Логотип Казан Утлары
"Шифалы куллар" бәйгесе

Ак халатлы фәрештә

Ачык йөзле, тәмле телле – Ак халатлы фәрештә. Йомшак куллы, мәрхәмәтле, Җитез дә син һәр эштә.

Ачык йөзле, тәмле телле –

Ак халатлы фәрештә.

Йомшак куллы, мәрхәмәтле,

Җитез дә син һәр эштә.

Шәфкатьле табиб кулында

Бит кеше гомерләре.

Була, соңга калмыйм, дигән,

Бик тынгысыз көннәре.

Елмаюлы күз карашы

Терелтмәс соң кемнәрне?!

Йомшак сүз дә дәвалый бит

Сырхаулы күңелләрне.

Болытларны таратучы

Табиб – яшәү кояшы!

Караңгыны яктыртучы

Безгә яшәү маягы.

Буа шәһәре лицей-интернатының

10 нчы сыйныф укучысы Гимадиева Рәисә

Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев