ЯШЬ ШӘҺӘРНЕҢ ЯШЬ ТЕАТРЫ

Чулман елгасының текә ярында гигант нефтехимия комбинаты төзелеше белән беррәттән, 1966 елның октябрендә шәһәр статусына ия булачак Түбән Кама да дөньяга килә. Еллар үтә, акрынлап ул заманча матур, яшел шәһәр булып үсеп җитә. Тик анда, әллә ни зур булмаган Халык иҗаты йортыннан тыш, халыкның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек театр гына булмый. Нинди дә булса яңалыкны тормышка ашырыр өчен, һәрвакыт инициативалы кешеләр, энтузиастлар, бу очракта шәһәрдә театр булдыру зарурлыгы мәсьәләсен күтәрердәй башлап йөрүчеләр кирәк була. Һәм алар – Түбән Кама театрының нигезен төзүче шәхесләр – табыла да. Болар – «Нефтехим» оешмасының генераль директоры Гаяз Сәхәпов, Минзәлә театрының элекке директоры, Түбән Камага күчеп килеп, Халык иҗаты йорты директоры вазифасын башкаручы Анатолий Богатырёв, күптән түгел Казан театр училищесын тәмамлап, Әлмәт театрында актёр булган Рөстәм Галиев һәм төзеләчәк театрның булачак директоры Фәнис Чабатов. Һәм менә 1989 елның 26 декабрендә Түбән Кама шәһәр советы Президиумы Түбән Кама «Нефтехим» берләшмәсе каршында эксперименталь яшьләр татар театр-студиясе булдыру турында карар кабул итә. 1990-2000 еллар башында театр төрле үзгәрешләр кичерә, төрле исемнәр белән атала. 1994 елда ул шәһәрнең Мәдәният идарәсенә тапшырыла. Шул елдан – «Түбән Кама татар шәһәр яшьләр театры»; 1997 елда – «Түбән Кама татар драма театры»; 2000 елда – «Түбән Кама татар драма театры коммуналь оешмасы (учреждениесе)»; 2002 елда – «Дәүләт оешмасы (учреждениесе)»; 2007 елда – «ТР Мәдәният министрлыгының «Түбән Кама татар дәүләт драма театры»; 2009 елда «ТРның Дәүләт автономияле мәдәният учреждениесе» дип атала, ә 2012 елның 25 октябрендә ТР Министрлар Кабинеты карары белән театрга күренекле татар драматургы, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин исеме бирелә. Хәзер коллектив «Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры» исемен йөртә. Театр үз алдына зур максатлар куйса да, беренче елларда яшәү җиңел булмый. Беренчедән, театр-студия ачылганнан соң, аңа нигез салучылардан – Г.Сәхәпов белән А.Богатырёв эштән китәләр, режиссёр Рөстәм Галиев белән директор Фәнис Чабатов кына кала. Театр авыр хәлдә: үз бинасы юк, акча юк. Р.Галиев труппаны махсус театр белеме булган профессиональ актёрлардан гына тупларга керешә. Мәсәлән, Әлмәт театрыннан сәләтле Рәис Галиев килә һәм, табигый ки, труппада әйдәп баручыга әверелә. Минзәлә театрыннан ирле-хатынлы Ания белән Мәүҗит Фатыйховлар күченеп килә. Алар уйнаган сәхнә геройларына хисләрнең тулы ачылышы, драматик көч, юмор хас. Мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлап кайткан чибәр, талантлы Айдар Кәримов яшь, романтик, трагик һәм драматик образларны гәүдәләндерә башлый, тик, ни кызганыч, фаҗигале рәвештә фани дөньядан бик иртә китеп бара. Сәхнәдә яшь энтузиастлар – Гөлгенә Зәйнуллина, Олег Фазылҗанов, Илшат Мостафин, Фарил Вафиев, Гөлназ Фәхразыева, Гөлнур Галиева, Дилә Карпова, Альберт Ибраһимов, Физалия Гыйниятуллина, Гөлназ Кашаева, Наил Сәйфетдинов эшли башлый. Театрның пионер актёрлары белән беррәттән, анда талантлы һәм зыялы гаилә – Булат Насыйхов һәм Фәридә Мөхәммәтшина да (ул костюмнар буенча рәссам) аңа чын күңелдән хезмәт итә. Аларның тандемы спектакльләрнең бизәлеш сәнгатенә зур өлеш кертә. 1990-1996 елларда театрның баш режиссёры Рөстәм Галиев була. (1996-2002 елларда баш режиссёр – Рөстәм Фатыйхов, 2002 елдан бүгенге көнгәчә – кабат Рөстәм Галиев.) Аңа репертуар сәясәтен төгәл ачыклау, тамашачыны театрга җәлеп итү бурычы йөкләнә. Яшь шәһәрнең гади, әле театраль булмаган эшчесе өчен шундый ук гади, аңлаешлы сюжетлы тормышчан спектакльләр куярга кирәклеген аңлый ул. Шуңа да Галиев беренче елларда катлаулы булмаган комедияләр, көнкүреш драмаларын сәхнәгә чыгара. 1990 елның 7 июнендә «Кызлар кызык итәләр» (Т.Миңнуллин)комедиясе белән (беренче исеме «Ак тәүбә, кара тәүбә») Түбән Кама татар театрының пәрдәсе ачыла. 1976 елда язылган бу комедия студентларның совет елларында популяр булган төзелеш отрядлары турында сөйли. Әмма 1990 елда андый отрядлар булмый инде, һәм режиссёр, бу теманы читләтеп үтеп, пьесадан музыкага, җыр-биюгә, үзеннән-үзе туып торган мәзәкләргә, ул чакта модага кергән чупа-чупс, стиморол һ.б. шуның ише сүзләргә бай җиңел, күңелле тамаша ясый. Сүз уңаеннан, «Кызлар кызык итәләр» озын гомерле булып чыга. Ул бүгенгәчә куела, тик актёрлары гына башка. Беренче спектакльнең нәкъ менә Туфан Миңнуллинныкы булуы да символик мәгънәгә ия, чөнки еллар үткәч, театрга аның исеме бирелә. Шул ук елларда Галиев Т.Миңнуллинның тагын бер пьесасын – «Яшьлек белән очрашу»ны сәхнәләштерә, анысы да бүгенгәчә үзенең актуальлеген югалтмаган. Анда кешеләрнең шәхси мөнәсәбәтләре турында сүз бара. Пьесаның герое Гыйльфан 25 ел элек ниндидер сәбәпләр аркасында сөйгән кызы Равиләгә өйләнмәгән, авылдан Казанга китеп барып, башка кыз белән тормыш корган. Ә биредә аның Айдар исемле улы үсеп җиткән. Гыйльфан беренче мәхәббәтен оныта алмый һәм истәлекләрендә әледән-әле яшьлегенә кайтып тора. Р.Галиев тарафыннан гәүдәләндерелгән Гыйльфан образы гаять тәэсирле килеп чыга. Инде урта яшьләрдәге бу кешенең тышкы яктан хисләргә саранлыгы, тотрыклылыгы, серле сүзсезлеге артында борчу-сагышлары, беренче мәхәббәтен оныта алмавы ярылып ята. Улы Айдарны актив, эмоциональ, заманча хәрәкәтчән (пластик) егет итеп А.Кәримов уйный. Ф.Вафиев уйнаган Зөфәр, кай ягы беләндер мәгълүм комедия актёры Р.Шамкаевны да хәтерләтеп, тамашачыны көлдерә. Иң мөһиме – беренче уйналган комедия һәм драма спектакльләре тамашачыны җәлеп итә, һәм ул инде театрга даими йөри башлый. Беренче унъеллыгында театр үзенең репертуарын төрле авторларның – З.Хәкимнең «Зәхмәт», Г.Каюмовның «Адашкан чәчәкләр», Ю.Сафиуллинның «Йөзек һәм хәнҗәр», Г.Исхакыйның «Өч хатын белән тормыш», Х.Ибраһимовның «Мөхлис һәм иблис», Ф.Яруллинның «Каракның бүреге яна», К.Тинчуринның «Ил» пьесалары һәм башка комедияләр, драмалар белән баета. Алар арасыннан Һ.Такташның «Җир уллары трагедиясе», И.Юзеевның «Соңгы төн», М.Кәримнең «Ай тотылган төндә» дигән фәлсәфи трагедияләре аерылып тора. Р.Галиев сәхнәләштергән тәүге фәлсәфи, трагик пьесаларның берсе – башкорт шагыйре, драматургы Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» әсәре. Спектакль кешенең рухи коллыгы турында сөйли. Биредә сүз пьесаның героинясы – ыруның көчле ихтыярлы, буйсындыручан нык холыклы җитәкчесе Тәңкәбикә (Г.Зәйнуллина, Г.Фәхразыева) турында бара. Тик күптәнге яшьлек хатасы – җилдән туган улы Дивана – ахырда фаҗигале вакыйгаларга китерә. Күп еллар узганнан соң, аның гөнаһына шаһит кеше – Дәрвиш пәйда була. Аны искиткеч итеп Рөстәм Галиев үзе уйный. Бу – өлкән яшьтәге, чәнечкеле рәхимсез карашлы, гомерен Аллаһыга коллыкка багышлаган, ләкин ахырда мәгънәсез яшәгәнлеген аңлаган ямьсезрәк кеше була. Ул көчле эчке энергетикага ия, тормышка ашмаган ирлек асылы аны эчтән кимерә. Һәм Тәңкәбикә, бер уйласаң – таш-хатын – аның ихтыярына буйсынырга мәҗбүр. Кайбер вакыйгаларны карап кичергәннән соң, аның ырудагы борынгы, искереп беткән кануннарны уза алмаячагы ачыклана. Ул шушы кануннарның колына әверелгән. Һәм анасы (!) үзенең улы Акъегетне, сөйгән кызы Зөбәрҗәт (Ф.Гыйниятуллина) белән бәйләп, далага үлемгә озата. Ягъни бу – кешенең вакыт белән үлчәнми торган рухи коллыгы турындагы спектакль. Озакламый тагын бер көчле фәлсәфи әсәр – «Җир уллары трагедиясе» куела. Пьеса, мәгълүм булганча, 1920 еллар башында язылган һәм шуңа күрә заман рухына туры килеп, актив, пафослы рәвештә Аллаһыга каршы көрәш мотивында яңгырый. Җир уллары трагедиясе Аллаһыга сукырларча ышану нәтиҗәсендә килеп чыга. Әсәр кую өчен бик тә катлаулы дияргә кирәк. Асылда ул – поэма, шигъри диалог. Сюжет өчен Такташ Кабил белән Һабил турындагы сюжетны, аның мәгънәсен үзенчә үзгәртеп язган. Сүз уңаеннан, пьеса Байронның «Каин» трагедиясен хәтерләтә. Анысында да, монысында да сүз җирдәге беренче үтереш турында бара. Каин, Такташта – Кабил, Аллаһыга каршы ярсулы көрәшчегә әверелә. Моннан тыш, татар авторының пьесасы монологка корылган, фәлсәфи яктан кискенләштерелгән, бүгенге көндә Аллаһыга каргышлар яудыру үзенең актуальлеген югалткан.

Спектакльне куючы Р.Галиев оригиналь чишелеш тапкан – аның фикеренчә, трагедия ХХ гасырда СССРда һәм Германиядә диктаторлык, тоталитар режим барлыкка килү сәбәпле туа. Бу идея Б.Насыйхов сценографиясендә төгәл чагылыш таба. Таулы караңгы җир өстендә вакытны, җирне символлаштырган зур тәгәрмәч әйләнеп тора. Шунда ук, кинәт кан-кызыл төскә керүче тәгәрмәч өстендә әле Сталин, әле Гитлер портретлары күренеп кала. Пьесада һәм спектакльдә катнашучы затлар күп. Әмма төп герой – Кабил. Аны А.Кәримов уйный. Аның герое көчле темпераментлы, эчтән табигый, тыштан хәрәкәтчән, пластик. Иң мөһиме – актёр геройның фаҗигале халәтен, тиранлыкка каршы көчле протестын төгәл күрсәтә. Театрның шундый ук юнәлештәге эшләренә И.Юзеевның «Соңгы төн» әсәрен кертергә мөмкин. Р.Галиев – үзенчәлекле режиссёр, ул комедия, мелодрама, психологик драма кебек күптөрле жанрдагы пьесаларны сәхнәләштерсә дә, аның аеруча яратканы – катлаулы, метафорик, фәлсәфи трагедия. Һәм менә «Соңгы төн» дә, «Җир уллары трагедиясе» кебек үк, диалоглардан торган поэма. Пьеса аз күренешле, аз хәрәкәтле. Дөрес, андагы фикер бик җитди һәм мәгънәле. Ул Муса Җәлилнең җәзалану алды төне, андагы уйланулар, сагышлар, ә иң мөһиме – аның рухи ныклыгы, туган җиренә мәхәббәте, кайнар патриотизмы турында. Автор һәм режиссёр конфликтны чынбарлыкка тәңгәллек линиясе буенча түгел, фәлсәфи яктан коралар. Мусаның камерасына Мефистофель керә (Гёте трагедиясендә Фауст янына Мефистофель килгән кебек). Андада, монда да сүз яшәү мәгънәсе турында бара. Әмма, Гётедан аермалы буларак, Юзеевның иблисе хыянәт өчен Мусага җәннәт вәгъдә итә. Шунысы кызык: Мефистофель ролен, мөгаен, беренче тапкырдыр, ир-ат түгел, хатын-кыз – актриса Г.Зәйнуллина уйный. Куелышның үзенчәлеге дә шунда. Хатын-кыз иблис тагын да кызыклырак. Мусаны ул пьесада Шагыйрь дип атый. Рольне А.Кәримов башкара. Актёр үз героеның характерын төрле яклап һәм төрле очраклар аша ача. Ул фаҗигале, сагышлы, һәлакәткә дучар ителгән, әмма ирләрчә башбирмәс, наз белән үзенең сөеклесен (артистка Г.Кашаева) искә ала, уйларында моңланып әнисе (Г.Фәхразыева) белән очраша, Мефистофель белән кыю көрәшә. Шагыйрь шәхесен күпкырлы итеп ачу образны киң күләмле, тамашачыга кызыклы итеп күрсәтә. Спектакльдә Тиран образы (Рәис Галиев) беркадәр читкәрәк куелган иде. Актёр аны сатирик плакат рәвешендә тасвирламады. Тиран йөзендә, аның әйткән сүзләрендә Гитлер шәйләнә. Әмма Галиев, аның манераларын җиңелчә генә кабатлап, Тиранның, гомумән, тираниянең гомумиләштерелгән образын булдыра. Тыштан ул бөтенләй явыз да түгел, хәтта елмаючан, күпмедер дәрәҗәдә мәче сымак йомшак кеше. Б.Насыйхов иҗат иткән караңгы абстракт бизәлеш өч төрле күренеш урынын күздә тоткан: уңда – Шагыйрь, сулда – Тиран, уртада – Мефистофель, Палач, лаборантка кызлар. Үзгәреп торган яктыртылыш, әлбәттә, режиссёр трактовкасы, актёрларның эше белән беррәттән, бөтен спектакльнең трагик атмосферасын булдырырга ярдәм итә. Театр даими үсә, күтәрелә бара, һәм күпмедер вакыттан соң аңа сәхнә сыман корылмасы булган иске бер бина бирелә. Ничек кенә булмасын, бу инде сәхнәне һәм хәтта кайчакларда залны да файдаланып, репетицияләр ясарга, спектакльләр куярга мөмкин булган үз бинаң дигән сүз! Ә тагын берничә елдан бинага реконструкция ясала һәм ул ярыйсы гына уңайлы (бигрәк тә тамашачылар залы), күркәм, театр бинасына әверелә. Дөрес, ул әле дә театр җитәкчесен, коллективны канәгатьләндереп җиткерми, алар, хаклы рәвештә, махсус үзләре өчен төзелгән заманча театр бинасына ия булырга тели. Чирек гасыр вакыт эчендә труппа коллективы ныклап оеша, мактаулы исемнәр алган актёрлар да барлыкка килә. Алар – ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Булат Нәсыйхов, ТРның атказанган артистлары Д.Карпова, А.Ибраһимов, Р.Галиев, Г.Зәйнуллина, Г.Фәхразыева; күпләргә Дамир Сираҗиев исемендәге театраль премияләр бирелде, С.Батыршина «ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре» исеменә лаек булды; яшь актриса Гүзәл Шәмәрдәнова «Тантана» фестивалендә ике тапкыр «Иң яхшы хатын-кыз роле өчен» (А.Ивановның «Гөнаһлы мәхәббәт өрәге» спектаклендә Мария – 2015 ел, Чыңгыз Айтматовның «Анам кыры»нда Ана – 2016 ел) лауреат булды. Рөстәм Галиев исә – ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТРның халык артисты, Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты һәм, мөгаен, Марсель Сәлимҗанов шәкерте өчен иң кадерлеседер – Марсель Сәлимҗанов исемендәге премия беренчеләрдән булып аңа бирелде. Театр игътибарга лаеклы спектакльләреннән Туфан Миңнуллинның шулай ук билгеле, гадәти булмаган пьесасы «Ай булмаса, йолдыз бар»ны китерергә мөмкин, театрда ул «Мәдинәм-гөлкәем» дип атала. Күптәнге бу пьеса беренче тапкыр Әлмәт театрында 1978 елда куела һәм аның өчен драматург Т.Миңнуллинга, режиссёр Г.Хөсәеновка, актриса Д.Кузаевага Тукай премияләре бирелә. Соңыннан бу пьеса башка театрларда да берничә тапкыр уйнала, һәм менә – Түбән Камада да. Конфликтның асылы автор тарафыннан беркадәр уйлап чыгарылган. Миңнуллин драмага Автор образын керткән. Дөрес, дөнья драматургиясендә андый мисаллар очрый. Авторны спектакльдә ышандырырлык итеп Альберт Ибраһимов уйный. Нәкъ менә Автор, үзенең героинясын язмыш сынаулары алдында башын идерү, елату максатын куеп, аның өчен бер-бер артлы авыр, драматик очраклар уйлап чыгарып тора. Бу максатның чишелеше – кешенең ныклыгын күрсәтү. Драманың һәм спектакльнең мәгънәсе һәм җәлеп итү көче дә әнә шунда төенләнгән. Спектакль төгәл һәм ачык – кешенең, бу очракта Мәдинәнең батырлыгын, сыгылмас характерын күрсәтү. Мәдинәне Г.Кашапова уйнады, актриса үз героинясының характер үсешен – мәхәббәтен, бәхетен, институтта укуын, ахырда гаиләсенең җимерелүен, иренең хыянәтен, кызының һәлакәтен, күзләре сукыраюын – төгәл җиткерә алды, героинясының төрле тормыш этапларын, һәм драматик басымнарны. ныклы корыч характерын саклаган хәлдә, сынмый-сыгылмый үткәрүен ышандырырлык итеп уйнады. Әмма эчке асылының ныклыгы Мәдинәне хатын-кыз йомшаклыгыннан, кешелеклелегеннән мәхрүм итми. Нәкъ менә төп героиня образы аша сәхнә әсәренең образлы-шигъриятле мәгънәсе ачыла да инде. Әсәрнең конфликтында Мәдинәнең әйләнә-тирәсендәгеләр – аның авыру, сукыр, авыр характерлы әнисе Разыя (Г.Фәхразыева), күренешләр барышында үзгәрәчәк Мирзанур (А.Кәримов) катнаша. Соң чиккәчә нерв киеренкелегенә ия актёр героеның асылын – Мәдинәне ихлас яратучы яшь кешедән башлап, хатынына хыянәт итүгә һәм ахыр чиктә эчүчегә әверелгәнгә кадәр һәрьяклап ачып күрсәтә. Мәдинәнең туганы Исхак персонажы да (Рәис Галиев) шактый кызыклы иде. Тыштан елмаюлы йөзе артында үзенең комсыз, юньсез асылын яшергән оятсыз, шома, җирәнгеч тип. Актёр, үзенчәлекле кабахәтлек фәлсәфәсен тормышчан итеп ачкан чагында, СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеровның танылган рольләренең берсен – Ш.Хөсәеновның «Әни килде» спектаклендәге Ислам образын хәтергә төшерде. Соңгы ун елда труппага Казан театр училищесын тәмамлаган яшьләр төркеме – Роза Аникина, Гүзәл Шәмәрдәнова, Юрий Павлов, Рафил Зәйнуллин, Раушан Асатов килеп кушылды. Р.Вәлиевнең «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» комедиясендә, нигездә, гел яшьләр уйнады. Гадәттәгечә, Р.Галиев комедияне үзенчә куйды. Рәссамы – Б.Нәсыйхов. Беренче актта ниндидер тәгәрмәч-караватта егетләр йоклый. Алар төшләрендә үзләренә бишек җыры җырлаган кызларны күрә. Тәгәрмәч-карават тормышны, җир әйләнешен символлаштыручы хезмәтен үти. Икенче актта бу карават бәйрәмчә Яңа ел өстәленә әверелә, аның тирәсендә гадәти булмаган киемле егетләр-кызлар җыела. Бу – күп музыкалы, җырлы, яшь актёрларның дәртле биюләре белән тулып торган, шук-шаян, күңелле, фантазияле, оптимистик спектакль булып чыга. Т.Миңнуллинның «Кияүле кызлар кияве» комедиясе, соңрак Л.Леронның «СССРда эшләнгән» комедиясе дә шундый ук рухта уйнала. Алар режиссёр яраткан синтетик театрның махсус төрен тәшкил итә, һәм ул үзенең актёрларының күптөрле символик метафораларда, пластика, музыка кулланылган сәхнә әсәрләре төрләрендә уйный белүләренә, үз геройларының характерларында тормышчан дөреслекне чагылдыруларына ирешергә тели. Түбән Кама театры, өлкәннәргә куелган спектакльләр белән беррәттән, нәниләр өчен дә, шул исәптән, Яңа ел тамашалары да әзерли. Моннан тыш, 2006 елда театр каршында бүгенгәчә эшләүче эксперименталь Курчак театры булдырыла. Әмма шул ук вакытта Рөстәм Галиевнең төп эшчәнлеге – җитди, драматик спектакльләр кую. Шуңа дәлил буларак, соңгы еллардагы игътибарга лаек эшләре – М.Гыйләҗевнең Аяз Гыйләҗев романы буенча куелган «Яра» спектакле һәм Н.Гыйматдинова повесте буенча куелган «Бүре каны». «Яра» спектакле узган сугышның фаҗигале хатирәсе буенча көчле реквием булып яңгырады. Димәк, ул Казан яшь тамашачы театры Хәрби-патриотик темага оештырган спектакльләр фестивалендә юкка гына Гран-прига лаек булмаган. Сәхнә әсәрендә сугышта гарипләндерелгән, йөзе җәрәхәтләнгән улларын атасы белән анасының да танымавы тамашачылар йөрәген соң чиккәчә сыкрандырды. Спектакльдә актёрлар Айдар Кәримов (Габдулла), Рәис Галиев (Сөләйман), Гөлгенә Зәйнуллинаның (Зөләйха) талантлары ачык күренде. Сабыр, аз сүзле, күзләре тулы яшь, җаннарында әрнүле яра булган картлар янәшәсендә аларга баккан күзләрендә тетрәндергеч сүзсез сорау саклаган, танылмаган уллары йөри. Шундый ук фаҗига – шулай ук Ватан сугышы темасына Чыңгыз Айтматовның күренекле «Анам кыры» әсәрендә. Спектакль Советлар Союзының фашистлар Германиясен җиңүгә 70 ел тулуга багышланган иде. Гүзәл Шәмәрдәнова баш рольне – Тулганай ана ролен уйнады. Яшь актриса сугышта ирен, улын югалткан ананың трагик образын ышандырырлык итеп тудыра алган. Аның, кисеп төшергәндәй, җиргә авуы һәм чиксез газап белән: «Әйт, туган җирем, кайчан, нинди заманнарда ананың, улын бер мизгел генә күреп калу өчен, шулкадәр газапланганы, интеккәне бар?» – дип инәлеп соравы тамашачыны тетрәндерми калмый. Башка тематика, вакыйгаларның бүгенге заманда баруы белән аерылып торса да, проблеманың җитдилеге белән шушы ук сафта «Бүре каны» (Н.Гыйматдинова) фәлсәфи спектакле тора. Әсәрнең сюжеты гадәти түгел. Авылда бер гаилә яши. Гомере буе улы булу турында хыялланган гаилә башлыгы Аю Кәрим (Рәис Галиев) картайган көнендә, ниһаять, теләгенә ирешкәч, улын бүре кебек көчле һәм усал итеп тәрбияләргә тели. Үзе бүре аулаучы буларак, чираттагы бүресен үтергәч, улын бүре канын эчәргә мәҗбүр итә. Ике төп герой – атасы белән улы – спектакльдә кызыклы үсеш кичерә. Башта Аю Кәрим кырыс һәм тупас булып күренсә дә, соңрак үз гамәле өчен үкенүче сыйфатында гәүдәләнә. Ә аның улы Рамазан (Рафил Зәйнуллин), киресенчә, балачак елларында йомшак күңелле булса – атасының аңа бүре канын эчерүе дә шул сәбәптән – үскәч һәм шәһәрдә җитәкчелек вазифасына да керешкәч, явыз, тупас һәм рәхимсез кешегә әверелә. Монда яшь актёрның сәләтен билгеләп үтми булмый, ул Рамазанның төрле якларын, холкындагы үзгәрешләрне һәм, иң мөһиме, үзенең кырыс усаллыгы белән беррәттән, икенче планда беренче мәхәббәте Гөлнараны сагынуын чагылдыра. Спектакльдә тагын бер гайре табигыйлек – бүреләрнең үз дөньясы, ул беркадәр «Чыңгыз Айтматовның «Ахырзаман»ы белән дә аваздаш булып тоела. Бүреләр, үз туганнарын харап иткән өчен, Аю Кәримнән үч ала. Бу үзенчәлекле сюжет бию куючы Рөстәм Фәтхуллин тарафыннан тәэсирле итеп эшләнгән. Куәтле, кыю, явыз, динамик, актив пантомимик чагылыштагы бүреләр көтүе фикерне, бумеранг образын – хаксыз гамәл өчен үч барлыгын символлаштырып, бөтен спектакль аша диярлек үткәрә. Бурятлар «фэнтези» дип исемләгән әлеге сәхнә әсәрен «Казандагы «Нәүрүз», Улан-Удэдагы (Бурятия) «Золотая коновязь», Коньядагы (Төркия) «Мең сулыш һәм бер тавыш», Санкт-Петербург Халыкара фестивальләре тамашачылары алкышлады.

Әле күптән түгел, 2015 елда, Р.Галиев үзен яңа өлкәдә – драматург буларак күрсәтте. Ул «Кадер кичәсе» дигән драма язып, сәхнәгә чыгарды. Әсәр – авылның үлеме, кешенең рухи нигезләре җимерелү, аның ялгызлыгы, ата-бабалар турындагы хәтере, тарихи хәтере югалу турындагы сагышлы бәян (Аяз Гыйләҗев, Фёдор Абрамов, Василий Распутин романнары, повестьлары, Илдар Юзеев пьесаларындагы кебек). Зират Козгынының сәеррәк ролен үзенә хас дулкынланулы кайнарлык белән, балаларча беркатлылыкка картларча зирәклекне кушып, Ю.Павлов уйнады. Йөзләрчә еллар буе яшәүче һәм үткән замандагы кешеләрнең лаеклы тормышларын күзәткән бу кош үз тарихын, тамырларын, рухи көчен югалткан бүгенге буынга куркыныч диагноз куя. Җитәкче буларак, Рөстәм Галиев яшьләргә үсәргә булыша. Ә режиссёр буларак, К.Станиславский әйтмешли, «режиссёр-бакчачы булып», актёрлар фантазиясенә ирек бирә. Яшь артистларның кайберләре, мәсәлән, Ю.Павлов, үзен режиссёр буларак та сынап карый. Ул М.Байҗиевның «Назлыгөл» драмасын куя, ә чуваш язучысы Н.Угаринның «Каһәр суккан мәхәббәт» пьесасын Казанда яшь режиссёрларның «Һөнәр» фестивалендә күрсәтеп, уңай бәя ала. Түбән Камалыларның спектакльләрен Татарстанда гына түгел, – Башкортстан, Чувашиядә, Самара, Ульян өлкәләрендә, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта да яратып карыйлар. Театр «Нәүрүз», «Тинчурин» фестивальләрендә актив катнаша. Театр залын тутырып килгән тамашачылар коллективны юмарт рәвештә үзенең алкышлары белән бүләкли. Спектакльләрне татар тамашачысы гына түгел, рус телле татарлар да яратып карый. Театр социаль юнәлешле, анда ташламалар һәм аз керемлеләр өчен хәйрия спектакльләре системасы да каралган. …Метафораларга бай сәхнә теле, үзенчәлекле кую алымнары, музыкаль һәм пластик бизәлеш, ансамбль куелышында актёрларның тормышчан дөреслеге режиссёрның да, шулай ук бөтен коллективның да иҗади өлгергәнлеге турында сөйли. Шушы иҗади кайнарлыкның еллар буе дәвам итүен Аллаһ насыйп итсен.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: