Артист язмалары (Лилипут)

Минем белән еш кына кызык хәлләр булгалавы турында язган идем инде. Шундыйларның тагын берсе исемә төште. Мәскәүдә, Щепкин исемендәге театр училищесының беренче курсында укыган чагымда, бик кызык бер хәл булды. Безнең уку йортыбыз ике катлы бинада урнашкан. Беренче катында ниндидер оешмалар эшләгәне истә калган. Беркөнне мин иртән иртүк, дәрескә хәзерләнергә кирәк дип, чыгып киттем. Училище ишек төбендә безне өлкән яшьтәге марҗа апа каршы ала, чит кешеләрне кертми, без беренче катта чишенәбез. Мин чишендем дә, икенче катка менә генә башлаган идем, сарык бәрәне кебек аптырап, катып калдым. Бер бәләкәй генә бала авызына папирос капкан да, рәхәтләнеп тартып, әрле-бирле йөри. Мин моңа баскычтан кычкырам:

– Ты что делаешь? А ну-ка брось! Не кури здесь! А то я тебя проучу!

Бу миңа борылды да, теш арасыннан гына:

– Что смотришь? Пошёл вон отсюда! – диде.

Мин акрын гына баскычтан төшәм: «Ты ещё на меня?» – дип, өстенә килә башлаган идем, бу миңа күтәрелеп карады – күзләре ачудан ут кебек яна: «Иди-иди подальше от греха!» – ди.

Мин нәрсә әйтергә дә белмичә, кызарып, бүртенеп чыктым. Якынрак килеп карасам – өлкән яшьтәге бер абый, минем каршымда басып тора. Шунда, безне чишендерүче марҗа апа килде дә мине култыклап алып китте. «Лилипут бит ул, синнән ике-өч тапкыр өлкәнрәк, бар, гафу үтен», ди. Кайда монда гафу үтенү, оятымнан тиз генә икенче катка менеп киттем. Менә шулай итеп мин, үз гомеремдә беренче мәртәбә, лилипутны күрдем. Бу хәлне беркемгә дә сөйләмәм дигән идем. Кая, сөйләмичә ничек түзәсең!

Берсендә Сарман районында спектакль уйныйбыз... Тагын лилипутлар белән очрашырга туры килде. Мәктәп тулай торагында бергә яшәдек. Алар да гастрольгә чыкканнар икән, безнең артистлар болар белән бик кызыксына башладылар. Равил Шәрәфиев хәтта бер хатын-кызны курчак урынына күтәреп тә йөрде, чөнки ул шулхәтле матур, зур күзле, озын сары чәчле, нәкъ менә матур курчак инде. Равил миңа аларның бүлмәләрен дә күрсәтте әле, бер тимер караватта алты кеше йоклыйлар икән. Минем, нишләптер, алар янына барасым килмәде, чөнки теге лилипут абый миңа онытылмас сабак биргән, күрәсең. Менә хәзер генә аңлыйм тормышта аларның нәрсә кичергәнен, Ходай Тәгалә мондый хәлне беркемгә дә күрсәтмәсен. Шундый акыллы, тәртипле, сәләтле кешеләр сәхнәдә чыгыш ясап, үзләренең беркемнән дә ким түгеллекләрен исбат итәләр. Кеше буларак, минем өчен иң кадерлесе менә шул! Табигать тарафыннан шундый авыр хәлдә калганнарның, тормышта бөтен авырлыкларга түзеп, кеше төсле яшәүләре миндә аларга карата бик зур хөрмәт, горурлану хисләре уята.

ЯЗМАЛАРНЫҢ ДӘВАМЫ БАР.

"КУ" 4 (апрель), 2019

фото: elitat.ru

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: