Логотип Казан Утлары
«Сез иң гүзәл кеше икәнсез!» әдәби конкурсы

Укытучыма

Сезнең алда баш иябез, Озын булсын гомерегез.

Сездәй шәхесләр бик сирәк,
Сез сәләтле, тырыш та.
Хезмәтегездән ямь табып
Яшисез сез тормышта.

Күпме белем бирдегез бит,
Булдыгыз янда терәк.
Сез биргән киңәшләр безгә
Тормышта булыр кирәк.

Төннәрен дә йокламыйча
Безнең өчен көйдегез.
Рәхмәтебезнең олысын
Бездән кабул итегез.

Алдагы хезмәтегездә
Тик уңышлар телибез.
Сезгә булган хөрмәт хисен
Җырга салып көйлибез.

Сезнең алда баш иябез,
Озын булсын гомерегез.
Хезмәтегезнең хөрмәтен
Тойсын һәрчак күңелегез

 

Азалия МИФТАХОВА,

Саба районы Эзмә урта гомуми белем бирү мәктәбе, 9 нчы сыйныф укучысы.

ФОТО: unsplash

Теги: шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев