Сәгадәт

Гаяз Исхакыйның кызы Сәгадәтнең туган елы мәсьәләсе баштарак бераз бәхәслерәк булды. Төрле елларда язылган анкеталарда ул үзенең туган елын «1907» дип күрсәтә. 1989 елда әнисе Мәрьям Шәрипованың икенче ире Ибраһимнан туган сеңлесе Суфияга җибәргән хатында да «мин 1907 елда туганмын», дип язган иде. Г.Исхакыйның мин төзегән «Зиндан» җыентыгында (1991) шул ук исемдә автобиографик повесть та бар. Анда автор, беренче мәртәбә тотылып, Казан төрмәсендә ике тәүлек утырганнан соң, административ рәвештә туган авылы Яуширмәгә сөрелүе турында яза. 1906 елның 5 ноябрендә ул авылына кайтып җитә. «Менә миңа үземнең кызымны алып чыктылар... Кызымны күрмәгәнемә өч-дүрт ай үтсә дә, ул миннән бер дә ятсынмаенча килде», ди Г.Исхакый. Димәк, бала 1907 елдан алдарак дөньяга килгән булып чыга. Сәгадәтнең туу датасын ачыклар өчен, Татарстан милли архивындагы муллалар тутырып барган метрикә дәфтәрләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк булды. Баксаң, Сәгадәт Исхакый 1905 елның 15 июлендә (яңа стильдә 28) туган икән. Әтисе, Казан төрмәсеннән котылып, авылга кайтканда, балага 1 яшь тә 3 ай ярым була. Бу хәлләргә Ибраһим Нуруллин да игътибар иткән, ул да, метрикә дәфтәреннән карап, Сәгадәтнең туган елын ачыклаган икән. Ә менә метрикәдә Г.Исхакыйның беренче баласы – Сәгадәткә кадәр туган бер улы да булуын И.Нуруллин күрмәгән.

Татар энциклопедиясендә Сәгадәтнең туган елы ике урында ике төрле: 1905 дип тә, 1907 дип тә язылган. Шулай ук Г.Исхакыйның да туган көне 22 февраль дип ялгыш күрсәтелгән. Әдип үзенең «Тәрҗемәи хәлем»ендә: «Мин иске стильдә 10 февральдә (яңа стильдә 23 февральдә) кояш чыкканда туганмын», ди. «Кояш чыкканда» дип әйтүне дә кирәк тапкан.Энциклопедиягә бу бөек затлар турында текстлар язарга алынган кеше даталарны архивтагы метрикә дәфтәрләре буенча тикшерергә тиеш иде. Укучы бит иң дөрес мәгълүматны белер өчен җитди басмага – энциклопедиягә мөрәҗәгать итә. Хаталар энциклопедиядән тизрәк тарала.

Гаяз Исхакыйга мулла таныклыгы 1903 елның 17 апрелендә (яңа стильдә 30 апрельдә) бирелә. Ә шул ук елның 3 ноябрендә (яңа стильдә – 16) Гаяз Исхакый белән Мәрьям Фәтхетдин кызы Шәрипова никахланалар. 1904 елның 3 августында (яңа стильдә – 16) аларның Мәэмүн исемле уллары дөньяга килә. Ләкин бала, 9 атналык булгач, үлеп китә. «Әтисенә бик тә охшаган иде», дип әйтә торган булган әнисе Мәрьям. Тагын бер елдан ул кызлары Сәгадәтне таба. Ләкин, агалары сәбәпче булып (аларга «йорттотмас» кияүләре ошамый), Г.Исхакый белән Мәрьям 1906 елның 26 июлендә аерылышалар. Шул ук елның 28 ноябрендә алар никахларын яңартып, тагын кушылалар. Әмма 1908 елның 21 июнендә Г.Исхакый, Мәрьямнең үтенече буенча, Архангель губернасыннан «...үземнең никахымдагы хатыным Мәрьям Фәтхетдин кызыны үзенең мәһәре бәрабәренә, габде нәфкасы (тияр мал) бәрабәренә хәлгы кылдым (аерылырга рөхсәт бирдем)» дигән документ җибәрә.

Сәгадәт, нигездә, әбисе Камәрия янында тәрбияләнә. Истәлекләрендә Сәгадәт: «Мин әтием белән 1913 елда гына таныштым», – ди. Г.Исхакый төрмәгә эләккәндә бик нәни калып, әтисе 1913 елда сөргеннән кайтканда инде балага 8 яшь була. Аннан соң да әле Казанда яшәргә рөхсәт ителмәгәнгә күрә, Петербургта, Мәскәүдә яшәргә мәҗбүр булган әтисе белән кызына сирәк кенә очрашырга туры килә. Яшь кыз турында «Петербургка китеп, кызлар гимназиясендә укыган, илдә һаман болганышлар дәвам иткәнгә, Петербургтан әбисе янына Яуширмәгә кайткан» дигән имеш-мимеш хәбәрләрне Сәгадәт апаның туганнарыннан еш ишетергә туры килә иде. Мәрьямнең оныгы (Сәгадәт апаның әнисе ягыннан бертуган сеңлесе Суфия кызы) Рәйсә ханым әле дә: «Юк, Сәгадәт апа Смольныйда укыган, дәү әни шулай дия иде», – ди. Татар энциклопедиясендә дә шул ук версия бирелгән. Баксаң, Сәгадәт апа үзе язганча, әтисе аны 1917 елда Казанда «Мариинская гимназия»гә укырга биргән икән. Бу I разрядлы кызлар гимназиясе Казан шәһәре уртасында, мәһабәт йортта (хәзерге Рәхмәтуллин урамы, 2 нче йорт) урнашкан булган. Профессор Катанов, Терегулов, Апанаев кызлары да шунда белем ала, берара М.И.Ульянова да шунда укый. Аларны Вакытлы хөкүмәт башлыгы Керенскийның әтисе укыта. Кызганыч, Татарстан Милли архивында бу гимназиягә кагылышлы документлар өлешчә генә сакланган. Сәгадәт укыган елларга караган кәгазьләрне күрә алмадык. Ә Сәгадәтнең «Петербург гимназиясендә уку»ына килгәндә исә, бу аның ул шәһәргә чит илгә чыгып китәр өчен баруын яшерер өчен, саклык өчен махсус таратылган булса кирәк.

1917 елның мартында Казандагы «Сәйяр» труппасы куйган «Зөләйха» спектаклен Сәгадәт Мәскәүдән кайткан әтисе белән бер ложада утырып карый. Ә инде 1917 елның августында Г.Исхакый, туган йортында туганнарын соңгы тапкыр күреп, тагын китеп бара. Шул китүдән кайтмый.

Сәгадәт укыган гимназия, Совет власте урнашкач, мәктәп итеп үзгәртелә. 1921 елда ягарга утын булмыйча, балаларны өйләренә тараталар. Шул ачлыкта Сәгадәт әбисе һәм әтисенең энесе Әхмәтхәсән белән бергә Ташкентка китеп, анда торып кайта.

Үзенең автобиографиясендә язганча, Сәгадәт 1922 елда 9 сыйныфлы совет мәктәбен тәмамлавы турында таныклык ала.

Ә өйдә Гаязны югалталар. «Үлгән икән», «төрмәдә икән», «чит илгә китеп котылган» кебек имеш-мимешләр гаиләне бер утка, бер суга сала. 1919 елның җәендә 80 яшенә җиткән Гыйләҗетдин хәзрәт «Мөхәммәтгаяз угылым, Мөхәммәтгаяз угылым», дип, соңгы сулышын ала.

Тагын ни хәбәр ишетербез дип, ут йотып яшәгән туганнары 1921 елның язында гына Гаязның Париждан язган хатын ала. «Әбием елый башлады. Әти хатларны еш язып торуын әйткән, ләкин без аларны ала алмадык. Почталар эшләми иде. Бу хат нинди могҗиза белән безгә килеп җиткәндер. Әбием хатны миннән кат-кат укыта, кәгазь белән битен сөртеп, бертуктаусыз елый иде. Хат алыша башлагач, әти мине үзе янына чакырды», – дип яза Сәгадәт.

Сәгадәт абыйсы Әхмәтхәсән һәм җиңгәсе Нурия белән бергә Казанда паспорт алу артыннан йөри. Сәгадәтнең кем кызы икәнен аңласалар да, паспортны бирәләр, ләкин: «Безгә мөрәҗәгать итүегезне беркемгә дә әйтмәгез», – дип кисәтәләр. Һәм ничек итеп Мәскәүдә илдән чыгарга рөхсәт алу юлларын өйрәтәләр. Сәгадәт үзе язганча, Мәскәүдә дә кем кызы белән эш итүләрен аңлаучылар була һәм аңа рәсми юл белән йөрмәскә, ә Петербургка барып, качакчылар белән Финляндиягә чыгарга киңәш бирәләр.

Туганнары белән бергә Петербургка килеп, Сәгадәт биредә кырык көн уздыра. Килгәндә бу кадәр вакытка исәп тотмаганлыктан, акчалары бетә. Ачыгалар. Кичләрен генә йөреп, көндезләрен йоклап үткәрәләр. Шунысы бар: ачлык йокы бирми. Торган йортлары астында гына кафе-бар була. «Шуннан чыккан тәмле исләр белән туена идем», – ди Сәгадәт.

Бу урында Исхакыйның 1922 елның 16 октябрендә Финляндиянең Хельсингфорс шәһәреннән Садри Максудига язган хатына игътибар итик: «...Петроградка кызым килеп җитте. Ул вакытта Выборгта бик уңайсыз вакыйга булып үткән иде. Ул да Инҗалның энесе Хәсәннең ун көн мәхбүс (тоткын) булып торуы. Шуның өчен аның тирәсендә йөри торган кешеләр куркып-посып калганга, кызымны чыгарту эше чуалып тора. Бу бик начар тәэсир итә. Тау кадәр вәгъдәләр ясаган Габдерахман аркылыныбуйга алып салмаган икән... Кызым хакында ачыграк мәгълүмат алу өмете берлә бүген Выборгка барам». Бу юллардан Сәгадәтнең ни өчен Петербургта озакка калуы аңлашылса кирәк. Тотылу куркынычы зур булганга, качарга җайлы вакыт һәм озатасы качакчыларның үзен алырга килүләрен көтеп тоткарланган икән ул.

Ленинградта Бакый Урманченың мәдрәсә шәригы, тарихи открыткалар коллекционеры Әхәт Усманов дигән олы галим яши иде. 1986 елда ул өендә миңа Г.Исхакыйның берничә китабын һәм фотоларын күрсәтте. Шунда: «Мин аның үзен дә күргәнем булды, кызын да Финляндиягә озатыштым, – дип куйды. – Чибәрлеге һушың китәрлек иде. Без, яшьләр, аның әтисе янына качар өчен килгәнлеген каяндыр белеп алдык. Көн саен чиратлашып шул тәвәккәл кыз торган йортка барабыз. Хәвеф-хәтәрдән саклыйсыбыз килә. Менә, көне җитте, диделәр. Караңгы төшкәч, аны каядыр озата бардык. Кемдер безне туктатты. Үзен генә алып киттеләр. Соңыннан әтисе белән кавышканын ишетеп сөендек».

Сәгадәт үзе илдән качуны болай тасвирлый: «Качакчылар кичке алтыда мине алачаклар иде, китергән юрганнарга сарылып яттык. Соңгы көн булганы өчен минем юрганымның кирәге калмады. Тиз генә барып юрганны сатып, ул көнне тамагыбызны туйдырдык. Соңыннан качакчылар килде, мине алганнан соң, һич тукталмыйча, иртәнге алтыга кадәр бардык. Һава яктырганда чик сызыгына килеп җиттек. Бердән, тирә-ягымда халык төркемен күрдем. Ерактан әтиемнең тавышы ишетелде: «Курыкма, кызым, куркыныч артта калды. Хәрбиләргә бирел, алар – Финляндия гаскәрләре». Финляндия хәрбиләренә тапшырылганнан соң, алар мине полициягә китерде.

Бу 1922 елның 10 ноябре иде. Андагы карантин бер айга сузылды. Соңыннан әтиемә тапшырдылар. Гаяз Исхакый бик шатланды».

Әтисе кызын үз янына бик вакытлы алдыра. Күп газаплар кичеп, тырышыптырмашып, әтисе янына барып сыенырга омтылган 17 яшьлек бу батыр йөрәкле кыз үлемнән качуын ул чагында башына да китермәгәндер. Бөтен нәселен җәзага тартканда, Гаяз Исхакыйның үз баласын, әлбәттә, шундук юк иткән булырлар иде.

Ә Яуширмәдә, Сәгадәтнең әтисе янына исән-сау барып җитүен ишетеп, хәзер инде улының да ялгыз түгеллегенә, оныгының да таянычы барлыгына куанып, Камәрия остазбикә тынычланып кала. Ул 1923 елның 17 мартында тифтан вафат була.

Г.Исхакый кызын, Берлинга алып китеп, гимназиягә урнаштыра. Сәгадәт пансионатта яши. Бер ел чамасы әтисе дә Берлинда була. Ашау такы-токы. Әтисенең дә хәле әйбәт түгел. Исхакый Төркиягә киткәч, Сәгадәт ачлыктан зарланып хат яза: «Әтием мине бик «тынычландырып» җавап бирде: «Очсыз булганга, мин бер карт ат ите пешерә торган ашханәгә йөрим. Ә Фуат Туктар торган өе янында йомырка сатучының ватылган йомыркаларын ашап көн күрә... Әлбәттә, әгәр үзебезнең илебез ачык булса, синең өчен чит мәмләкәтләргә сыенып, мәктәптә уку зарурияте булмас иде. Тагын бераз сабыр ит, син минем күгәрченем». Исхакыйларга иң зур ярдәмне Финляндиядә яшәүче милләттәш эшкуарлар күрсәтә. Алардан посылкалар килеп тора.

1927 елда Сәгадәт Берлин университетына укырга керә. Шул елларда немец телендә язылган автобиографиясендә Сәгадәт: «Әтием кулындагы документларга караганда, мин 1907 елда туганмын», ди. Бу сүзләр Сәгадәтнең туган елы мәсьәләсендәге «төрлелек»не аңларга ярдәм итсә кирәк. Әтисенә, бәлки, кызын Казан гимназиясенә урнаштыру өчен аның яшен киметеп күрсәтә торган документ кирәк булгандыр. Ул документ 17 яшькә җиткән кызын Берлин гимназиясенә урнаштырганда да ярдәм иткән булырга мөмкин.

Сәгадәт, университетны тәмамлап, аспирантурада укый. 1932 елда үзбәк егете Таһир Чагатайга кияүгә чыга. Икесе дә 1939 елның сентябренә кадәр Берлинда Г.Исхакый оештырган «Милли юл» журналын чыгаруда булыша. 1939 елның сентябрендә Гитлер Германиясе Польшага сугыш ачкач, Г.Исхакый Варшавадан Төркиягә китә. Ә Чагатайлар Берлиннан Төркиягә 1940 елда күченә.

Мәкалә кыскартылып урнаштырылды. Тулысы белән "Казан утлары" журналының 2 нче санында (2019) укыгыз.

фото: "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: