Логотип Казан Утлары
"Шифалы куллар" бәйгесе

Ак чәчәк

Ак халатлы, ак күңелле туташ – Үзе нәфис, матур – ак чәчәк.

Ак халатлы, ак күңелле туташ –

Үзе нәфис, матур – ак чәчәк.

Кеше гомере белән эш итә ул,

Аның кулларында-киләчәк!

 

Җылы сүзе белән дәвалый да,

Куя ала иңгә канатлар.

Юк гомерне бар итәргә мөмкин,

Кайдан килә шундый талантлар?!

 

Карашлары аның назга күмә

Һәм эретә таштай күңелне,

Яшәү көче өсти һәм терелтә!

Бу-могҗиза! Шулай түгелме?!

 

Чәчкәләргә тиңлим, юкка түгел!

Үзе нәфис, гүя ак чәчәк.

Күпме җаваплылык бу һөнәрдә,

Аның кулларында - киләчәк!

 

Эвелина Мостафина.

Казан шәһәре Яңа Савин районының

177 нче лицее укучысы

 

фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев