Логотип Казан Утлары
"Шифалы куллар" бәйгесе

Ак халатлы изге җаннар

Бу дөньяга аваз салгач, Кулларына мине алган, Кендек каны тамганчы ук, Әнкәм күкрәгенә салган - Фәрештәгә тиң табиплар!

Бу дөньяга аваз салгач,

Кулларына мине алган,

Кендек каны тамганчы ук,

Әнкәм күкрәгенә салган -

Фәрештәгә тиң табиплар!

 

Беренче кат юган, төргән,

"Кыз туды" дип сөендергән,

Авырып китсәк, хәлне белгән

Кирәк тапса, дәва биргән -

Ак халатлы изге җаннар.

 

Дөнья булгач, бар да була,

Кешеләр гел авырып тора.

Күктән тәңре саклаганда,

Чирдән дәва тапмаганда -

Җирдә табип ярдәм кыла.

 

Армас-талмас беләгегез,

Курку белмәс йөрәгегез,

Сезнең алтын кулларыгыз,

Язмышларны язып тора.

Кеше гомерен саклап кала.

Мин баш иям Сезнең алда!

Ак халатлы изге җаннар!

 

Әмирова Роза Илфат кызы.

Яр Чаллы шәһәре 41 нче мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы

фото: pixabay.com

 

Теги: бәйге шифалы куллар

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев