Юксыну

Уйлану рәвешендәге бу хатирә-истәлек моннан ун елга якын элек, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның юбилее уңае белән язылган иде.

Аерым өлешләре газета кысаларында кыскартылып басылып та чыкты. «Казан утлары» (минем өчен газиз басма!) җитәкчелеге Шамил Закиров турында берәр кәлимә сүз әйтүне сорагач, әлеге язма искә төште. Бәй, мин бит анда Шамил Зиннур улы Закиров турында да беркадәр язып үткән идем бит. Архивымнан табып, ул мәкаләне янәдән укып чыктым. Әйе, чыннан да шулай. Бернинди төзәтмә кертмичә, ул вакытта ничек язылган, шул килеш журнал укучыларына тәкъдим итәм.

Казанның иң бай егетләре Иртән тор да чиста-пакь күлмәк ки, һәм дусларны арттыр дөньяда!

Язмамның исем итеп куелган сүзләрен укыгач, долларлы миллионнарга ия кайберәүләр сискәнеп, сәерсенеп тә куярлар: кемнәр икән ул байлар? (Хәер, юкка борчылам: татар фамилиясе йөрткән замана байларының абсолют күпчелеге, вакланып, әби-бабалары, әти-әниләре сөйләшкән телдә газета-мазар укып маташмас...) Сискәнмәсеннәр дә, гаҗәпләнмәсеннәр дә, сүз алар аңлаган байлык турында бармый. Байлык – адәм балаларының акылын саташтыра торган нәрсә, катлаулы төшенчә. Бу очракта үзем аңлаган байлык, рухи дөньяга бәйле кыйммәтләр, аларга турыдан-туры мөнәсәбәте булган шәхесләр турында. Башкалабыз үзәгендә ике зур мәһабәт бина бар. Бездә башка күркәм биналар да җитәрлек. Әмма бу икесе халкыбыз тарихында миссиясе һәм әһәмияте ягыннан аерым статуска ия. Аларның берсе – Г.Камал театры, икенчесе – «Казан» милли мәдәният үзәге. Бу биналарның хуҗалары, ягъни директорлары – бертуган Закировлар (бу юлларны язганда, Дәрдемәнднең чын исеме Закир, ә Н.Исәнбәтнең чын фамилиясе Закиров булуы искә төшеп алды). Шамил Зиннур улы Закиров Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы төзелгәннән башлап, ягъни 1985 елдан бирле эшли, ә Ринат Зиннур улы Закиров – 1988 елдан башлап «Казан» милли мәдәният үзәге (1984-1990 елларда В.И.Ленин Үзәк музееның Казан филиалы) бинасында директор. Закировлар хуҗа булган бу биналар безнең өчен үзенчә изге (бигрәк тә Камал театры); бирегә күңел кушуы белән килеп, җанга «азык алып», шатлыктан сөенеп, аяныч хәлләрдән көенеп, әмма рухи яктан яңарып һәм тураеп чыга торган мәккәи урыннар. Укып-ишетеп беләбез: үткән гасыр башында Казан татарларының мәдәни учагы булып «Шәрекъ клубы» эшләп алган. Анда Тукай заманы зыялылары җыелган, спектакльләр куелган, китапханәләр эшләгән, «Сәйяр» труппасы җыйналган... Кыскасы, клуб ул чорда яңа яралып килүче милли сәнгатьнең үзенә күрә бер бишеге булган. Бүгенге Камал театрын һәм Милли мәдәни үзәкне «Шәрекъ клубы»ның дәвамчылары санап, аналогия үткәреп буламы? Була кебек. Чөнки тарихи максат шул ук: халыкны милләт буларак саклап калу, рухи үсешен тәэмин итәргә тырышу. Масштаблар гына бүтән, тәрбия ысуллары гына үзгәрәк. Әйтик, «Шәрекъ клубы»на илле-алтмыш кеше йөрсә, Закировлар идарә иткән биналарда, көн саен яки көнаралаш дигәндәй, уртача бишәр йөз кеше тамаша кыла. Кемнәр йөри соң бу залларга? Монда бит мал бүлмиләр! Асылда, Үткән белән Киләчәкне өзеклексез әхлакый тоташтыру зарурлыгын аңлаганнар йөри бу залларга. Рухыбыз сау булсын өчен, телебез бетмәсен өчен, көй-моңнарыбыз саклансын өчен. Шундый мәркәзи биналарны (бу сиңа ярым криминаль казино-мазино йортлары түгел!) үз кулларында тоткан, хуҗа була белгән егетләрне ничек итеп иң-иң байлар дип атамыйсың! Закировлар – тумышлары белән Чистай ягы кешеләре. (Чистай ягы Гаяз Исхакый, Әмирхановлар ягы инде ул.) Төгәлрәк әйткәндә, Нарат-Елга авылында ишле гаиләдә туып-үскән егетләр. Мәктәпне тәмамлагач, Казанның химия-технология институтына юл тотканнар, кергәннәр, укыганнар (бу очракта шуны да искәртеп үтәсем килә: беренчедән, башлы булган егетләр! Татар мәктәбен бетергәннәргә техник вузларга керү бик авыр иде; сәләтле күпме татар егет-кызлары рус теленнән сочинение аркасында киселеп калдылар! Икенчедән, техник белем алсалар да, милли мәсьәләләрне нечкә аңлауда, аларны чишү өчен тырышуда, гуманитар белем алган байтак мөтәтатарлардан Закировлар күп башка өстеннәр!). Институтны бетергәч, табигый, һәр кешенең индивидуаль, үзгә хезмәт юлы башлана. Тәртип-холыклар белән бер-берсеннән шактый аерылсалар да, Шамил белән Ринатның тормыш елъязмаларында охшаш яклар да байтак, һәр икесе дә вуз бетергәннән соң да укуларын дәвам итәләр. Шамил Ленинградта аспирантура (техник өлкәдә түгел, культура институтында!) тәмамлый, Ринат – күптән инде фәннәр кандидаты. Икесе дә комсомол-партия мәктәбен үтәләр, ягъни район һәм өлкә комитетларында эшлиләр. Икесе дә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре... һәм, ниһаять, алда әйтелгәнчә, икесе дә директорлар. Бертуган Закировларны мин кырык еллап беләм. Өлкәне Шамил белән, табигый, алданрак таныш. Ныклабрак танышу 1968 елны булды. Шамил – КХТИ студенты, активист, сәхнәпәрвәр. Институтның актлар залында татарның яшь әдәбият-сәнгать вәкилләре белән очрашу оештырды ул. Без дүртәү чыгыш ясадык: җырчы Илһам Шакиров, композитор Ренат Еникеев, язучы Роберт (ул вакытта әле Рабит түгел) Батулла, яшь шагыйрь сыйфатында – мин. Ул кичә мәңге онытылмаслык тамаша булды. Халык залга, коридорларга сыймады. Милициягә дә эш табылган ул кичне, урамда калган яшьләр ишекләрне каерып, тәрәзәләрне ватып залга үтмәкче булган. Торгынлык чорының башлангыч еллары булса да, сәяси «җепшеклек» кайтавазы көчле булган әле ул вакытта. Шамил инициативасы белән оешкан бу кичә төрле вариантларда Казанның байтак вузларында шаулап узды. (Ул еллар турында олуг әдибебез Рабит Батулла тәфсилләп язып чыгарга да ниятли дип беләм. Батулла ул чорда «Ядкарь» иҗади яшьләр хәрәкәтен җитәкләде.) Оештыру сәләте студент елларында ук булган инде Шамилнең. Закировларга бер нәрсә хас: әгәр үзләре инанган максат өчен кирәк булса (беренче чиратта, милли мәнфәгать), алар вазифаи кысаларга гына сыя торган затлар түгел. Бер карасаң, студент-химикка ул кичәне оештыру мәҗбүри ихтыяҗ түгел бит. Ә бит оештырган! Димәк, аның бу гамәле күңел таләбе, җан таләбе булган. Мондый мантыйк белән фикер йөртсәң, Шамил әфәнденең гомере буе кылган бар хезмәтләре күңел таләбе белән башкарылды шикелле. Эшне җаны-тәне белән бирелеп үтәү – бу аның тормыш кодексы, кредосы. Чирек гасырга якын театрда директор булып торганда, бихисап эшләрнең байтагын, бәлки әле яртылабындыр, эшләмәскә дә булыр иде. Беркем дә бәйләнмәс иде. Дөньяда инструкция-устав буенча төп-төгәл үз вазифасын гына башкарып, тыныч кына бәргәләнмичә яшәп, карьера яулаган җитәкчеләр буа буарлык. Соңгы дистә еллар эчендә Шамил Зиннурович инициативасы һәм турыдан-туры катнашы булган театрдагы зур башлангычларның кайберләрен генә санап үтим: өлкән яшьтәге ветеран артистларның «Инсаният» труппасын төзү, яшьләр өчен «Балачак» студиясе оештыру, «Яңа татар пьесасы» конкурсын үткәрү, театр һәм артистлар турында китап-альбомнар бастыру, шактый озак еллар өзеклектән соң ерак өлкәләргә һәм чит илләргә янәдән гастрольләргә чыга башлау. Театр эчендәге иге-чиге, очы-кырые булмаган хуҗалык һәм ремонт эшләре... Ярый, бу гамәлләр театр эшчәнлегенә, директор вазифасына карый, диик. Ә менә соңгы елларда Кызыл Байракта (Югары Ослан районы) гөрләп уза торган «Сәйдәшне искә алу» тантанасын, Яуширмәдә (Чистай районы) үткәрелүче «Исхакый укулары»н, театр мәйданында «Туган тел» бәйрәмнәрен оештыруга алынуын ничек аңлатасың? Кушып эшләтә торган гамәлләр түгел болар. Сәйдәшкә багышланган бәйрәмне Сабантуй шикелле үк зарыгып, сагынып көтеп алалар хәзер. Бу бәйрәм елдан-ел масштаблы төс ала. Безнең күз алдында республикакүләм яңа бәйрәм туды. Әлбәттә, әлеге чараларда Мәдәният министрлыгы, театр, иҗади оешмалар, җәмәгатьчелек тә актив катнаша. Әмма, ни генә дисәк тә, бу очрашу-тантаналарны Шамил Закировсыз күз алдына китерү кыен. Күп нәрсә аның фидакярлегеннән, тынгысыз тырышлыгыннан тора. «Байлык тынгы бирми ул!» дигәннәре әллә дөрес микән? Әллә рухи байлык иясенә дә карый микән бу тәгъбир?

[caption id="attachment_29548" align="aligncenter" width="601"]Шамил Закиров һәм Марсель Сәлимҗанов Шамил Закиров һәм Марсель Сәлимҗанов[/caption]

Ш а м и л З а к и р о в . Кемнәрдер аны «изге җандыр ул», диләр. (Төрле телләрдә йөзәрләгән Коръән тупланмасын булдыру да нәрсәдер аңлата шикелле.) Мин үзем, мәсәлән, аның байтак язучыларга ярдәм кулы сузганын беләм. Ул шулай ук халкыбызның төп журналы булган «Казан утлары»ның да якын дусты, аны таратуда булышып тора. Кайчак уйлап та куям: бу кешенең дошманнары, һич югы, күралмаучылары бар микән? Бардыр. Озак еллар җитәкче булган кешене өнәмәүчеләр булырга тиеш. Шулай да андыйларның дәлилләре аздыр. Үлчәү тәлинкәсенең яхшырак ягы дигәне шапылдап аска тартадыр... Мәшһүр артист Ринат Таҗетдинов әле быел гына узган үзенең юбилей кичәсендә болай дигән иде: «Шамил Зиннурович исән-имин эшләгән чакта җирләнергә насыйп булсын иде!» Артистларча, бераз эффектны да онытмыйча әйтелгән булса да, бик тә гыйбрәтле, моңсу сүзләр!


Мәкалә кыскартылып урнаштырылды. Тулаем «КУ» журналының 7нче (июль, 2017) санында укырга мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: