Логотип Казан Утлары
"Шифалы куллар" бәйгесе

Ак күңелле табибларга

Биргән антка тугрылыклы калып, Тайпылмыйча барган юлыннан. Кеше гомерләрен саклап калу Килми бит ул һәркем кулыннан.

Биргән антка тугрылыклы калып,

Тайпылмыйча барган юлыннан.

Кеше гомерләрен саклап калу

Килми бит ул һәркем кулыннан.

 

Ак халатың ак күңелең кебек,

Шифа, хәтта әйткән сүзләрең!

Арыганыңны гына чагылдыра

Төн йокысыз үткән күзләрең.

 

Әнкәй кулларыдай дәва бирә

Авырганда синең ярдәмең.

Белеп яшә, табиб, хезмәтеңнең

Кешеләргә бик тә кирәген.

 

Гафурова Әдилә,

Буа шәһәре 5 нче гимназиясенең

10 нчы сыйныф укучысы

фото: pixabay.com

Теги: бәйге шифалы куллар

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев