Логотип Казан Утлары
Шәхесләребез

Минтимер Шәймиев хатыны вафат булу сәбәпле кайгы уртаклашучыларга рәхмәт белдерде

Республиканың беренче Президенты, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев хәләл җефете Сәкинә Шәймиева вафат булу сәбәпле кайгы уртаклашучыларга рәхмәт белдерде. Аның мөрәҗәгате рәсми порталда дөнья күргән. «Гаиләбез өчен кайгылы көннәрдә без Сәкинә Шакировнаның вафат булуына бәйле рәвештә йөзләгән кайгы уртаклашу телеграммасы алдык. Аларны республиканың барлык районнарыннан, Россия Федерациясенең күп кенә почмакларыннан, якын һәм ерак чит илләрдән гаиләбез белән таныш һәм шәхсән таныш булмаган кешеләр юллады», - диелә ТР Дәүләт киңәшчесенең мөрәҗәгатендә. Минтимер Шәймиев шулай ук гаммәви мәгълүмат чаралары һәм социаль челтәрләрдә дә аның хәләл җефете турында күп кенә эчкерсез сүзләр әйтелүен искәртте. «Ул кешеләрне яратты, изге гамәлләр кылырга омтылды һәм татарстанлылар тарафыннан үзенә карата күрсәтелгән җылы мөнәсәбәтне бик югары бәяләде», - дип искәртте Татарстанның беренче Президенты. Минтимер Шәймиев гаиләсе өчен авыр вакытта игътибар һәм ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт белдерде, шулай ук һәркемгә сәламәтлек һәм иминлек теләде. Сәкинә Шәймиева 16 ноябрьдә дөньядан китте. Ул озакка сузылган авырудан соң 80нче яшендә вафат булды.
Бу хакта тулырак: tatar-inform

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев