Логотип Казан Утлары
«Сез иң гүзәл кеше икәнсез!» әдәби конкурсы

Бөек син

Гади кеше – авыл мөгаллиме

Гади кеше – авыл мөгаллиме,

Дөнья хәлләрен дә барлыйсың.

Барлык таләпләрне уйлыйсың да,

Укучының хәлен аңлыйсың.

Укытучы бигрәк җитез кеше.

Һөнәрләрен белеп сайлыйлар.

Һәрчак дөньясында маяк булып,

Район тормышында кайныйлар.

Мөгаллимлек гүзәл хезмәттер ул:

Алдан уйлап күрә беләләр.

Дөрес кеше итеп тәрбияләп,

Балаларга белем бирәләр.

Без башкарсак яхшы матур гамәл,

Син торасың эчтән сөенеп.

“Минекеләр болар”, – дип сокланып,

Якты мизгелләргә төренеп.

Сиземләвең, тоемлавың аша

Укучының хәлен аңлыйсың.

Эндәшмичә торса, йә килмәсә,

Шундук аның хәлен барлыйсың.

Каршы алдың безне гел елмаеп.

Борчылсаң да, сүкмәдең хәтта!

Безнең өчен янып-көеп яшәп,

Олы урын алдың йөрәктә.

 

Әмир Фәрхуллин,

Мамадыш районы Җәнлек совхозы мәктәбе,

11 нче сыйныф укучысы.

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары:

Әлмиева Гөлнур Нургаяновна, Шигапова Ләйсән Камилевна

 

Фотода автор үзе, архивтан,

unsplash

Теги: татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев