Логотип Казан Утлары
Шәхесләребез

Сәгадәт (дәвамы)

Мәхмүт Таһир миңа: «Сәгадәт апа тагын бер генә ел яшәсә дә, Г.Исхакый буенча никадәр эш башкарып кала идек!» – дип үкенеп язды.

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

Сәгадәт Чагатай Анкара университетында төрек телен укыта, аның ире профессор Таһир Чагатай (1902-1984) шул ук университетта студентларга социология буенча белем бирә.

Сәгадәт баштарак, хәтта университетта эшләгән елларында да, «Исхакый кызы» гына булып йөри. Югары дәрәҗәләр аңа җиңел генә бирелми. Көндәшләре аның турында: «Ул урысча укыган, төрек телен Әхмәтҗан кадәр генә белә», – дип, еш кына аяк чалалар. Г.Исхакыйның Истанбулдан Анкарага язган хатларында әтисенең кызы өчен бик борчылуы, кызына ярдәм итәргә тырышуы күренә. Сәгадәт үзенең белеме, тырышлыгы белән югары дәрәҗәләргә ирешә. «Исхакый кызы» гына булудан чыгып, профессор-тюрколог исемен үзе яулап ала.

Сәгадәт апа белән мин 1989 елның башында хат аша таныштым. 90 нчы еллар ахырына таба үзгәртеп кору җилләре татарларга да килеп җитте, һәм язучылар, галимнәр исемнәре бездән ераклаштырылган күренекле кешеләребезне барларга кереште. 1987 елда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты директоры Мирфатыйх абый Зәкиев карары белән «Мирас» комиссиясе төзелде. Шул чагында Гаяз Исхакыйның үзем күп еллар буе эшләп, туплап куйган 4 томлык әсәрләр җыелмасын – әдипнең үз ватанында басылган барлык әсәрләрен өстәлгә куйдым. Боларның кайчаннан бирле һәм ничек эшләнүе – бусы озын һәм гыйбрәтле бер тарих. Анысына кереп тормыйм. Мәскәүдә тыелган фондлар ачылып, аннан Исхакыйның чит илдә басылган әсәрләреннән беренчесен – «Жан Баевич» пьесасын алып кайттым.

Шуннан соң гына мин Анкарага Сәгадәт апага хат язарга батырчылык иттем. Үзем эшли торган институтның грифлы кәгазьләренең берсенә: «Миндә барлар», дип куеп, машинкада басылган бит саннарын да күрсәтеп, тупланган, безнең язуга күчерелгән әсәрләрнең исемлеген, икенче кәгазьгә «Миндә юклар», дип язып, Төркиядә Г.Исхакыйның 100 еллыгына чыгарылган китаптагы исемлектән алып, чит илдә басылган, әмма кулымда булмаган әсәрләрне теркәдем. Сәгадәт апа миңа ышаныр микән, дип борчылдым. Ә Сәгадәт апа миңа ышанган һәм сөенеч тулы хаты белән бергә берничә китап та җибәргән. Бандероль умырып ертылган, соңыннан бик тупас итеп скотч белән ябыштырылган иде. Ул чорда бездә читтән килгән һәр пакетны тикшерәләр иде әле. Сәгадәт апаның хаты Г.Исхакыйның чит илдә язылган әсәрләре хакында без белмәгән, ишетмәгән беренче яңалыкларны алып килгән иде.

Соңыннан сөйләүләренә караганда, Сәгадәт апа миннән алган хатны үбеп-үбеп, битенә сөртеп елаган, әле бер, әле икенче танышын өенә чакырып, хатны кат-кат укыткан. Истанбулга танышларына шалтыратып та хәбәр иткән. «Әтиемнең бөтен китаплары табылган, шул мәхшәрле елларда Советлар Берлегендә аларны укыганнар икән, бер ханым аларны җыеп алып, эшкәртеп өлгергән, бастырабыз, дип яза», – дип кабатлый икән.

Кызганычка, бу вакытта инде Сәгадәт апа бик каты авыру, хәлсез булган. Шулай да, «мин үзем салам», дип, почтага барып, миңа дигән хатны да, бандерольне дә үзе җибәргән. Чыннан да, почтада төрелгән бандероль тышлыгында Сәгадәт апаның кул язуы тора.

Сәгадәт апа күндергән адрес буенча Мәхмүт Таһирга хат яздым. Ул үзенең беренче хатларында ук: «Сәгадәт апа, нәрсә булдыра аласың, шулай ярдәм ит Лена ханымга, диде. Аның высыятен үтәргә тырышырмын», – дип язды. Г.Исхакыйның чит илдә язылган китапларының байтагын, күп кенә фотоматериалларны Төркиядән мин Мәхмүт Таһир аша алдым. Бик күп сорауларыма җаваплар да яза иде. Мин үзем дә ул сораган һәр китапны яки күчермәләрен аңа җибәрә тордым.

Шунысын да әйтеп китәргә кирәк: Мәрьям белән кызы Сәгадәтнең мөнәсәбәтләре турында төрле сүзләр йөргән. Әмма Сәгадәт бик яшьли әтисе янына чит илгә чыгып китсә дә, Чистайда, соңыннан Казанда яши торган әнисе белән араларын өзмәгән. Алар хатлар алышканнар. Моны исбатлый торган фактлар бар. Мәсәлән, Сәгадәт Чагатайның фоторәсемнәр альбомында Мәрьям белән кызы Суфия төшкән рәсем артына «21 август, 28 ел. Сәгадәт апага истәлек. Суфия. Чистай» дип язылган. 1928 елда төшкән рәсем: «Сөекле балам! Илһамия белән төшкән рәсемемне җибәрәм. Сагынганда карарсың. Әниең». Альбомда Суфиянең 1933 елда үзе генә төшкән рәсеме дә бар.

Илләр арасында чикләр ябылгач, Мәрьям белән Сәгадәтнең дә бәйләнешләре өзелә. 1989 елда Сәгадәт апа әнисе ягыннан бертуган сеңлесе Суфия белән яңадан хат алыша башлый. Казанга Анкарадан бүләкләр дә килә. Ләкин бу аралашу бик кыска гомерле була. Сәгадәт Чагатай-Исхакый 1989 елның 24 июнендә 84 яшендә Анкарада дөнья куя. Шул шәһәрдә җирләнә. Сәгадәт ападан варислар калмый.

Мәхмүт Таһир миңа: «Сәгадәт апа тагын бер генә ел яшәсә дә, Г.Исхакый буенча никадәр эш башкарып кала идек!» – дип үкенеп язды. 1991 елның декабрендә Мәхмүт Таһир үзе дә вафат булгач: «Мәхмүт әфәнде, ичмасам, бер генә ел яшәсә дә, күпме мәгълүмат, материал кайткан булыр иде Казанга», – дип мин үрсәләндем....

Г.Исхакыйның Сәгадәт апа хатында телгә алынган китаплары әдипнең 15 томлык әсәрләр тупланмасының 5 нче томында басылып чыкты инде. Хатта: «Локман хәким» – урысча тәрҗемәсе бар, татарчасы юк», дип язылган. Бу әсәрнең татарчасы Анкарада галим Рәшит Рәхмәти Арат архивыннан табылды. М.Худяковның Г.Исхакый төрекчәгә тәрҗемә иткән «Казан тарихы очеркы» турында Сәгадәт апа: «Анкарада Тарих корымында саклана», – дип язды. Тарих җәмгыяте бу китапны Анкарада 2010 елда бастырып чыгарды.

Күңелдә әрнеп торган үкенеч калды. Без Сәгадәт апа белән очрашырга өлгермәдек. Мин Г.Исхакый әсәрләреннән алты китап әзерләп чыгардым. Әдипнең сөекле кызы, өзелеп көтсә дә, аларның берсен дә күрә алмады. Соң, бик соң тотындык без Исхакыйларны кайтарырга... Күңелемне бары бер нәрсә юата: Сәгадәт апа әтисенең барлык китапларының да исән икәнлеген, аларның басарга әзерләнгәнен белеп китте.

Профессор-тюрколог Сәгадәт Чагатай русча, алманча, инглизчә, французча, төрекчә, латинча, гарәпчә, фарсыча яхшы укыган һәм сөйләшкән. Ул дөньяның төрле илләрендә фәнни конференцияләрдә катнашкан, күп илләрдәге тюркология җәмгыятьләренә әгъза итеп сайланган. Аурупа һәм Азия илләрендә аны яхшы беләләр, китапларын да өйрәнәләр. Шуңа күрә, чит илләрдә хатлар аша Г.Исхакый турында эзләнүләремдә профессор Сәгадәт Чагатай-Исхакый исемен атау үзенә күрә бер ышаныч визиткасы булып тора, дияр идем. Беренче хатта ук башланган теләктәшлек һаман дәвам итә, Г.Исхакый буенча башкарган эшләремдә Сәгадәт апа һаман да юлымны яктыртып тора сыман...

Исән булса, Сәгадәт апага быел 28 июльдә 114 яшь тулган булыр иде. 2007 елның октябрь аенда Анкара университетының Сәгадәт Чагатай эшләп киткән төрек теле, әдәбияты һәм география бүлеге Сәгадәт Чагатайга һәм аның остазы Вилли Ванг-Каупка багышланган конференция үткәрде. Анда «Профессор др. Сәгадәт Чагатайның тәрҗемәи хәле» исемле югары зәвык белән эшләнгән, Истанбулда нәшер ителгән китап та тәкъдим ителде. Китапның авторы Һади Шенол бездән соратып алган фоторәсемнәр дә биредә урын алган иде.

Конференциядә чыгыш ясаучылар якташыбызның фәнни эшчәнлеген бик югары бәяләде. Шәкертләре – хәзер үзләре дә профессорлар – Сәгадәт апаның югары әхлаклы, әни кебек йомшак күңелле, хәлгә керә белә торган, мәрхәмәтле, акыллы киңәшче булуын искә төшерде. Күңелне каршылыклы, үкенечле хисләр биләде. Затлы нәселдән булган Сәгадәт, Туган илен бер күрергә тилмереп яшәсә дә, бик күп газаплы киртәләрне үтеп, барыбер үзенең чын асылын саклап кала алган һәм үзенә лаеклы биеклеккә ирешкән. Әтисе кебек үк көчле рухлы бу татар кызын Төркия үстергән. Милләтебезнең чит илләргә хезмәт итәргә мәҗбүр булган талантлы кызларын, улларын без әле бик аз беләбез.

2008 елда Истанбулда «Профессор др. Сәгадәт Чагатайның басылып чыккан барлык мәкаләләре» исемле ике томлык мәҗмуга дөнья күрде. Аның төзүчесе профессор Айсу Ата. Сәгадәт Чагатай турындагы китап та, мәкаләләре урын алган томнары да 1988 елда Сәгадәт апа үзе төзеп калдырган Айаз-Таһир (Төркестан-Идел-Урал) вакыфы тарафыннан нәшер ителгән.

Сәгадәт Чагатайның үзе исән чакта басылган «Чура батыр» (1935), «Алтын яруктан ике парча» (1945), «Төрек ләһҗәләре үрнәкләре» (I т., 1963), «Казакъча мәтеннәр» (1961), «Төрек ләһҗәләре үрнәкләре» (II т., 1972) һәм башка хезмәтләре бар. Кайберләре Яуширмәдәге Гаяз Исхакый музеена да куелды. Әтисенә җан җылысы, яшәргә көч биреп торган, аның өчен Ватанының бер сөекле кисәкчеге, сагынмалыгы булган Сәгадәтнең, күренекле профессор-тюрколог Сәгадәт Чагатай-Исхакыйның хезмәтләрен тәрҗемә итә башларга иде. Тарихи сәбәпләр аркасында бөтен дөньяга сибелгән талантларыбызны барлау, аларны Туган илләрендә танытырга ярдәм итү ватандашларыбызның бурычы дип саныйм.

Биредә укучыларга тәкъдим ителә торган хатларның икенчесе Сәгадәт апаның соңгы көннәрен тасвирлый. Сәйдә ханым Арсланбәк болар турында әлеге конференциядә сөйләгән иде. Сәйдә Арсланбәк Анкарада Төрек мәдәниятен өйрәнү институтында профессор Әхмәт Тимер белән бергә эшләгән. Аның әтисе Мансур Арсланбәк Ерак Шәрекътә, Мукденда Г.Исхакый нигезләгән «Милли байрак» гәзитендә хезмәт иткән. Гәзиттә аның мәкаләләре, шигырьләре дә басыла. Сәйдә ханым Г.Исхакый архивының Мәхмүт Таһирда сакланган өлешен тәртипкә сала, тасвирлама төзи, башка материаллар белән бергә Казанга кайтарырга әзерли. 1997 елда Сафия Имре-Мәңгәр ул архивны Казанга алып килеп, Президент Минтимер Шәймиев кулына тапшыра. Хәзер ул материаллар Татарстан Милли архивында саклана.

Сәйдә ханым 1970-1980 елларда Анкарада татар телендә «Казан» журналын чыгаруда катнаша. Татар милләтенә күрсәткән хезмәтләре өчен Сәйдә ханым Арсланбәк «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнә.

 

"КУ" 02, 2019

Фото: pixabay

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев