Логотип Казан Утлары
«Сез иң гүзәл кеше икәнсез!» әдәби конкурсы

Сез иң гүзәл кеше икәнсез!

Күңелләргә шәфкать иңдерүче, Сез иң гүзәл кеше икәнсез.

Нәни балаларга тәүге тапкыр,

Белем иленә ишек ачтыгыз.

Газиз балагыздай якын итеп,

“Рәхим итегез!” – дип дәштегез.

Шул мизгелдән, тәүге укытучым,

Урын алдың йөрәк түрендә.

Әти-әни кебек гел борчылып,

Гел кайгыртып яши бүген дә.

“Сездәгедәй сабыр, олы йөрәк

Кемдә бар соң?!” – әйтеп карагыз.

Туры юлдан читкә тайпылмыйча,

Сездән үрнәк алып барабыз.

Күпме язмышларны үз иткәнсез,

Тибрәндереп йөрәк кылларын.

Рәхмәт әйтер өчен килер әле

Сез укыткан кыз һәм улларың.

Һөнәрегезгә сез тугры калып,

Армый-талмый хезмәт итәсез.

Күңелләргә шәфкать иңдерүче,

Сез иң гүзәл кеше икәнсез.

 

Рәдиф МИҢНЕХАНОВ,

Мамадыш районы Усали мәктәбенең 5 нче класс укучысы.

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев