Логотип Казан Утлары
"Шифалы куллар" бәйгесе

Ак күңелле шәфкать ияләре

Күзем ачтым якты дөньяга мин Ак халатлы ханым кулында, Шушы сабый үсеп сөйли хәзер Шәфкать туташлары турында.

Күзем ачтым якты дөньяга мин

Ак халатлы ханым кулында,

Шушы сабый үсеп сөйли хәзер

Шәфкать туташлары турында.

Табибларсыз яшәү кыен икән,

Авырып киттем инде нишләргә?

Аптырап калды әни һәм әтием,

Уйладылар Сезгә дәшәргә.

Озак көттермәде, килде бит ул!

Дару исе керде бүлмәгә,

Елмайды да бирде киңәшләрен

Рәхәт булып китте күңелгә.

Бер без генә мени борчуыгыз?!

Яше-карты, бала-чагасы.

Һәрберсенә аерым дәва кирәк,

Була гына күрсен шифасы.

Кодрәтегез, беләм, чикле сезнең,

Үзегез дә аны таныйсыз.

Гиппократ антына тугры булып,

Шәфкать күрсәтүче табиб сез.

Ак күңелле шәфкать ияләре!

Һәр эшегез – һәйкәл куярлык.

Телим сезгә: күңел матурлыгы,

Сәламәтлек һәм дә сабырлык!

 

 

Гайнетдинова Әминә,

Минзәлә районы Р.Закиров исемендәге Урыс төп гомуми белем бирү мәктәбенең

3 нче сыйныф укучысы

 

Фото: “Казан утлары” архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев