Артист язмалары (Миңсылу)

Мин бу турыда язарга күптәннән җыенып йөри идем, менә бүген, иртәгә язам, дип, гомер дә узып китте. Ахыр чиктә түзмәдем, кулыма каләм алдым.

Мәскәүдән Щепкин исемендәге театр училищесының беренче курсын тәмамлап кайткач, әнкәй: «Балакаем, безгә Миңсылу килеп йөри, кайчагында су да алып кайта. Шуңа күрә син, Буранлыга барып, аның өчен оек белән исле сабын алып кайтчы. Үз исемеңнән рәхмәт әйтеп бирерсең, кыз бала бит, күңеле булыр», – дип, йон саткан акчасын миңа сузды. Миңсылу... Мин андый кыз баланы искә төшерә алмыйм, әнкәйгә ярдәм итә торган игелекле бала кем икән, дип аптырадым.

Буранлы авылы безгә өч-дүрт чакрым гына. Магазинга кердем:

– Кызлар, миңа бер матур оек бирегез әле, – дим.

– Ничә яшьтә соң ул? – диләр.

– Яшен белмим, үзен әле күргәнем юк, әнигә су китерергә ярдәм итә.

– Мәскәүдән алып кайтырга кирәк иде, бездә андый матур оеклар юк. Шулай да менә бу матуррак, менә монысын ал, – дип, гәҗиткә төреп, нәрсәдер бирделәр.

– Хәзер инде миңа бер исле сабын да кирәк.

– Әйберләрне алып кайткач, бу бүләкләрне үзең бир инде, синнән алса, күңеле булыр, – диде әнкәй.

Миңсылуның килгәнен көтә башладык. Гадәттә, ул төшке аш вакытында килә икән. Ләкин көндез дә килмәде, кич тә юк Миңсылу! Икенче көнне әнкәй, күрше Нурлыхәзә түти кызын җибәреп, Миңсылуның хәлен белергә кушкан иде. Нәрсә булды икән, әллә авырыймы? Күрше кызына: «Мин анда бармыйм, ерактан бер абый кайткан, мин аннан оялам», – дип әйтергә кушкан Миңсылу.

Ике көн узгач, көндезге аш вакытында, Миңсылу килде. Аны күргәч, аптырап калдым. Минем андый кыз баланы күргәнем юк иде. Йөзе әллә ничегрәк, руслар андый балаларны «солнечный», диләр. Тәбәнәк кенә буйлы, ябык гәүдәле, өстендә кояш нурында төсе уңа башлаган күлмәк, аягында сандали сыманрак әйбер, табак битле, пилмәнгә охшаган борын, нишләптер зур авызлы булып тоелды. Чыннан да, йөзе нәрсәсе беләндер кояшны хәтерләтә, чөнки гел елмаеп торган шикелле. Кыяфәтенә караганда, ундүрт-унбиш яшьләр чамасы кебек, бәлки, олырак та булгандыр, аларның яшен белеп булмый бит.

– Миңсылу, мин сиңа әйткән идем, Әзһәр абыең Мәскәүдән кайта, дип, әнә, бүләкләр алып кайткан.

– Миңсылу, әнигә ярдәм иткән өчен сиңа зур рәхмәт, менә, ал, оек белән исле сабын.

Бер сүз дә әйтмәде, «һе-һе» дигән тавыш кына ишетелде.

– Миңсылу, хәзер инде мин кайттым, әнигә суны үзем ташыйм, син безгә килеп йөрмә инде, яме.

Бу миңа бераз карап торды да әйберләрне алып кайтып китте. Әнкәй мине тиргәргә тотынды:

– Балакаем, нигә инде, хәзер ул бөтенләй килмәс, авыру балага алай дип әйтергә ярамый, гөнаһ була, – диде.

Мин сораштыра башладым:

– Аның әти-әнисе бармы соң?

– Әй балакаем, Миңсылуны белмәгәч, син авылны бөтенләй оныткансың, ахры. Әллә юри кыланасыңмы? Шәмси абыеңнар очындагы бәләкәй генә йортны белмәскә. Әти-әниләре исәннәр, Аллага шөкер, алар җибәрмәсә, ул безгә килеп йөрмәс иде. Мин бит аны су алып кайтсын өченгә түгел, әнә шундый булганына күрә ашатып, эчертеп чыгарам. Хәзер инде ул безгә бик ияләште. Зинһар өчен, аның белән ипле сөйләш, җаена гына тор.

Күрәсең, әни үзе дә гарип булгач, кыз балага үзенчә ярдәм итәргә уйлагандыр. Мин инде язган идем: әнинең, колхоз фермасын төзегәндә, таш күтәреп, эче төшә, шуннан бөкрәеп кала, җитмәсә, бер кулы сынык, кәкрәйгән, күзеннән яшь агып тора. Моны ни өчен искә төшердең, дип сорасагыз, шуны гына әйтә алам: Миңсылуның бәхетсезлеген әнкәй шуңа күрә бөтен күңеле, җаны белән кабул иткәндер.

Беркөнне Шәмси абыйларга бара идем, юлда Миңсылу очрады.

– Миңсылу, әни сине бик сагына, нишләп килми икән, ди. Улым кайткач, күп итеп тәмле ризыклар пешердем, бергә чәй эчәр идек, күрсәң әйт, килсен, ди. Миңсылу, мин бит сиңа суны үзем ташыйм дип ялгыш әйткәнмен, иртәгә Буранлыга барам, син инде әнине ташлама, ул сине көтә.

Миңсылу миңа бик озак карап торды, кыяфәтем авыл егетләренекенә охшамагангадыр...

Хәзер инде ул һәркөнне көндез әнигә су китерә. Су китерә дигәннән, чиләк тутырып ташымый инде, төбенә генә салып кайта. Ләкин ике мәртәбә бара, әни шулай кушкан. Мин өйдә булсам, безнең белән бергәләп өстәл янына килеп утырмый, мин ашагач кына өйгә керә. Беркөнне бәләкәй арба тартып, межага печән чабарга бардым. Шулхәтле авыр чабыла, көчкә арбаны тутырдым, кайтырга гына чыккан идем, җиләклеккә очрадым. Җыяр идем, савыт юк. Тукта әле, мин әйтәм, әни белән әтигә чеме белән җыям, күңелләре булыр, дим.

– Әнкәй, кара әле нинди матур җиләкләр, шулкадәр күп очрады, сабагы белән җыйдым.

Шулвакыт Миңсылу судан кайтып керде. Әнкәй мин җыйган җиләкнең бер өлешен аңа да бирде.

Миңсылу җиләкне алды да чыгып китте, кире өйгә кермәде. Күрәм, бу кыз миннән гел ояла, мине күргәч, әллә нишли башлый.

– Әнкәй, әллә ул үзенең гариплегеннән ояламы? – дим.

– Юк, улым, ул үзен авыру дип уйламыйдыр. Бары ирләрдән генә ояла. Әнә бит, әтиең белән дә исәнләшми, югыйсә күпме әйттем, исәнләш, дип.

Көн артыннан көн уза, мин дә Миңсылуга ияләштем. Ул килгәнче, чишмәдән ике көянтә су алып кайтам, калган савытны ул тутыра. Беркөнне шулай, моның чишмәдән су алып кайтканын көтеп тордым да читән артыннан әкрен генә «Зөләйха» көен җырлый башладым.

 

Ай югары, ай югары,

Ай югары салкынга.

Агач булсам янар идем,

Эчем тулы ялкынга.

 

Үзем җырлыйм, үзем күзәтәм, бу җырны ул ничек кабул итәр икән дип уйлыйм. Миңсылу, кем җырлый икән, дип, як-ягына карана башлады. Минем якка борылгач, аска чүгәләдем, беркем дә сизәрлек түгел. Күрәм, Миңсылуның йөзе үзгәрде, читән янына килә башлады. Мин кинәт торып баскан идем: «Кит, җүләр, кит, җүләр», – диде дә әни янына кереп китте. Күрәсең, җыр шулкадәр тәэсир иткән, йөзе бөтенләй үзгәргән иде. Әллә, мин әйтәм, моның күзе миңа төште микән, дим, эчтән генә көләргә тотындым. Авылда малайлар Миңсылуны: «Киявең кайткан, киявең кайткан», – дип үрти башлаганнар. Үзләренә бер кызык тапканнар, күрәсең. Гомумән, авыл кешесе юктан кызык эзләргә ярата бит ул.

Шулай бервакыт күрше Миңлегали абый безгә керде. Миңсылуны үртәргә тотынды:

– Әнә, Әзһәр абыең Мәскәүгә китә, сине дә үзе белән алып китә икән. Син Мәскәүгә барасыңмы соң? Син бармасаң, Әзһәр абыең Мәскәүдә нишләр, ул сине сагынып елар инде, – ди.

Кинәт Миңсылу, битен каплап: «Кит, җүләр, кит, җүләр! Эһе-эһе», – дип, урамга чыгып йөгерде. Миңлегали абый рәхәтләнеп көлә, үзе миңа карап:

– Хәзер ул сиңа ияләшеп беткән, син киткәч, нишләргә белмәс инде, бичара, алар бит шундый халык, – дип куйды.

Чыннан да, Мәскәүгә китәсе көнне Миңсылу иртә таңнан безгә килеп җиткән, нишләптер кыяфәте бик нык үзгәргән, әллә йокламаган, әллә авырып киткән. Һәрхәлдә, мин күнеккән кыз бала түгел, көләч йөзе сулып калган.

«Ярый, Миңсылу, мин китәм, син инде кирәк чакта әнкәйгә ярдәм ит. Бөтенләйгә китмим, киләсе елга тагын күрешербез», – дип әйтүем булды, ул: «Кит, җүләр, мин синең белән бармыйм, бармыйм», – дип, елый-елый урамга чыгып йөгерде.

Әллә ул, чыннан да, Мәскәүгә барырга җыенган булды микән, аңламадым. Менә хәзер язарга утыргач та, андый авырулар безнең кебек ярата беләләр микәнни, дип аптырап торам. Әниләргә хат язганда: «Миңсылу нишләп йөри, безгә киләме? Минем турыда сорыймы? Аңа бик күп сәлам әйтегез. Барысы турында да әйтеп языгыз», – дидем.

«Миңсылу турында шуны әйтергә тиешбез: аны Чистайга алып киттеләр, үзе кебек авыру балалар янына. Бер дә китәсе килмәде. Әтисе белән әнисенә, анда иптәшләре белән бергә булачак, аны караячаклар, ул яхшы якка үзгәрәчәк, сез монда аңа кирәкле тәрбияне бирмисез, шуңа күрә безгә рәхмәт әйтегез, дип алып киттеләр. Әниең Минҗиһан түти бик елады, барыбыз өчен дә күңелсез булды», – дигән хат алдым.

Хатны күрше Сабира апа язган, әнинең хат язарлык белеме юк иде.

Мин, икенче курсны тәмамлап, авылга кайткач, әнкәйдән Миңсылу турында сораштыра башладым:

– Әй улым, сорама инде. Кыш көне Чистайдан авылга кайтам дип юлга чыккан булган да буранда адашып үлгән, дип сөйләделәр. Дөресе ничек булгандыр, без белмибез, бары тик кеше сөйләгәнне генә әйтәм. Зинһар, кешегә әйтмә инде, күңелле хәбәр түгел, – дип еларга тотынды. – Бик кызгана идем мескенкәйне, хараплар гына булды, нишлисең, язмышы шулай булгандыр. Тәкъдирдән узмыш юк...

– Әнкәй, елама, үлгән артыннан үлеп булмый. Мондый хәлдә яшәгәнче, аның үлүе яхшырак та булгандыр әле.

– Әй улым, син әле яшь шул. Аңламыйсың. Вакыты җиткәч аңларсың, ләкин соң булыр.

Вакыты җиткәч аңларсың, дип әнкәй дөрес әйткән. Менә тагын Миңсылу искә килеп төште. Бу, чыннан да, бәхетсезлек, Ходай Тәгалә беркемгә күрсәтмәсен. Нигә миңа бәхетсез кешеләр шулкадәр тәэсир итәләр икән?!

 

ДӘВАМЫ БАР. КАЛГАН ЯЗМАЛАРНЫ "КАЗАН УТЛАРЫ" ЖУРНАЛЫНЫҢ 4 НЧЕ САНЫНДА (2019) УКЫГЫЗ.

 

"КУ" 4 (апрель), 2019

фото: pixabay.com

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: