Логотип Казан Утлары
"Шифалы куллар" бәйгесе

Ак халатлы фәрештә

Үлем-яшәү арасында Җан эленеп торганда, Бетем инде, киттем инде Дигән уйлар корганда...

Үлем-яшәү арасында

Җан эленеп торганда,

Бетем инде, киттем инде

Дигән уйлар корганда,

Ул килде... Ап-ак фәрештә

Елмаеп хәлне белде.

Караңгыны ярып килде,

Дөньяны нурга күмде.

Йомшак кулы, җылы сүзе

Җанда өмет уятты.

Күңелдә дә, бүлмәдә дә

Тормыш җырын уйнатты.

Үлем-яшәү арасында

Җан эленеп торганда,

Аның йомшак, җылы кулын

Маңгаенда тойганда,

Егет яшәр, егет яшьнәр,

Тормыш җырын ул сузар.

Ак халатлы фәрештәсен

Кочып гомере узар...

Илһамия Гыйззәтуллина,

С.К. Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясенең 9Б сыйныф укучысы

фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев