Логотип Казан Утлары
Шәхесләребез

Казанда Татарстанның халык артисты Рауза Хәйретдинова вафат

Бүген 90 яшендә Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Хәйретдинова Рауза Котдүс кызы вафат булды, дип хәбәр итә театр сайты. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Ходай сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын. Рауза Хәйретдинованы соңгы юлга озату иртәгә 10.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында булачак. Актриса хакында: Хәйретдинова Рауза Котдүс кызы 1928 ел­ның 3 гыйн­ва­рын­да Татарстанның Ба­лык Бис­тә­се ра­йо­ны Яңа Ыр­га авы­лын­да туа. 1948 ел­да Г.Ка­мал исе­мен­дә­ге те­атр кар­шын­да­гы сту­ди­я­не тә­мам­лый һәм Та­тар ака­де­мия те­ат­рын­да эш­ли баш­лый. Иҗат эш­чән­ле­ге­нең ба­шын­да ли­рик план­да­гы яшь кыз­лар, биг­рәк тә җырлаучы героиня роль­лә­рен баш­ка­рды. Соң­рак үт­кен, чая холыклы об­раз­лар иҗат итте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев