Логотип Казан Утлары
«Сез иң гүзәл кеше икәнсез!» әдәби конкурсы

Укытучыма

Хезмәтегезнең хөрмәтен Тойсын һәрчак күңелегез.

Мин – Саба районы кызы Азалия. Миңа 15 яшь. Бу елны 9 нчы сыйныфны

кызыл аттестатка тәмамладым. Укуымны Эзмә урта гомуми белем бирү

мәктәбендә дәвам итәм.

4 нче сыйныфтан бирле татар теленнән олимпиадаларга йөрсәм, 9 нчы

сыйныфта татар әдәбиятыннан да олимпиадада катнашырга булдым. Район

күләмендә дә, республикада да, хәтта Халыкара дәрәҗәсендәге олимпиадаларда

да призёр һәм җиңүче исемнәренә лаек булам.

Шулай ук төрле иҗади конкурсларда катнашам. Мәсәлән, 2020 елда «Ел

лидеры» конкурсында лауреат исеменә лаек булгдым. Узган елны «Ел

укучысы» конкурсында «Татарстан горурлыгы» исемен алдым.

Буш вакытымда күбрәк мәкаләләр язу белән шөгыльләнәм, аларны төрле

конкурс, конференцияләргә дә җибәрәбез. Журналист сәләте миңа әниемнән

күчкәндер, мөгаен. Ул да бик хыялый кеше үзе, тиз генә берәр шигырь язып

бирергә кушсалар, шул ук минутта әзер була. Үзем күбрәк мәкаләләр язам. Һәм

бу елны үземне интервью язуда да сынап карадым. Бик ошап китте миңа!

Укытучыма

Сездәй шәхесләр бик сирәк,

Сез сәләтле, тырыш та.

Хезмәтегездән ямь табып

Яшисез сез тормышта.

Күпме белем бирдегез бит,

Булдыгыз янда терәк.

Сез биргән киңәшләр безгә

Тормышта һәрчак кирәк.

Төннәрен дә йокламыйча,

Безнең өчен көйдегез.

Рәхмәтебезнең олысын

Бездән кабул итегез.

Алдагы хезмәтегездә

Тик уңышлар телибез.

Сезгә булган хөрмәт хисен

Җырга салып көйлибез.

Сезнең алда баш иябез,

Озын булсын гомерегез.

Хезмәтегезнең хөрмәтен

Тойсын һәрчак күңелегез.

 

Азалия Мифтахова

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев