Логотип Казан Утлары
"Шифалы куллар" бәйгесе

Ак күңелле апа

Куллары алтын шәфкать туташының...

Гүзәл апа-ак халатын кигән,

Йөрешләре үзенә килешә.

Авыруларның яшәү дәрте сүнгәч,

Ул аларга дәва өләшә.

Куллары алтын шәфкать туташының

Нур бөркелә матур йөзеннән.

Авыруларның һәркайсысы аңа

Рәхмәт әйтә йөрәк түреннән.

Ул елмайса, күктә кояш көлә,

Нур бөркелә бөтен дөньяга.

Ак халаты төсле ак күңленнән,

Сафлык бөркидер халкына.

Данир Гималтдинов,

Чувашстан Республикасы, Комсомол районы,

Тукай урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев