәбенең

10 нчы сыйныф укучысы

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев