Ак халатлы табибәм

Әниемнең назлы тавышы,

Һәркөн иртән мине уята.

Җылы, йомшак куллары белән,

Иркәли һәм сөя, ярата.

Иркәләнәм әни кочагында,

Назлылыгын тоям мин аның.

Әнием дип, күзләренә карап,

“Яратам бит, сине”, – диямен!

Аяз күктә очкан кошчыкның да,

Әниләре бар бит, беләмен.

Кара болыт килеп аермасын,

Ялгызлыктан сакла, Ходаем!

Мәңге яшә әни авырмыйча,

Бәхет, шатлыкларга күмелеп.

Салкын җилләр сине урап узсын,

Тынычлыкта үтсен гомерең.

Якты кояш кебек син балкыйсың,

Көләч күзләреңнән нур сибелә.

Киңәш биреп, алга этәрүче,

Әни бит ул, минем бер генә!

Исемең бит әни данга лаек,

Шифалы бит синең кулларың.

Күпме кеше синнән киңәш сорап,

Яннарыңа килә көн саен.

Йөгерә-йөгерә эшкә барасың да,

Ак халатың киеп куясың.

Ачык йөзең белән кешеләрне,

Дәваларга син ашкынасың.

Эшең дә бит әни бик катлаулы,

Беркайчан да син зарланмыйсың.

Чиргә каршы, авырулар белән

Көрәшү юлын эзләп табасың.

Сәламәтлек бетеп, канат сынгач,

Яшәү нуры сүнә күзләрдә.

Йөрәк һаман дөп-дөп тибә әле,

Яшиселәр килә дөньяда!

Һөнәр ияләре бик күп алар,

Кирәклесен сайлап алгансың.

Син кулыңнан килгән сәләтеңне,

Максат итеп алга куйгансың.

Өмет чаткылары, яшәү дәрте,

Ярдәм кулы сузып кешеләргә,

Ак күңелле, саф йөрәкле булган

Ак халатлы минем табибәм.

 

Тимур Ситдиков, Чистай шәһәре 16 нчы мәктәбенең

7 нче сыйныф укучысы

Фото авторныкы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: