Артист язмалары (Мәскәү күмәче)

Мин инде Мәскәүгә укырга баруыбыз турында язган идем.

Казан тимер юл вокзалыннан утырып киттек. Икенче көнне, иртән, радиодан: «Поезд приближается к столице нашей родины...» дигән тавышка уянып киттем. Бу хәбәрдән барыбыз да бик нык дулкынландык, Мәскәү бит ул! Җитмәсә, Советлар Союзы гимны яңгырый башлады, барыбыз да торып бастык, бер-беребезгә карамыйбыз, күзгә яшь килде, ахрысы, миңа шулкадәр көчле тәэсир иткәне әле хәзер дә истә.

Поезд килеп туктагач, ниндидер марҗа апалар: «Вы не видели, где здесь татары?» – дип йөренә башладылар. Мин аңламыйм, бездән башка тагын нинди татарлар бар икән монда, дип, як-ягыма карыйм. Шунда арабыздан кемдер: «Это же мы татары, мы здесь», – дип кычкырган иде, барыбыз да аңа кушылдык. Эзләүчеләр безнең укытучыларыбыз икән. Гомерләрендә татар күргәннәре юк, ахры. Безне, китапларда язганча, бик кыргый, куркыныч, урыска охшамаган «дикий» халык дип уйлаганнар, күрәсең. Урыслардан бернинди дә аермабыз юк икәнен күргәч, оятларыннан бурлат кебек кызардылар. Безгә дә бераз уңайсыз булып китте. Безне Рига вокзалы янында немец әсирләреннән калган ике катлы иске баракларга урнаштырдылар. Менә сиңа Мәскәү!

Яшьлек елларымны искә төшергәндә, минем белән төрле хәлләр булды, дип язган идем. Берни эшләр хәл юк, холкыма күрә шулайдыр, күрәсең. Күз алдына китерегез, егерме өйле авылдан, 16 яшьлек малай, Мәскәүгә Щепкин исемендәге театр училищесына укырга китә... Бервакыт шулай, Равил Шәрәфиев белән бергә, беренче мәртәбә дәрескә барабыз. Мин, гомеремдә дә күрмәгән биек, матур йортларга карап: «Күр әле, Равил, нинди матур йортлар, капкасы да капкасы – бу хәтле матур йортлар да булыр икән», – дип, карый-карый бара торгач, маңгаем белән нәрсәгәдер шундый итеп бәрелдем ки – күземнән утлар күренде, борыннан шарлап кан китте. Җирдә ятам. Ул арада тирә-юньгә халык җыелган. «Смотрите, он весь в крови! Скажите, что случилось?» – дип өзгәләнәләр.

Гомеремдә мондый матур йортларны күргәнем юк иде, шуларны карый-карый бара торгач, башым белән агачка бәрелдем, дип әйтә алмыйм бит инде. Ялгыш аягым таеп китте дә сөрлегеп егылдым, дидем. Равил дә русчалатып шулай аңлатты. Көч-хәл белән аякка бастым, күлмәк-чалбарга бераз кан чәчрәгән, йөзем шешеп киткәндәй булды, баш әйләнә. Мәскәү урамнары белән танышуым шулай башланды. Җитмәсә, минем аркада беренче көнне үк дәрескә соңга калдык. Курсыбызның старостасы Хәмбәл абый Закиров: «Тагы бер мәртәбә соңга калсагыз, училищедан кудыртам!» – дип котыбызны алды.

Укулар башланды. Без бит авылдан килдек, беребезнең дә ашарга кашыгы да юк. Нишләргә белмибез, сатып аласы килми. Мин ашханәгә кергәч, почмакта шундый матур калаклар, чәнечкеләр өелеп торганын күрдем. Шунда ике калакны яшереп кенә кесәгә тыктым, ашап бетергәч, тагын өчне алдым да, беркем дә күрмәсен, дип, тиз генә чыгып киттем. Тулай торакка кайткач, егетләрне сөендерим әле дип, кашыкларны өстәлгә тезеп куйдым: «Карагыз, янәсе, мин сезгә нәрсә алып кайттым. Бишебезгә биш калак! Калак юк, дип зарланган идегез. Миннән булсын яхшылык!» Барысы да өстәл янына җыелдылар. Безнең арада иң өлкәне – курсыбызның старостасы Хәмбәл абый Закиров, ул миннән тугыз яшькә зуррак. Консерваториянең өченче курсын ташлап килгән, тормышның нәрсә икәнен белә. Бик озак кына миңа карап торды да:

Хәзер үк, каян алдың, шунда илтеп куй, юкса мин сине училищедан кудыртам! – ди. – Татар студиясе студентлары кашык урлаган икән дигән сүз чыкса, беләсеңме нәрсә булачак?!

Мин, нәрсә әйтергә дә белмичә, аптырап катып калдым. Хәмбәл абый мине сүгә дә сүгә, ахыр чиктә түзмәдем, елый башладым. Ярар, ярар, минәйтәм, хәзер кире илтәм. Мин бит аны сезгә яхшылык эшлим дип алып кайткан идем, дим. Елый-елый, калакларымны бер гәҗиткә төрдем дә кире ашханәгә чыгып киттем. Юл буе үземне сүгәм, нишләп мин шундый аңгыра, бәхетсез кеше булдым икән, эшләгәнче башта уйларга кирәк иде.

Килеп кердем столовыйга, хәзер калакларны урлаган урынына ничек куярга белмим, бар кеше дә миңа карап торадыр сыман тоелды, шундый куркамын, бөтен тәнем калтырый. Нишләргә белми бик озак азаплангач, түзмәдем, столовыйның чүп чиләгенә салдым да, беркемгә дә карамыйча, тиз генә чыгып киттем.

Шушы вакыйгадан соң, урлаган әйберемне беркемгә дә күрсәтмәм, дип ант иттем. Чыннан да, Хәмбәл абый Закиров миңа гомергә онытылмас сабак бирде. Көн артыннан көн үтә, акрын гына Мәскәү тормышына ияләшеп киләбез. Безнең театр училищесыннан ерак түгел урында матур гына кафе бар иде. Беркөнне түзмәдем, кереп карыйм әле, монда ашарга кыйммәт микән, кешеләр нәрсә ашыйлар икән, дим. Килеп кердем, өстәлдә киселгән ап-ак күмәчләр, икмәкләр, кешеләр әллә ни күп түгел, килеп утыралар да тәмле итеп рәхәтләнеп ашыйлар. Мин, тиз генә училищега кайтып, Равилне эзләп таптым. Мин шундый урын таптым, туйганчы ашап чыгарга була, дим.

Равил белән чиратка бастык, бездән: «Молодые люди, вы что будете кушать?» – дип сорыйлар. «Да, мы только чай будем пить», – дибез. Икешәр стакан чәй алдык та өстәл артына килеп утырдык. Сизми дә калганбыз, өстәлдә өелеп торган тәмле йомшак күмәчләр, икмәкләр бик тиз арада юкка чыкты. Рәхәтләнеп, туйганчы ашадык, чәй эчтек, шулхәтле рәхәт булды, дөнья рәхәт, дөнья киң. Равил, минәйтәм, иртәгә тагы керербез, яме, син инде, зинһар, моны беркемгә дә әйтмә, икәү генә белик, дим. Икенче көнне нәкъ шул хәл кабатланды, тик бу юлы ике стакан чәй урынына берне генә алдык, акча әрәм итмәдек. Шунда мин бер әйбергә игътибар иттем, күмәч, ипи кисеп торучы апа безгә әллә ничек, күзләрен акайтып карый. Күз алдына китерегез, өч тиенгә чәй алып, туйганчы икмәк ашап, хәерче студентлар ничек кыланалар, шаккатарсың, әйтерсең лә өч сум түләп, өстәл тутырып ризык алганнар.

Өченче көнне кафега керүебез булды, теге марҗа апа: «Уходите, уходите, больше сюда не ходите», – дип, безне куып чыгарырга тотынды. Кафедагы бөтен халык, нәрсә булды икән, дип безгә карый. Мин: «Вы не имеете право», – дия башлаган идем, Равил мине тизрәк алып чыгып китте. Урамга чыккач кына аңладым, безне бит куып чыгардылар, хур булдык бит, хур булдык. Әгәр хәзер иптәшләребез күреп торса, рәхәтләнеп, хахылдап көләрләр иде... Югыйсә, теге марҗа апа безнең ач студент икәнебезне әллә каян күреп тора инде. Берәү булса, кызганып, үзе ашатыр иде, өстәлдәге икмәк бушка бит. Нишлисең, марҗа апа шул. Яшьлек елларымны искә төшергәндә, күпме хата киткән, күпме җәфа күрелгән, әгәр мондый хәлләр булмаса, мин бөтенләй икенче кеше булыр идем дип уйлап куям.

"КУ" 4 (апрель), 2019

фото: "Казан утлары" архивыннан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: