Логотип Казан Утлары
Сәнгать

Ул - Җирнең кояшлы ягыннан...

Татар театрының маэстросы: дирижёр, музыкант, композитор Фуат Хәмит улы Әбүбәкеров белән әңгәмә.

Архив

«Кояшлы кызу көн. Үзбәкстанның Нәмәнган шәһәре чите. 4-5 яшьлек малайлар чыр-чу килеп су янына ашкына. Ләкин анда барып җиткәнче, табаннарны өткән кайнар комнан үтәргә кирәк.

Әнә баганалар – берәү, икәү, өчәү... Һәркем шулар янына йөгерә, беренче барып, салкынча комның күбрәк өлешенә хуҗа буласы килә... Шуңа малайлар, берсен-берсе уза-уза, алга омтыла... Бер, ике, өч... Күләгәле бу тукталышлар – вакытлыча бер хәл алу, котылу чарасы, ләкин аларның да чиге бар икән. Хәзер алда җәйрәп яткан суга таба, бөтен көчне җыеп, соңгы талпыныш ясарга гына кала! Ә аннары... әлсерәп суга чумудан тынны буардай мизгелләр кичерәсе!..»

Сүзен әнә шул бала чагында уелып калган мизгелләрдән башлады ул. Әлеге күренеш җанлы картина булып күз алдына килеп баса, хәтта ниндидер нәфис фильмның кереш өлешен караган кебек. Хәер, бу – татар театрының маэстросы: дирижёр, музыкант, композитор, 50 елга якын Камал театрында музыка бүлеген җитәкләгән Фуат Хәмит улы Әбүбәкеров язмышының чишмә башы гына. 70 яшьлек юбилеен каршы алган көннәрдә без аның белән тормыш, сәнгать, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр турында сөйләшәбез.

– Фуат абый, Сезнең әлеге балачак эпизодын кеше тормышының символик образы итеп тә күзалларга буладыр. Су – зур хыял, ләкин аңа барып ирешкәнче, шактый сынаулар узасы, ныгыйсы бар. Алга омтылганда, «күләгәле тукталышлар» – вакытлыча рәхәтлек бирә торган тыналышлар да очрый...

– Тыналыш-тукталышларны тормышның аерым бер чоры, этабы итеп карарга да мөмкин. Мәсәлән, минем юл башы Нәмәнганнан башланды. Бәрәкәтле тормышта яшәмәдек без, 6 бала, юклык, мохтаҗлык, ләкин, шуңа да карамастан, әти-әни безгә урта белем генә түгел, музыкаль белем дә биргән. Без, балалар исә, әтинең йөзенә кызыллык китермибез дип, музыка белән җитди шөгыльләндек! Шулай булмыйни! Әти – зур музыкант, Нәваи үзбәк театрында эшли, үткәне Казан белән бәйле. Репрессия корбаннары күбәя башлагач, дуслары киңәше белән, Казаннан, туган җиреннән аерылырга хәл иткән, биредә урнашып, 6 баланы аякка бастырырга көч тапкан! Ул вакытта аның бу батырлыгын бик аңлап та бетермәгәнбездер, тик әти безнең өйдә авторитет иде. Имтиханнардан «бишле»ләр алып кайтканда, аның, килеп, йомшак кына баштан сыйпавыннан да зуррак мактау юк иде ул чакта. Әнә шул кул җылысын тою мәктәпне алтын медальгә тәмамларга этәргеч булмадымы икән? Әти беребезнең генә булса да Казанга кайтуын теләде һәм аның әлеге хыялын мин тормышка ашырырга булдым. Бу – язмышымдагы хәлиткеч вакыйгаларның берсе. Аны тукталышларның, әнә шул күләгәле баганаларның берсе итеп тә күзалларга буладыр.

Икенче тукталыш... Консерватория тәмамлагач, миңа Опера һәм балет театры оркестрына юллама бирделәр. Ләкин җаным-тәнем белән ул чокырда утырырга теләмәдем. Бәхетемә, минем Хәмит Әбүбәкеровның улы икәнлегемне искә алучылар булды – академия театрына эшкә чакырдылар. Улым Алмаз туу, яңа фатир алу, көтмәгәндә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелү – шулай ук тормышым этаплары. Ә, бәлки, бу шатлыклы вакыйгаларны суга керү – рәхәтлек мизгелләре белән чагыштырыргадыр?! Кем белә, бәлки, суга керү әле алда көтәдер (көлә). Ничек кенә булмасын, мин Сәйдәш көненә калмадым – мине театрдан аермадылар. Юкса, театрсыз яши алмаган булыр идем.

– Әтиегезне искә алдык... Хәмит Әбүбәкеров – Казанда татарның беренче профессиональ виолончелисты. Салих Сәйдәшев, Заһит Хәбибуллин, Җәүдәт Фәйзи, Нәҗип Җиһанов, Александр Ключарёвлар белән бергә укыган, алар белән беррәттән бик күп татар спектакльләрен сәхнәгә чыгарган музыкант. Бу еллар, әлеге шәхесләр турында ул Сезгә сөйли идеме?

– Сагына иде, шундый сагынып сөйли иде ул алар турында. Заһит Хәбибуллин белән алар Мәскәүдә укыганнар, соңрак бергә Сәйдәш оркестрында, радиокомитетта, «Искра» кинотеатрында эшләгәннәр. Сәйдәш турында истәлекләрен барлаганда, сиздерергә теләмәсә дә, әтинең тамагына төер утырганын, күзләренә яшьләр тулуын без күреп үстек. Кайвакыт виолончелен ала иде дә Нигъмәт ариясен кычкырып җырлый, аннан соң елый иде. Ләкин ул вакытта мин – бала – бу шәхесләрнең нинди дәрәҗәдәге кешеләр икәнен аңлап җиткермәгәнмен. Шуңа да әти хатирәләрен әллә ни игътибар белән тыңламаганмын. Сәйдәшнең масштаблылыгына, тормыш драмасына, Казанга килеп, театрда эшли башлагач кына төшендем. Әтинең безне Казанга кайтарасы килү, театрга урнаштыру теләгенең асылын да биредә генә аңладым. Татар театрының яши башлавы, аякка басуы алар өчен зур шатлык булган. Шул традицияләрнең дәвам итүендә үз балаларының өлеше булуын да теләгәндер.

– Әтиегез – виолончелист, Сез – скрипач. Бу уен коралы белән мөнәсәбәтләрегез нинди? Нәрсә, кем ул Сезнең өчен? Күптән түгел Казанда музыкант Михаил Казиник булды, ул, мәсәлән, минем скрипкам 63 яшьлек кыз бала, диде.

– Скрипканы кулыма биш яшемдә алдым. Әнә шул вакыттан бирле ул минем тормыш юлымда иң мөһим әйберләрнең берсе булды. Аны предмет дип әйтергә телем әйләнми, минем өчен ул – җан дусты. Скрипкамны иптәшем дә, хатыным да, тәнкыйтьчем дә дия алам. Аның белән бергә узган гомердә ничә көн генә аралар өзелеп торды икән? Скрипкада уйнау көн саен теш чистарткан кебек, көненә бер сәгать кенә аңа игътибар бирәсең икән, ул сиңа мәңге хыянәт итми. Аның белән сөйләшәм дә, киңәшләшәм дә мин. Ул бик нәзберек, кояшлы көн булса, үзе үк кулга ятып тора, яңгырлы, шыксыз һава торышын сиземләсә, бөтенләй икенче тавыш чыгара, «тимәгез миңа», дип сукрана кебек.

– Кайбер музыкантлар үз уен коралларына кешене якын җибәрмиләр. Башка кеше кулы тисә, аның молекуляр составы үзгәрә дигән хорафатлары да бар...

– Төрле кешеләр бар. Мәсәлән, аңа син тисәң, бернәрсә дә үзгәрмәячәк, син – чиста күңелле кеше, ләкин башка энергетикалы кешеләр дә бар. Шуңа да үз скрипкамны кулдан-кулга йөртәм димәс идем, сак булырга кирәк. Музыкантлар арасында «хатынымны ал, скрипкама тимә», дигән сүзләр юктан тумаган. Минем скрипкам – затлы скрипка. Аның миңа кадәрге соңгы хуҗасы Санкт-Петербургта Император театрында уйнаган, тик ул кешедән соң нәселләрендә беркем дә музыкант булмаган. Оныгының оныгына дәресләр биреп карадым – сәләте булмады. Шуннан соң гаилә башлыгы чормада яткан шушы скрипканы кулыма тоттырды. Ул вакытта кыллары да юк иде, әмма аның затлы булуын шунда ук сизеп алдым.

– Владимир Спиваков скрипканы ялгызлыкка тиңли. Ялгыз уен коралы, ялгыз тавыш. Тирә-юнь кешеләр белән тулы булуга карамастан, шәхес һәрвакыт ялгыз. Ялгыз туа, ялгыз китә... Бу фәлсәфә Сезгә туры киләме? Гомумән, скрипка тавышы елау-сыктауга тиң...

– Скрипка еламый, ул – моңлы корал, халыкка шатлык китерә, күңелләрдә өмет уята. Ялгызлык фәлсәфәсен дә кабул итмим. Кешеләр янында булырга яратам, театрдагы яшьләрдән илһам алып яшим, театрга менә әле тагын бер буын килде, мин аларның матурлыкларына, сәләтләренә сокланам. Залдамы, мәҗлестәме – бер генә кеше булса да скрипка моңын тыңласа, яшибез әле.

– Скрипка белән дирижёр таякчыгы арасында аерма бармы? Дирижёр таякчыгын кулыгызга алгач, Сез үзгәрәсезме?

– 1973 елда театрның музыка бүлеге мөдире Владимир Березин вазифаларын миңа тапшырды. «Бу театрда бөек музыкантлар эшләгән. Син шуларның берсе булырга тырыш», – дигән сүзләр әйтеп китте ул. Яңа сезон «Зәңгәр шәл» спектакле белән чыгы табып, дулкынланып эшкә керештем. Көннәрнең берсендә урамда Илһам Шакиров очрады: «Ташла, энем, шул таягыңны, килешми. Алдыңда 20 кеше утыра, ә син әллә кем кебек таяк болгыйсың». Мин уйга калдым... Натан Рахлин да таяксыз дирижёрлык итә иде, димәк, оста дирижёрлык итү таяктан тормый. Шул вакыйгадан соң таякчыкны бүтән кулга алмадым.

– Ләкин сорау таякчыктан бигрәк, эчке (күңел) үзгәрешләр турында иде... Кайберәүләр дирижёрлык итүне башкалар белән идарә итүгә тиңли... Оркестрның театр оркестры икәнен искә алсак, үзегез дә бит баш режиссёр, директорга буйсынган кеше. Сезнең характерга кайсы туры килә: идарә итүме, буйсынумы?

– Театрда эшлиме ул, башка җирдәме, 40 кешелек оркестр белән идарә итәме, әллә квартет беләнме – дирижёр хуҗа булырга тиеш. Хуҗа булу өчен, деспот, диктатор булырга кирәк. Ләкин мин, беренче чиратта, скрипкачы, ә скрипкачы диктатор була алмый. Шуңа да үземне йомшак хуҗа дип саныйм: тавыш күтәрергә яратмыйм, аңлашылмаучанлыклар килеп чыкса, тыныч кына хәл итәргә тырышам. Шуны да онытмаска кирәк: театрда музыкантлар күңел өчен эшлиләр.

– Бүген театр тормышында, аерым алганда, Камал театры тормышында, оркестрның роле, урыны нинди? «Тере оркестр» кулланылган спектакльләр күп түгел. Әлеге күренеш Сезне борчымыймы?

– Театр яралганнан бирле, тәүге спектакльләрдән үк, фойеда кечкенә генә оркестр эшләгән. Драма булса, оркестр моңлы көйләр сузган, комедия уйналса, тамашачыны күңеллерәк көйләр белән каршы алган. Бүген без дә шулай – фойеда квартет белән тамашачы һәм театр арасын якынайтабыз, ягъни арадашчы ролен үтибез. Өйдән, эштән килгән тамашачы, тормыш матавыкларыннан арынып, бөтенләй башка атмосферага чумарга тиеш. Мин үзем театрны, бигрәк тә татар театрын, музыкасыз күз алдына китерә алмыйм. Театр музыка яратмаган дирижёрны, директорны, режиссёрны кабул итә алмыйдыр ул. Шәхсән мин Рәшидә Җиһаншина, Марсель Сәлимҗанов, Шамил Закиров, Фәрит Бикчәнтәев чорында эшләдем һәм эшлим. Татар театры – музыкаль театр, алар аны яхшы аңладылар. Бүген оркестр бераз күләгәдә кала икән, моны чор үзенчәлеге дип карарга кирәктер. Аннан – һәрбер режиссёрның үз күзаллавы. Мәсәлән, «Банкрот» спектакленең элеккеге куелышларында оркестр бар иде. Яңа куелышта Фәрит оркестрдан баш тартты: «Сәхнә белән тамашачы арасында дистанция тудыра», – дип аңлатты ул бу хәлне. Репетицияләрне кереп карагач, мин, чыннан да, спектакльгә оркестр кирәкмәгәнлеген аңладым. Оркестр бар дип, һәрбер спектакльгә, кирәксә дә, кирәкмәсә дә, аны катнаштыру – шулай ук дөрес нәрсә түгел.

– Спектакльдә музыка – көчле эмоциональ фактор. Ефремов спектакльгә әзер булгач, «ә хәзер аңа җан өрәсе калды», дип әйтә торган булган. Сез бу фикер белән килешәсезме?

– Музыкантның алай уйлавы табигыйдер, ә менә режиссёрлар спектакльдә музыканың ролен төрлесе төрлечә билгели. Гали Хөсәеновтан андый сүзләр ишеткәнем булды. Аяз Гыйләҗевның «Әгәр бик сагынсаң» спектакле өчен Фәүзия җырын алып килгәч: «Менә бит! Бу җырны тотып карарга да була, хәзер минем өчен дә образ ачыкланды», – дигән сүзләре хәтердә. Спектакль ахырына Зилә Сөнгатуллина белән яздырган вокализны тыңлагач: «Менә хәзер нинди спектакль куярга икәнен төгәл беләм», – дип икърар итте ул. Гомумән, аның белән эш процессы бик үзенчәлекле бара иде. Теңкәгә тиеп, җанны айкап чыгара иде ул: «Син язган музыка мине елатырга тиеш, еласам, димәк, ул яхшы музыка». Төп критерий әнә шулай билгеләнә иде. Музыка спектакльгә органик рәвештә кушылырга тиеш. Ул аерым, ят элемент булып бара икән – күңелсез хәл. Кызганыч, андый очраклар – еш күренеш. Аннан соң, һәрбер Прокофьев, Шостаковичларны борып кайтарганын беләбез, чөнки алар мөстәкыйль, масштаблы әсәрләр күтәреп килгәннәр. Театр музыкасы – ситуатив, аерым бер күренешне яисә геройны ачкан ярдәмчел элемент. Шуңа да ул спектакльдән тыш бик сирәк мөстәкыйль тормыш ала. Гадәттә, спектакль репертуардан төшү белән, музыка да эзсез югала. Композиторның күңелен кыра торган чынбарлык бу.

– Спектакльләргә махсус музыка язу хәзер кимеде кебек. Режиссёр, Интернеттан әзер музыканы сайлап, спектакльне музыкаль яктан үзе бизи...

– Әйе, Интернет – көчле көндәш. Хәзер дөнья ачык: чит ил композиторларының аудиоархивларын тыңлау өчен, бер-ике төймәгә басу җитә! Ләкин шушы күп мәгълүмат ташкынында адашып калмаска да кирәк бит әле! Бу иҗат кешесеннән нечкә музыкаль зәвык таләп итә. Спектакльнең төрле күренешләрен музыкаль яктан бөтен итәр өчен, зур сәләт сорала! Кайбер режиссёрлар әлеге эшкә җиңел карый, Интернеттан һәр тема, ситуациягә туры килгән музыка таба да шуларны җыя. Нәтиҗәдә, кара киемдә – ак ямаулык!

– Театр һәм музыкаль җәмәгатьчелек еш кына параллель дөньяда яшиләр, бигрәк тә урта һәм яшь буын. Бер-берсенең эшләре белән кызыксынмыйлар кебек. Моның сәбәпләре нәрсәдә икән?

– Тормышы шундый бит хәзер. Һәр кеше үз дөньясында яши, һәркем – аерым утрау. Театр артистларын гына алыгыз: алар көне буе репетициядә, кич спектакль, әле шәхси тормыш та бар. Зур концертлар залына бару түгел, алар башка театрларның спектакльләрен карарга да җитешми. Аннан элегрәк Композиторлар берлегеннән театрга, аерым артистларга чакыру билетлары килә иде. Хәзер бу нәрсә дә бетте. Ә музыкаль җәмәгатьчелек исә театрдан чыннан да аерылды кебек. Мин музыкантларның, яшь композиторларның театрга йөргәнен күрмим. Әлбәттә, бу кызганыч хәл. Өч ел элек Рәшит Кәлимуллин, театр режиссёрларын җыеп, ни өчен яшь композиторларны театрга музыка язарга чакырмыйсыз дигән сорау кузгаткан иде? Ул вакытта Александр Сладковский: «Алар театр дөньясының нәрсә икәнен беләме соң? Театрга килгәннәре бармы?»– дип бик дөрес җавап кайтарды. Мин әле дә хәтерлим: Мәсгудә Шәмсетдинова үз вакытында студентлар янында идәндә утырып спектакльләр карый иде, шулкадәр театр белән кызыксынды. Аның нәтиҗәсен сез беләсез: «Кара чикмән», «Эзләдем, бәгърем, сине» спектакльләренә нинди көчле музыка язды! Әгәр композитор спектакль карап, аннан сәхнә артына кереп, музыкага үз карашын белдерми икән, без алар белән ничек хезмәттәшлек итәргә тиеш?

– Фуат абый, ләкин яшь композитор сәхнә артына кереп, үз фикерен белдереп йөри алмый инде. Моның өчен бик кыю гына түгел, әрсез булырга кирәктер... Әйтик, шул ук Эльмир Низамов моңа кадәр театрга йөрмәгәнме? Ләкин театрның пәрдә артын күрер өчен аңа «Калеб» кичәләренең узуы кирәк булды...

– Алар бит профессиональ колак белән тыңлыйлар. Безгә аларның фикере кызыклы булыр иде. Хәзерге заманда иҗатчыга кыюлык та кирәк. Эльмир Низамовны без «Хуҗа Насретдин»га чакырдык. Аңарда моң бар. Нәкый Исәнбәтнең бу әсәре бик үзенчәлекле, катлаулы. Бу – хәерле фал. Яшьләр театрга кереп китсә, мин бик шат булыр идем. Кан яңарту, кан алыштыру һәр өлкәдә бик мөһим.

– Бу ике өлкәнең аерым дөньяда яшәве кайбер сорауларга җавап эзләгәндә аеруча ачык сизелә. Мәсәлән, бүген музыкаль театр ачу кирәклеге турында еш сөйләшәбез. Консерватория, музыка көллияте укытучылары, музыка белән бәйле сәнгатькәрләр әлеге мәсьәләне аеруча актуаль дип саный, драма театры өлкәсендәгеләр исә «безгә тагын бер театр нәрсәгә, булганнарын тиешле дәрәҗәдә яшәтик», дигән фикердә... Сез бу уңайдан нәрсә уйлыйсыз?

– Бу мәсьәләне моннан 20 ел элек күтәргән идек, ул вакытта Сара Садыйкова да исән иде әле. Татар – җырлы, моңлы халык. Андый театр һичшиксез булырга тиеш. Композиторларыбызга көчле этәргеч булыр иде ул! Татар операсы, опереттасы, мюзиклы дөньяга килер иде! Бу мәсьәләгә каршы булучылар бар, диюегез мине аптырашта калдырды. Кем генә алай дип әйтә алыр икән? Драма театрлары өчен музыкаль театр көндәш була алмый. Аларның үз тамашачысы, үз репертуары. Безнең дә мөмкин бит! Андый театр ачылса, 365 көн спектакльләр баруына шигем юк!

– Музыкаль драмалардан торган мирасыбыз шактый бит! Аларны да сәхнәгә күтәрергә мөмкинлекләр ачылыр иде... Фуат абый, без Сезне Сәйдәш традицияләрен дәвам итүче дип әйттек, композиторлык ягыннан да аның юнәлешен алырга теләгегез булмадымы, ягъни музыкаль драмалар иҗат итүдә үзегезне сынау...

– Дипломым юк, дәрәҗәм дә башка. Зур полотнолы әсәрләр язар өчен, профессиональ композитор булу кирәк, аның өчен аерым төпле белем сорала. Ни кызганыч, укымадым. Ләкин, икенче яктан, Сара Садыйкова консерваториядә композиторлыкка белем алса, «Җидегән чишмә» кебек халыкчан, моңлы җырлар яза алыр идеме икән? Бәхәсле сорау. Шәхсән минем укырга вакытым булмады: гаилә, эш, гастрольләр – үзенә бөтереп алды; тик үкенмим, димәк, тормышта мин башка миссия үтәргә тиеш булганмын.

– Марсель Сәлимҗановның классик концертларга йөрүе, академик музыка белән ихлас кызыксынуы, халык җырларына мөкиббән булуы турында еш язалар. Әле күптән түгел генә бөек режиссёрның 80 еллыгы булды. Еллар үткәч, бүген Сез аның шәхесе турында нәрсә уйлыйсыз?

– Гигант... Тормышның һәр өлкәсендә, кешеләр белән мөнәсәбәттә, эштә... Еллар узган саен, аның шулкадәр акыллы булуына гаҗәпләнәм! Аның бик матур ягы бар иде: кешегә ышана иде, кеше эшен шулкадәр хөрмәт итә иде. Спектакльгә музыка язганда да иҗат иреге бирә килде. Бик сирәк башка вариантлар таләп итә иде, гадәттә, алып килгән вариант белән ризалаша, күңеленә ятмаса, тагын берне язуны үтенә. Иҗатчы өчен иҗат иреген тоюдан да рәхәт нәрсә юк бит! Спектакльгә музыка ничектер бик ярашып китә иде, әллә спектакль музыкага яраклаштырып куела идеме? – анысы һаман да сер минем өчен.

– Бер әңгәмәгездә Сез нәкъ менә Марсель Сәлимҗанов җырга артык игътибар бирүне тыйды, дип әйтәсез. Ягъни баш режиссёр Сезнең театр артистлары белән концертлар эшләү теләгегезгә каршы төшкән...

– Әйе, андый хәл, чыннан да, булды. Театрның ял иткән көнендә – дүшәмбе – атнага бер концерт уздыру теләге белән янып йөргән идем берара. Ләкин Марсель Хәкимович: «Камал театры филармония түгел», – дип, кире борды мине. Район-шәһәрләргә гастрольләргә чыккач, без артистлар белән шундый матур кичәләр оештыра идек. Кайчак, тамашачылар соравы белән, икешәр концерт биргән дә булды. Спектакльдәге мәхәббәт геройларының җырларыннан торган ул концертларда аерым бер рух бар иде. Әнә шул илһамландырды да инде мине. Концертлар булмаса да, бераз соңрак, Шамил Зиннурович белән киңәшләшеп, Наил Әюпов, Шамил Бариевларның дискларын чыгара алдык. Соңрак Әсхәт Хисмәт, Фирая Әкбәрова, Зөлфирә Зариповаларның җырлары тупланган аудиоҗыентыклар дөнья күрде. Ни үкенеч, Флёра Хәмитованың гына тавышын яздыра алмадык, мин аны әле озак еллар театрда эшләр дип уйлый идем. Бүген дә бик матур тавышлы яшьләр бар: Гүзәл Минакова, Ришат Әхмәдуллин, Ирек Кашапов, Гүзәл Гөлвердиева, Ләйсән Рәхимова, Раил Шәмсуаров, Олег Фазылҗан – киләчәк аларның кулында!

Әңгәмәдәш – Гүзәл СӘГЫЙТОВА

Әңгәмәнең дәвамын монда укыгыз: "Казан утлары" 12 сан, 2014 ел.

Фото: архив

Теги: сәнгать гамьле әңгәмә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев